Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Мин сезгә шалтыраткан идем инде. Минзәлә районының Чулпан авылында 23нче февраль көнне булган янгын турында хәбәр иткән идем. Сез газетагызда бастырдыгыз ул хәбәрне. Аллаһының рәхмәте яусын! Янгын турында ишетмәгән туганнарыбыз, танышларыбыз сезнең газета аша аның турында белделәр. Хәлебезгә кереп язып чыгуыгызга, Әлфия апама ярдәм итүчеләргә, хәлләребезгә керүчеләргә, дога кылучыларга олуг рәхмәтләрне җиткерәсе килә!

Гүзәлия ГАЕТОВА,

Тукай районы, Мөрәс авылы

Шунысы күңелне нык борчый

Безнең Хуҗәмәт авылында 1928нче елда башлангыч, аннан соң җиде еллык татар мәктәбе ачыла. Ул вакытта янәшә-тирә авылларда башка мәктәпләр булмый, бөтен күрше-тирә авыл укучылары Хуҗәмәт мәктәбенә йөри. Соңыннан мәктәбебез унбер еллыкка әйләнә, ике катлы таш бинага урнаша.

Инде хәзер оптимизация дип, янәдән күрше-тирәдәге кечкенә мәктәпләрне яптылар. Хуҗамәт мәктәбе хәзер дә әйләнә-тирәдә иң зур, көчле урта белем бирү учреждениесе булып калды. Тик аның асылы үзгәрде шул. Татар авылында урнашкан, гомер буе татар мәктәбе булып йөргән Хуҗамәт гомуми урта белем бирү йортын соңгы елларда урыс мәктәбе дип үзгәрттеләр. Шунысы күңелне нык борчый.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

Сусыз интегәбез…

«Безнең гәҗит»нең һәр санын бик яратып укып барам. Инде үзем ярдәм сорап шалтыратам. Авылыбызда 13нче марттан бирле су юк. Дөрес, кайбер урамнарда су торбалары салкыннан каткан булган, аларны җебеткәннәр. Ә мин яши торган Муса Ќәлил урамында әлегәчә барыбыз да сусызлыктан тилмерәбез. Кемнәрнең машинасы, аты бар, алар фермадан ташый. Миңа инде 84 яшь, беръялгызым яшим. Ничек итеп фермага чаклы барып, су алып кайтым? Үзем көч-хәл белән йөрим. Ә хәзер аяк асты җебетсә, бөтенләй юл бетә, атлап йөреп булмаячак. Кайчан булыр икән ул су?

Равия ӘХМӘТХАНОВА,

Алабуга районы, Дөм-дөм авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Укучыбыз күтәргән сусызлык мәсьәләсенә ачыклык кертү максатыннан, без Алабуга районының Дөм-дөм авыл җирлеге советына шалтыраттык. Совет рәисенең урынбасары Татьяна Миннеева су проблемасын инкарь итмәде:

– Дөрестән дә, быел кыш салкын булу сәбәпле авылдагы су торбалары берничә урында бозланып катты. Ул урыннарда торбалар дөрес үк салынмаган булгандыр инде, – диде ул. – Безнең җирлектә халыкны су белән тәэмин итү хезмәтен «ТИС» җәмгыяте күрсәтә. Алар махсус җайланмалар белән торбаларны җылытып, су проблемасын хәл итәргә тырышалар. Ә менә сезгә шалтыраткан кеше яшәүче Муса Ќәлил урамында торбаны җылытып кына суны җибәрә алмадылар. Иртәгәдән экскаватор ярдәмендә казып, җир астындагы суүткәргеч торбаларны ачачаклар. Су проблемасын ул урамда да озакка сузмыйча хәл итәрбез дип ышандырдылар. Авыл халкына бераз гына түзик инде диясем килә.

Мәгънәсез тапшыруларны карамыйк!

Һәр көнне диярлек Русиянең үзәк телеканалларында «Пусть говорят», «Время покажет», «Прямой эфир», «Мужское / женское», «На самом деле», «ДНК» кебек тапшырулар чыгып тора. Нигездә аларда кешеләр арасындагы тискәре мөнәсәбәтләр генә күрсәтелә: кычкырыш-талаш, әхлаксызлык, әрләшү, хәтта сугыш та… Болар әлбәттә тапшыруларны караучыларның психикасына начар тәэсир итә, сәламәтлекләренә дә зыян китерергә мөмкин. Югыйсә телевидение тәрбия чарасы булырга тиеш бит. Аларны балалар да карый. Яшь организмның аеруча тотрыксыз булган психикасы бозыла. Андый тапшырулар яшүсмерләрне төрле җинаятьләргә дә этәрергә мөмкин…

Шәхсән мин, андый тапшыруларны карамыйм. Барчабыз да әлеге мәгънәсез тапшырулар тәэсиреннән сакланырга тырышсак иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Кемнәр булырлар?

Илебездә халык санын алу вакыты якынайган саен, ныграк уйланам мин. Татарстандагы җырчыларның 60 проценты тирәсе Башкортстаннан чыккан кешеләрдер. Күбесе татар районнарыннан бит әле. Алар безгә килеп яңа үрләр яулыйлар: кайсы атказанган, кайсы халык җырчысы. Ќанисәп вакытында алар үзләрен нинди милләт дип яздыртырлар икән?

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

Этләр проблемасы кала бирә

Урамдагы сукбай этләр кешеләргә ташлана, күпме балаларны таладылар бит инде. Нигә шуларны атарга ярамый икән? Элек бит эт баласын җыеп тапшырган өчен берәр тәңкә акча түлиләр иде. Ә олы этне тотып илтсәң, 2-3 сумга чаклы бирелде.

Аннан комбинатлар эшли иде. Эт тиресеннән унтылар, туннар, бүрекләр тегәләр иде. Ул бит файда. Нигә хәзер шуларны оештырмыйлар икән? Приютлар ясаган булалар, күпме акча түгелә алар өчен. Ә проблема барыбер хәл ителми.

Рашат ГАРИПОВ,

Яшел Үзән шәһәре

Алганчы, бирәчәгең турында уйла!

Гәҗитегезне яратып укып барам, рәхмәт!

Бу мәшәкатьле заманда күңелләрне бераз күтәреп җибәрү өчен диимме соң, мәзәк сыман бер булган хәлне бәян итмәкче булам. Безнең авылда булган хәл ул. Совет вакытларында да авыл җирендә акчалар бик юк иде бит. Ә арада «салырга» яратучылар булгалый иде. Сабир исемле шундый бер сәрхуш килә дә, Гаяз абзыйдан бурычка өч сум акча алып китә. Ул акча белән тегенең ни эшләгәне билгеле инде. Кибет, хәмер, баш төзәтү…

Ярар, билгеләнгән ике атна үтә, бер ай үтә, ә Гаяз абзыйга бурычны китереп бирүче күренми. Берничә айдан соң гына теге Сабир янәдән килә Гаяз абзый янына. Тик бурычны кайтару өчен түгел икән.

– Гаяз абзый, тагын өч тәңкә биреп тор инде, – ди бу.

– Ал, – ди Гаяз абзый, – Күрәсеңме, әнә, йорт почмагындагы чөйдә минем кәчтүм эленеп тора. Шуның кесәсеннән ал.

Сабир барып карый, кесәдә акча юк.

– Акча юк бит монда, – ди Сабир аптырап.

И-и, улым, мин бит теге вакытта алган бурычыңны шул кесәгә китереп салгансың дип торам. Кабат шуны алып тор дигән идем. Бурычны китермәгән булгач, акча юк инде, – дип тапкыр җавап биргән Гаяз абзый. Алганчы, бирәчәгең турында уйларга кирәк шул…

Минаҗетдин СӘЙФЕТДИНОВ,

Нурлат шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф Гыймадиев кабул итеп алды

Комментарии