Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ГОРУРЛАНЫРЛЫК ХАЛЫК
Татарлар – бай тарихлы, мәдәниятле халык. Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу, дигән сүзләр борынгы бабаларыбыздан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ислам динендәге әби-бабаларыбыз үзләренең балаларын мәдрәсәдә укытканнар, халкыбызның милли йолаларын гореф-гадәтләрен яхшы белгәннәр һәм буыннан-буынга яхшылап өйрәтеп, гыйлем таратканнар. Мәдрәсәдә укыган оныгы, улы берничә тел белгән. Изге китабыбыз Коръән Кәримне кулына алып, иркен рәвештә укыган. Андагы сүрәләрнең мәгънәләрен дә аңлата алган. Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыелганнардан тыелып яшәгәннәр. Хәләл кәсеп белән шөгыльләнгәннәр. Безгә, хәзерге буынга да тынычлыкта, тигезлектә яшәргә насыйп булса иде. 
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
МИЛЛИОН БИРЕЛЕРМЕ?
«Безнең гәҗит»нең 45нче санында «Машина бирәләр?» дигән хәбәр бар. Оныгым эшли, җәмәгате дә яңа гына эшли башлады. 2 балалары бар. Икесенә дә әле 30 тулмаган. Яшь гаиләләргә машина алыр өчен 1 миллион сум акча бирәләр, дип язылган. Аларга да тиешме? Булса нинди документлар җыярга?
Исемем редакция өчен генә,
Мөслим районы
Редакциядән. Яшь гаиләләргә Русиядә җитештерелгән машина алу өчен бер миллион сумлык сертификат бирә башларга мөмкиннәр. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Сертификатка ия булу өчен ир һәм хатын 35 яшьтән яшьрәк булырга тиеш. Тик әлегә закон проекты кабул ителмәгән, шуңа күрә ышанып, көтәргә генә кала.
Закон кабул ителсә, сертификатка беренче баласы туган гаиләләр исәп тота алачак. Гаиләнең кереме елына 3 миллион сумнан да югары булмау шарты да бар. Аларның берсе генә булса да Русия гражданины булырга һәм даими рәвештә Русия территориясендә яшәргә тиеш. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, яшь гаилә машинага мохтаҗ, чөнки аның ярдәмендә баланы балалар бакчасына, сырхауханәгә, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөртергә мөмкин.
ТАШЛАМАЛАР БАР
Мин пенсионер, эшләмим. Республиканың атказанган механизаторы, Хезмәт ветераны да әле. Шул исемнәргә лаек кешегә республика буенча нинди ташламалар каралган икән?
Р. САБИРҖАНОВА,
Казан шәһәре, Залесный бистәсе
Редакциядән. «ТР халыкны адреслы социаль яклау турында»гы 63нче санлы законның 5нче маддәсе нигезендә, түбәндәге ташламалар каралган: 
– йорт мәйданының билгеләнгән социаль нормативлары кысаларында, коммуналь түләүләргә 50 процент ташлама бирелә. Субсидия торак фондының милек формасына карамастан түләнә. Йорт үзәк җылыту системаларына тоташтырылмаган булса, ягулык, аны алып кайту буенча чыгымнар суммасына шулай ук ташлама каралган;
– даими файдалана торган телефон линиясе өчен абонент түләве, радио, коллектив антенна белән файдалану өчен 50 процент ташлама ясау каралган; 
– юлда йөрү өчен айлык социаль түләү;
– бушлай теш протезлары ясату (кыйммәтле металлар һәм металлокерамика бәясеннән башка) һәм колак аппаратлары белән тәэмин итү каралган. 
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии