Татар хатынын яклап

Татар хатынын кимсетүче хакында язма «БГ»ның узган санында («Ә мин сезне сайламыйм!» 23 ноябрь) дөнья күргән иде инде. Ул шактый гына гаугалы ташкын күтәрергә өлгерде. 27 ноябрьдә «Азатлык» активистлары «Дискриминациягә – юк!» шигаре белән пикетка чыкты. Пикетта шулай ук «М.А. Кузнецовны җавапка тартырга!», «Татар, үз-үзеңне якла!» шигарьләре дә бар иде.

Инде белгәнебезчә, Казан кешесе сәхифәсенә автобуста татар апасы белән булган бәхәснең видеосын куйган иде. Әлеге язмада урыс егетләре татар хатынын мыскыл итә, урыс булмаган кешеләрнең колхозник булуларын әйтә. Моңа, әлбәттә, битараф калырга мөмкин дә түгел! Гадәти исеме астында безнең милләт, без үзебез, әти-әниләребез мәсхәрәләнә. Михаил Александрович фикеренчә, без барыбыз да колхозник булып чыгабыз.

«Азатлык»ның хәзерге рәисе Рафик Кәримуллин белән бу хәлләр хакында сөйләштем:

– Рафик, видеоның авторы, беренче чиратта, Татар хатынының русларга карата ниндидер нәфрәтен яктыртырга тели. Ул хаклымы?

Минемчә, монда ул хатын урысларга бернинди нәфрәт белдермәгән, берни дә әйтмәгән. Урыслар үзләре аны башта ул телефоннан татарча сөйләшеп барганда үчекли башлаган, ә ул аларга җавап кына кайтарган.

– Автобус тулы кеше бу «тамаша»ны күреп, кымшанмаган да. Алар арасында, шиксез, татарлар булган бит. Милләт кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләр хакында ни уйлыйсың?

– Булганнарыуйлагандыр инде, тик сүз әйтмәгәннәр. Бу бер генә очрак түгел. Мисаллар җитәрлек, телефон камерасына төшерелми генә. Күпмесен ишетеп беләбез. Кайчак та игътибар да бирмибез. Бүген татарларның күп кенә нәрсәләргә битараф булуларын күреп, йөрәк әрни.

– Эш судка барып җиткән, дип ишеттем…

Судка хәтле үк барып җитмәгәндер әле. Тик без, «Азатлык»тан берничә кеше, Тикшерү комитетына Кузнецов Михаил Александровичка каршы гаризалар бирдек. Без аны җавапка тартуларын телибез!

P.S. Видеороликка тагын бер кат күз салырга дип интернетка кердем. «Вконтакте» сайтында калса да, Youtube сайтыннан ул бетерелгән иде…

.

КФУ студенты.

 

Комментарии