Өйрәтәләр мәктәпләрдә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә

Татар теле дәресләре белән аның уку китаплары да оптимальләште бугай. Сүзем өченче сыйныфлар өчен Р.Х. Ягъфәрова төзегән татарча «Уку китабы» турында. Икенче сыйныфныкы да өченченекенә бик охшаш. Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән бу татар уку китабында фотолары һәм яшәгән еллары күрсәтелгән язучылар: Иван Андреевич Крылов, Александр Сергеевич Пушкин, Михаил Юрьевич Лермонтов, Иван Сергеевич Тургенев, Лев Николаевич Толстой, Максим Горький (Алексей Максимович Пешков), Виктор Петрович Астафьев, Аркадий Петрович Гайдар (татарлардан беркем юк!) һәм бу язучыларның әсәрләре урын алган. Мәсәлән, Максим Горькийның өч биттән торган «Мин ничек укыдым» әсәрен өйрәнеп килергә кушылган. Шәһәр мәктәбенең өченче сыйныф балалары өчен булган бу әсәрдән бер өзек – җөмлә китерәм: «Китапларда сурәтләнгән бөтен нәрсә – образлар, вакыйгалар һәм бар табигать – кешеләрнең матур киләчәк турындагы өмет сагышлары белән төрелгән була, һәм мин һәрбер китапны, кәгазьдә хәрефләр һәм сүзләргә әверелгән, әмма аларга күз һәм акыл нуры тию белән кабат терелә торган җанлы бернәрсә дип хис итә идем».

 Татар уку китабына кертелгән, татар әдәбиятына бернинди кагылышы булмаган язучылар «Литературное чтение» дигән фәндә кабат искә алына, ә татар язучылары анда да юк. Һәм шундый авыр эчтәлекле эшләрне болай да татарча ала-кола сөйләшкән бүгенге шәһәр мәктәбе балаларының берсе дә аңламый бит. Энҗе бөртеге кебек калган татар теле дәресләренә игътибарны нык юнәлтергә кирәк. Бүгенге татар теле дәресләре – алар татарча математика да, татарча география дә, татарча тарих та, чөнки бүтән вакытта бу фәннәр татарча укытылмый. Татар мәктәпләре дип аталучы мәктәпләрдә татарча саный белмәүче балалар да әз түгел, чөнки саннарга өйрәтүче математика татар телендә юк.

Айрат БИКМУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии