«Дөньяга килүче адәм баласын беренче булып каршы алу – могҗиза бит ул»

«Дөньяга килүче адәм баласын беренче булып каршы алу – могҗиза бит ул»

Иртә белән күзне ачуга, күңелемә килгән иң беренче уем «ирем мышныймы, әти-әни, туганнар нишли икән, авырмыйлармы, исән-саулармы икән» була. Йокыдан торып әзрәк эшләрне карауга (аларның тынычлыгын бозып иртүк шалтыратып булмый бит инде), телефоннан шалтыратып һәрберсенең хәлен белеп чыгам. Бу эш көн саен эшләнә! (Ул чирдән мәңге котыла алмам инде.) Әле ярый ирем белән телефонымның тиреләре калын. Әйтеп бетергесез сабырлар. Төп йортта яшәүче энем хатынын Кукмара бала тудыру йортына илткәннән соң, минем «чуар» йөрәкнең тагы бер эше артты. Төп игътибар туганыма һәм аның туачак баласына юнәлде. Хәлләрен сораганда, туганымның сөйләве белән канәгатьләнмәсәм, табибына шалтыратып аннан хәлләрен сораша торган булдым. (Кирәк бит ә, шуның кадәрле әрсез булырга.) Табибы – якты күңелле, игътибарлы, кешелекле Илнар Илдус улы Вәлиев: «Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр», – дип тынычландыра. Бала тугач та: «Тизрәк апаңа шалтырат», – дигән.

Олы җанлы, мәрхәмәтле бу табиб турында булачак ана бала тудыру йортына кергәнче үк ишеткән иде инде. Табиб Илнар Илдус улына туры килүенә куркуының ахыргы ноктасына җиткән туганымның сөенеченә чик булмады. «Апа, башкалар аның турында сөйләгәннәргә «Бер табиб бөтен авыруга да бер төсле мөгамәләдә була алмый» дип бик ышанып бетмәгән идем, бу чыннан да шулай икән. Бу табиб белән сөйләшкәч, куркулар бөтенләй юкка чыга, үзеңдә ышаныч туа», – дип куанды.

Туганым бала тудыру йортыннан кайтканнан соң анда булган кичерешләре белән уртаклашты.

– Бала тудыру йортында ремонт бару сәбәпле, без урнашкан бинада әллә ни уңайлыклар юк иде. Тик табибларның, шәфкать туташларының, санитаркаларның беренче көннән үк авыруларга игътибарлы карашлары, җылы мөнәсәбәтләре бар нәрсәдән кадерлерәк һәм борчылырга, куркырга урын калдырмый. Җиде-сигез кешелек кысан бүлмәләрдә ятсак та, чисталыкка, тәртипкә игътибар иттем. Табибыбыз Илнар Илдус улы һәрберебезнең янына килеп хәлебезне сорый, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып тора. Мин кергән көнне төнлә бер хатын авырый башлады, хәле бик авыр, диделәр. Бер хатынның баласы туып, Илнар Илдус улының кайтып киткәненә, булса, ике өч сәгать булгандыр, кабат аны чакырттылар. Унбиш-егерме минут булгандыр, ул килеп җитте, диделәр. Икенче көнне сөйләүләре буенча, табибларга ул төнне шактый тир түгәргә туры килгән. Балага куркыныч янамаса да, ананың хәле авыр булган. Табиб төнен монда үткәрде, диделәр. Иртә белән безнең хәлне белергә кергәндә арыганлыгы күренсә дә сиздермәскә тырышты, елмаеп, хәлләребезне сорашты, һәрберебезгә киңәшләрен бирде. Шул көнне минем тулгагым көчәйде. Арыган табиб күз алдыма килеп, үземне курку алды. Кайтып китсә – нишләрмен? Табиб Илнар Илдус улы үзенең эш сәгате беткәнче, бала тудыру бүлегендә булды. Бала кичкә туды. «Молодец, сабыр әни икәнсең», – дип мактап та алды әле мине табибым. Сөенечемнән, рәхмәт, дидем. Елмаеп: «Пожалуйста», – диде дә тудыру залыннан чыгып китте. Шәфкать туташы: «Бер тәүлек йокламаган, шулай да елмая», – дип миңа карады. Миңа беренче тапкыр ана булу шатлыгын бүләк иткән табиб, акушер-гинеколог Вәлиев Илнар Илдус улына чиксез рәхмәтлемен. Кулы җиңел дип аңа туры килергә тырышкан аналар белән мин дә килешәм, бу чыннан да шулай икән. Аннан соң монда коллективның да бик дус икәнлеге күренеп тора. Табиблар белән беррәттән шәфкать туташлары, кече медицина хезмәткәрләре бер булып, килешеп эшләгәндә генә ана белән бала тормышына куркыныч янамыйдыр дип уйлыйм, – дип сөйләде туганым.

Бала тудыру бүлегендә 2006нчы елдан акушер-гинеколог булып эшләүче, 2007нче елдан шушы бүлекне җитәкләүче, өч бала атасы (ике баласына бу якты дөньяга аваз салырга үзе ярдәм иткән) Вәлиев Илнар Илдус улы белән сөйләшү бик җиңел булды, әмма шунысы бар: күп сөйләшергә яратмый. Күрәсең, башкарган хезмәтен тел белән түгел, гамәл белән күрсәтүчеләрдән.

– Ни өчен табиб һөнәренең нәкъ менә шушы төрен – хатын-кызларга туры килә торганын сайладыгыз? Дин буенча да хатын-кыз хатын-кызда дәваланырга тиеш, диләр. Ә сез ир кеше. Уңайсызланып, кире борылып чыгып китүчеләр бармы? – дигән сорау белән, Илнар әфәндегә мөрәҗәгать иттем.

– Хатын-кызлар ир-ат мамологка да, ир-ат хирургка да күренә, шулай ук уролог та ир-ат булырга мөмкин бит. Шулай булгач, ни өчен әле ир-ат гинекологтан уңайсызланырга? Без бит табиблар. Барыбыз да кеше сәламәтлеге өчен көрәшәбез. Элек эшли башлаган елларда авыллардан килгән олы апаларның кире борылып чыгып киткән вакытлары булды. Хәзер дә берәм-сәрәм бар дингә артык бирелгәннәр арасында.

Табиб үзе сайлаган һөнәрен яратырга тиеш. Минем очракта бигрәк тә, бу эшне яратмасаң, монда эшләү мөмкин дә булмас иде. Киңәшчем, хезмәттәшем, утыз елдан артык акушер-гинеколог булып эшләүче табиб Мансура Гаянованың эшли башлаган көннәрдә әйткән сүзләре бүген дә күңелдә: «Чын акушер булыйм дисәң, бала тудыру йортында көне-төне яшәргә тиешсең», – дигән иде ул. Икенче елга, Алла боерса, акушер-гинеколог булып эшли башлавыма ун ел була. Чын акушер булганмындырмы-юкмы, әле әйтә алмыйм, әмма көн белән төнне бутаган вакытлар күп булды. Авыр операцияләрдән соң урамга чыгасың да, бу иртә микән, әллә инде кич микән, дип уйлап куясың. Эшемне яраткач, кунактан торып чыгып китсәм дә уфтанмыйм, ашарга утырган җиремнән чакырсалар, ашамыйча чыгып китсәм дә зарланмыйм. Минем телефон шимбә-якшәмбедә, төнлә дә өзелмәгән. Мин алай булдыра алмыйм. Дөньяга килүче адәм баласын беренче булып каршы аласың, могҗиза бит бу. Бала тапкан ананың баш очында илаһи нур барлыкка килә, диләр. Кайчан да булса мин бу нурны күрермен дип өметләнәм, – ди табиб Илнар Илдус улы.

Фәридә ХИСАМОВА,

Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии