Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕБЕЗ ЮГАЛАМЫ?
Гореф-гадәтләр дигәннән, соңгы арада кеше үлгәч Коръән мәҗлесләрен үткәрү мәҗбүри түгел, дип сөйли башладылар. Кайбер милләттәшләрем: «Үткәрмибез, мәчеткә сәдака гына илтәбез һәм дога гына кылдырабыз», – диләр. Татарлар мәетне искә алу, гомумән, Коръән ашларын уздыралар, өйгә кунак җыеп, мондый мәҗлесләр үткәрергә яраталар. Бу мәртәбәле һәм саваплы эш булып санала. Бу хәл белешү, танышу, аралашу, туганлык җепләрен саклау да бит. Мәҗлестә тыңлаган вәгазьләр, бәлки, кемгәдер дингә килергә дә ярдәм итәр. 
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Редакциядән. Дөрестән дә, соңгы елларда мәетнең өчесен, җидесен һәм кырыгын укыту дөрес түгел икән, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков әлеге четерекле сорауга мондый аңлатма биргән:
– Мәет хөрмәтенә аш үткәрү гадәте Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында булмаган. Безнең җирлеккә бу гадәт революциядән яки Казан ханлыгы яулап алынганнан соң килгән дип фаразлана. Ул чорларда дин тыелды, халык мәчетләрдән читләштерелде. Бабаларыбыз исә динне саклап калу өчен шушы гадәтне кертмәгәннәрме икән дим. 
Өчесе, җидесе һәм кырыгына килгәндә, бу саннар Коръәндә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә еш искә алына. Якынын җирләгән кеше бик нык борчыла. Ул үлем һәм дин турында уйлана. Дин әһелләре кешенең шундый халәте вакытында хәлен җиңеләйтү, аны дингә якынайту мөһим булуын аңлаган. Әмма аны ачыктан-ачык эшли алмаганнар, мәчетләр ябык булгач, алар кешенең үзенә барган. Мәет ашын уздырып, вәгазен сөйләгән, туры юлга өндәгән, дога кылган. Аш үткәрергә мөмкинчелегем юк, сәдака гына биреп кайтыйм дип мәчеткә барган кешегә, юк, ашын үткәр, дип кискен итеп әйтергә кирәкми. Бәлки, аның акчасыз вакытыдыр, бәлки, рухи яктан авыр вакыты булып, аш үткәрергә кәефе юктыр. Аны мәҗбүриләргә кирәкми. Моның өчен гөнаһ язылмый. Ә мөмкинлегең булып үткәреп, хәләл ризыклар әзерләсәң, мәҗлестә Аллаһка зикер әйтелсә, кирәкмәгән сүзләр сөйләнмәсә, савабы язылачак. 
БАСУДАГЫЛАР ТҮЗӘ ӘЛЕ!
«Безнең гәҗит»нең 31нче санында (9нчы август, 2023нче ел) «Эссе булса – эшләмә» дигән хәбәр басылган иде. Үзем моңа бик нык аптырадым. «Спутник» радиосына биргән интервьюсында юрист Олег Бабич җәйге эсседә хезмәт бинасында температура 28 градустан артып китсә, эшчене эшеннән азат итәргә тиеш, дигән. Дәүләт Думасына «Эссе булу сәбәпле эш көнен кыскарту турында» закон проекты кергән дә инде. Ә басуда механизаторлар 30-35 градуста да эшлиләр, алар ничек түзә икән? Бүлмәдә җиңел, салкынча, ә басуда челләдән качам димә! Бу депутатларның башка бүтән эше юктыр инде: юк-бар уйлап яталар. 
Мөҗаһидан МОРТАЗИН, 
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ЧӘК-ЧӘК ПЕШЕРӘ БЕЛМИЛӘР
Моннан бер 10 ел элек берәү безгә күчтәнәчкә чәк-чәк алып килде. Ул вакытта сайлау юк иде, адым саен чәк-чәк сатмыйлар иде. Чәй эчәргә утырдык та, аптырадык: шулкадәр нәрсә икән бу, дибез. Ни тәме, ни кыяфәте юк аның. Баксаң, Казанның 3нче икмәк заводы чыгарган икән бу баллы ризыкны. Аны ашый алмадык инде. Ярар, икенче алмаска кирәк дидек тә, котылдык. Менә әле бер атна элек кенә тагын бер күчтәнәч килде: тагын шушы ук чәк-чәк. Әйтәсе килгәнем шул: Казанның бу 3нче икмәк заводы аны нәрсәгә чыгара икән? Менә Чаллының чәк-чәген ашап карасыннар иде. Ничә елдан бирле чәк-чәк пешерергә дә өйрәнә алмаганнар. Әллә ничә мәртәбә майда кайнаган, кап-кара булган чәк-чәк. Беркөнне эткә алып чыгып салдым. Ничек салдым, шулай алдым, аны эт тә ашарлык түгел. Кошлар да чукый алмый. Казанга чит илдән туристлар килә. Чәк-чәк дип, татарларның милли ризыгы дип алып китсәләр, адәм көлкесе бит бу. Ничек ризыкны әрәм итә алалар икән? Үзем, Аллаһка шөкер, 84нче яшем белән барам, чәк-чәкне үзем дә пешерәм – шундый тәмле булып чыга. Чаллыныкы да тәмле. Борынгылар әйткән бит: «Уңган хатын арыш онын кәбап итә, уңмаган хатын бодай онын харап итә». Менә болар харап итеп яталар инде.
Фәрдия әби,
Чаллы шәһәре
ДӨРЕС ЭШЛИБЕЗМЕ?
25нче августта Мөслимдәге МФЦга барып менә мондый документ алдык:
«ОТКАЗ от сбора и размещения биометрических персональных данных в целях проведения идентификации и (или) аутентификации и письменное подтверждение многофункциональным центром предоставления государственных и муниципальных услуг его предоставления
…    
Сбор и размещение биометрических персональных данных в единой биометрической системе запрещены до момента отзыва настоящего отказа».
Бу документ турында күбрәк беләсе килә иде. Без дөрес эшләдек микән? Бу көнгә безнең җирлектә әле унлап кына кеше килде, диделәр. Башка җирлектә яшәүче кешеләребез ни уйлый икән бу хакта? Нәрсә кушсалар өстән – шуңа риза булып утырыргамы? Битараф, пассив булсак, кая барып җитәрбез?
Рафаэль ЗАРИПОВ,
Мөслим районы, Тегермәнлек авылы
Редакциядән. Июнь аенда Татарстанның күпфункцияле үзәге биометрик мәгълүматларны җыюдан һәм саклаудан баш тарту турында гаризалар кабул итә башлады. Июньдә әлеге хезмәттән файдалану өчен 535 кеше мөрәҗәгать иткән, ә июльдә – 799. Әмма август аенда социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматлар аркасында биометрик мәгълүматны җыюдан баш тартырга теләүчеләр саны 10 көн эчендә 3 меңгә кадәр арткан. Татарстан республикасында күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мөзаффарова бу хәлгә «Бизнес Онлайн»га аңлатма биргән.
– 2023нче елның 1нче сентябренә кадәр биометриядән ашыгыч рәвештә баш тартырга кирәк, дигән хәбәрләр таралды. Бу – ялган мәгълүмат. Мондый баш тартуны граждан теләсә кайсы вакытта яза ала. Законнарда әлеге хокукны чикләүче срок билгеләнмәгән. 
«Персональ мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, сентябрь ахырына кадәр оешмалар (мәсәлән, банклар) җыелган мәгълүматны бердәм биометрик системага (ЕС) тапшырырга тиеш. 30 көн алдан алар бу турыда клиентларына хәбәр итә. Әгәр клиент каршы булмаса, 30 көннән соң аның мәгълүматлары ЕСка автомат режимда күчерелә. Бу – мошенниклардан саклану чарасы.
Биометрик мәгълүматларны бердәм биометрия системасына тапшырганнан соң, Русиядә яшәүче һәркем читтән торып теләсә кайсы банк системасында авторизация уза, счетлар ача, кредит ала, акча күчерә алачак. Шәхси мәгълүматларны бердәм биометрия системасына тапшыру өчен мәгълүматны криптографик (шифрлы) саклау чаралары кулланыла. 
ЕС дәүләт цифрлы Платформасы, ул кешене аның биометрик характеристикалары буенча идентификацияләргә мөмкинлек бирә. Элек бу мәгълүматны коммерция оешмалары җыйган һәм саклаган.
Әгәр сез бүгенге көнгә кадәр биометрик шәхси мәгълүматларыгызны җыюга һәм эшкәртүгә язмача ризалык бирмәсәгез һәм аларны дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасында тапшырмасагыз. Биометрия яки коммерция оешмаларында, сезнең биометрик мәгълүматларыгыз бердәм биометрик система базасында була алмый, – дип сөйләгән ул.

***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
 

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп 

Комментарии