Рәхәтләнеп кысалар

Озак еллар дәвамында балалар бакчасында эшлим. Бу уку елында бакчаны оптимизацияләделәр. Нәтиҗәдә, гади тәрбияченең эш күләме ике тапкыр артты, ә шул ук калды. Җитәкчебез алдан ук кисәтеп куйды: бюджет төркемнәрендә эшләүчеләр арту турында хыялланмаска тиеш. Төркемдә 33 бала, даими рәвештә 23-27әү йөриләр. Менә шулкадәр баланы берьюлы карап, киендереп-чишендереп, ашатып-йоклатып, дәресләрне тиешле югарылыкта үткәреп, саф һавада йөртеп, көн дәвамында алар арасында килеп чыккан төрле проблемаларны чишеп, ата-аналары күңелен күреп эшләгән өчен, биш мең сум түлиләр.

Балалар бакчасында хезмәт хакын арттыру турында гомер-гомергә таләп куелмады. Мескен хатын-кызлар дәшми-тынмый гына эшли килде. Чөнки оптимизациягә кадәр әле чыдарга була иде: бер төркемгә ике тәрбияче, алмаш-тилмәш җиңелрәк. Ә хәзер ике кеше башкара торган эшне “бер ярым” кеше майтара. Монда нинди сыйфат турында сүз барсын?! Берьюлы 25 кечкенә баланы ничек итеп дөрес сөйләргә, дөрес рәсем ясарга һәм башкаларга өйрәтеп өлгерергә?! Физкультурага ун минут эчендә 25 баланы киендерү үзе ни тора! Урамга чыга башласаң, 25 баланы берьюлы кабат киендерергә! Чишенү бүлмәсе дә кечкенә, кысан. Көз, кыш, яз көннәре урамнан кереп, 10-15 минут эчендә бөтен юеш киемнәрне барлап, кибәргә эләргә, ашату, юындыру, йоклату һәм башкалар. Бер яисә ике балага җиде сәгать дәвамында шулкадәр көч, энергия түгәргә була. Ә 25 балага берьюлы?!

Кыскача әйткәндә, җәмгыятебездә төрле матди байлыкларны саклау кыйммәтрәк бәяләнә. Ә бит тәрбияче адәм баласының иң кадерле байлыгын, йөрәк парәсен – баланы саклый, белем һәм тәрбия бирә. Ни өчен дәүләт элек-электән тәрбияче хезмәтен шулай түбән бәяли? Чөнки кеше ресурсы кадерле түгел, бу эштә сыйфат булмаса да ярый. Нигә инде бер кирәкмәгәнгә акча түгәргә?! Рухи яктан барыбер бетәбез дип уйлыйлар. Дөнья акчага корылды. Дуслык, ярдәмчел булу, сафлык, намус, җаваплылык кебек күркәм сыйфатлар бик кирәк түгел бит хәзер. Монда нинди милли тәрбия?! Инглиз телен өйрәт! Анысы кирәгрәк! Инглиз телен өйрәткән өчен акча түлим. Ә республикасында теленең кирәклеге шуның кадәр генә. Нишләп аның өчен акча түгик?!

Кыскасы, безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган учреждениеләр әкренләп патриотик һәм милли тәрбия сукмагыннан тайпыла. Бу хакта профессиональ газета-журналга язарга ярамый, чөнки анда методик сораулар гына яктыртыла. Тәрбияченең нинди шартларда эшләгәненә күз йомыла. Киләчәктә дә һәр муниципаль бакчада 25-30 кешелек төркемнәр булачак, миллион кешеле шәһәргә 3-4 бакча гына төзеп, бу проблеманы чишеп булмый.

Галимә

Рәхәтләнеп кысалар, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии