- 29.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №33 (25 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әгәр урамда адым саен милиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре торса, безгә, гадәттә, я Мәскәүдән берәр түрә килә, яки ниндидер бәйрәм көтелә. 18 август иртәсендә дә шулайрак булды. Эчке эшләр министрлыгы бинасын, гомумән, башкала үзәген иртүк формадагылар сырып алган иде. ЭЭМ бинасы янында басканнарының кайберләре кулына быргы, саксофон кебек уен кораллары тоткан. Җилле, салкынчарак көн булганга, ышыкланыр өчен, мин дә алар янынарак барып бастым. Дулкынландыргыч мизгелләр якынлаша.
Әйе, ул көн шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Моннан 6 ай элек Төньяк Кавказга – Чечня республикасына җәмәгать куркынычсызлыгын булдырырга, тәртип урнаштырырга, административ биналарны сакларга 80 татарстанлы киткән иде. Тәүлек ярым юлда булганнан соң, иртәнге сәгать 8 дә бирегә – ЭЭМ бинасы янына кайтып төште алар. Бәхеткә, барысы да исән-сау. Казан милиционерлары белән бергә арада Алабуга, Чаллы егетләре дә җитәрлек. Бина янында аларны каршы алырга баласын кулына җитәкләгән хатыннар, яшь кызлар, егетләр – кем генә килмәгән.
ЭЭМның мемориаль-культ комплексында кайтучыларны ТР эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов котлады. Хәрби бурычны үтәп, исән-имин кайтканнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. ТР милиция хезмәткәрләре Төньяк Кавказда 2002 елдан бирле тәртип саклау эшләре алып бара. Шушы вакыт арасында татарстанлылар утлы корал табу, террорлык акты оештыруга катнашы булганнарны тотуда актив катнашып килгән. Хәрби бурычны төгәл үтәгәннәре өчен, алар Русия һәм Чечня Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре тарафыннан еш бүләкләнгән. Рәхмәт хатлары да килеп торган.
Тантана өлеше озакка бармады. Нибары ярты сәгатькә сузылгандыр ул. Аннан дулкынландыргыч мизгелләр башланды: якыннар белән күрешү, кочышулар, күз яшьләре… Урам, бина тирәсе зур-зур сумкалар, капчыклар белән тулды.
Арада күбесе яшьләр. Бер төркем егетләр янына киттем.
Александр Сахуриев – Чаллы егете. 1980 елгы. Әйтүенчә, Чечняга үз теләге белән киткән. “180 көн читтә – Гудермесста хезмәт итеп, хатыным Кәүсәрияне, 2 яшь ярымлык кызым Эвелинаны, туганнарны бик сагындым. Күрешү минутларын түземсезлек белән көтәм. Аларга бирегә килеп тормаска куштым. Бераздан автобус белән барыбер кайтып китәбез. Чаллыда да җитәкчеләр тантаналы рәвештә каршы алачак, үзебезнең эчке эшләр бүлегендә дә көтәләр. Көн саен диярлек гаиләм белән телефоннан сөйләшеп тордым. Анда хакимият, ФСБ бинасын сакладык. Шәһәр тыныч. Ашау-эчү ягы, торыр урын да яхшы иде”, – ди Александр.
Бер почмакта егет белән кыз бер-берсенә сыенышкан. Йөзләреннән нур бөркелә. Танышкач белдем: абыйлы-сеңелле Резеда һәм Рафаэль Вәлиевлар булып чыктылар. Бер-берсеннән аерылыша алмыйлар. Аралар ерак булу туганлык хисләрен тагын да ныграк бәйли икән ул.
– Абыйның киткән көннәрендә гел еладык. Шундый читен булды. Аннан шалтыратышып торгач, ул андагы хәлләр борчылырлык түгел, бар да тәртип дигәч, бераз тынычландык. Әмма бу 6 ай бик озак үтте. Бүген шатлыктан абыемны күрергә бөтен туганнар җыелачак. Бездә зур бәйрәм”, – дип сөенече белән уртаклашты Резеда. Рафаэль шат күңелле, бик аралашучан егет булып чыкты. Чечнядан нәрсә алып кайткан дип уйлыйсыз? Бер капчык кавын! “Волгоград кавыны бик тәмле. Баллы. Андагы шартларда яхшы үсә. Бәясе дә 20 сум гына. Безгә китергәннәре андый ук тәмле түгел. Автобус белән алып кайткач авыр булмады. Теләсәң, сине дә сыйлыйм”, – дип Рафаэль миңа да тәкъдим итте.
– Анда саф, чиста һава. Киткәч, атмосфера алмашыну сәбәпле, бераз башым авыртты. Аннары җайландым, – дип сүзен дәвам итте ул. – Күп дуслар таптым. Халкы да аралашучан, пөхтә. Шулхәтле кайнар сугышлар булып та, рухлары сынмаган аларның. Шәһәр әкренләп төзекләнә инде, ремонт эшләре бара. Начар булмады, бар да әйбәт. Үзебезнең урынга киткән егетләр дә исән-сау әйләнеп кайтсыннар, сабыр, тыныч булсыннар, хәвеф-хәтәргә юлыкмасыннар иде. Иң мөһиме – аларны монда көтеп торучылар булсын. Ике якка да түземлек телим.
Рафаэль бераз ял иткәч тә читтән торып укуын дәвам итәргә планлаштыра. Әле өйләнергә ашыкмый.
Милиция хезмәткәрләре гел тыйнак. Аеруча Төньяк Кавказ ягыннан кайтучылар шундый булып чыкты. Андагы хәлләр турында кызыксынып, нинди генә сорау бирсәк тә: “Әйе”, “юк”, “белмим”, – дип бер сүз белән генә җавап бирәләр. Өйрәтеп куйганнар, диярсең. Күбесе: “Анда хәзер тыныч. Борчылыр урын булмады. Зарланмыйбыз. Мин үз теләгем белән бардым”, – дип кенә җавап кайтара. Барысы да диярлек бер сүзне кабатлый. Эчке белән тышкы гармонияләре туры килсә, шәп тә бит. Кем белгән?!
Тик менә аларны каршы алырга җыенган милиционер абый гына бер дә мактамады. “Анда мин дә булып кайттым инде. Бөтен нервыларым шунда какшады. 6 ай вакыт аз түгел бит. Шул хәтле вакыт аерылып торгач, хатын да суынды бугай. Кайткач аралар бик җылынып китә алмады. Барыбер аерылыштык. Менә нәрсә бирде инде миңа бу хезмәт?!” – диде ул көрсенеп шыпырт кына миңа.
Хәзер бу хәрбиләр урынына Төньяк Кавказга икенчеләре китте. Ватандашларыбыз, бурычларын үтәп, исән-имин әйләнеп кайтсыннар!
Лилия ЙОСЫПОВА
Комментарии