Журналист көндәлегеннән

Журналист көндәлегеннән

Замана үзгәргән саен хатын-кызның кыюлыгы, көче арта баруына гаҗәпләнерлек. Ир-ат эшен дә башкара, үзенең күркәмлеген, матурлыгын да югалтмый ул. Журналист, «Звезда» телеканалының махсус корреспонденты Ольга Бороднева да әнә шундыйлардан.

Ольга Бороднева Казан федераль университетында журналист профессиясен үзләштерә. Профессиональ өлкәдә беренче адымнарын ТНВ телеканалында ясый. Ләкин аның югарырак үрләргә менәсе килә. Хыялы Мәскәүгә алып килә. Билгеле, аңа монда тормышын өр-яңадан башларга туры килә. Ольганы «Сити ФМ» радиосына яңалыклар бүлегенә эшкә алалар. Соңыннан очраклы гына рәвештә НТВ телеканалына килеп керә. Төннәрен радиода эшләсә, көндез федераль телеканалда стажировка үтә ул. Өч ай буена сузылган йокысыз төннәрдән соң, ниһаять, телевидениегә урнаша. Алты елдан юллар аны «Звезда» телеканалына илтә.

Карап торышка нәфис кенә бу кызны танк та йөрткән, парашюттан да сикергән, вертолетта да үзе очкан дип әйтмәссең. Моны Ольга Бороднева журналистикага булган мәхәббәте белән генә аңлата. «Миңа һәрвакыт күз алдымдагы сурәтләрнең үзгәреп торуы кирәк. Шуңа да даими командировкалар минем өчен бәхет кенә», – ди Ольга. Арктикага булган эшлекле сәфәрендә һәр кич ак аю ашатуын, Сүриядәге хәлләрне үз күзләре белән күрүен иң истәлекле вакыйгалары кебек сөйли журналист.

«ПХЕНЧХАНДА «АЙФОН» КОТКАРДЫ»

Кореядагы кышкы Олимпия уеннарына «Звезда» телеканалыннан нибары өч кеше генә бара: ике журналист (аларның берсе – Ольга) һәм оператор. Мондый шартларда эшләүнең, әлбәттә, авыр буласын аңлый алар. «Мине еш кына «Айфон» коткарды. Кайбер текстларны диктофоннан гына язып җибәрә идем, һәм шул телефонга яздырылган язманы эфирда кулландылар». Пхенчханда шактый җирләрне камерага төшерергә ярамаган. Ләкин бу вакытта да Ольганы «Айфон»ы коткара. Хәтта спортчылар белән интервьюны да шул ук телефонга төшергән вакытлары булган аның.

Пхенчхандагы эшлекле сәфәре журналистка тагын шуның белән дә кыйммәтле: ул фигуралы шуу буенча танылган тренер Татьяна Тарасова белән таныша. Коллегасы урынына килгән Ольга башта каушап кала. Шуңа күрә Ольга Бороднева дөресен әйтеп салырга була: «Мин бу спорт төрендә берни дә аңламыйм. Бирегә мин кызыклы шәхесләр белән әңгәмә корырга, алар турында язарга килдем. Дөресен генә әйткәндә, мин ардым», – дип, Кореяда туган проблемалары хакында сөйли ул. Татьяна Анатольевна аның белән килешә һәм шулай ук үзен борчыган мәсьәләләрне әйтә. Әнә шулай итеп, Русиянең танылган тренеры фәкать Ольга Бороднева белән генә интервьюга риза була.

БЕР КӨНДӘ ӨЧ ПРОФЕССИЯ

Президент белән очрашу булачак журналистның балачактагы теләге була. Күптәнге хыял чынга аша. Музейдагы күргәзмәләрнең берсендә була ул. Гадәттә, һәркемне үзенең елмаюы белән җиңә алган журналист, бу юлы Президент аппаратында киртәгә юлыга. В.В.Путин чарага килгәнче, журналистлар өч сәгать алдан киләләр. Һәрберсенең махсус урыны була, ләкин кызыксынучан Ольга Бороднева бу кагыйдәләргә буйсынмый. Шулай күргәзмә буенча йөргәндә, залга тән сакчылары белән В.В.Путин керә. «Миңа, дөресен генә әйткәндә, диварга терәлеп, суламаска куштылар (көлә). Ләкин бу гына мине туктатмады. Мин Президент аппаратына кушылып, алга атладым. Көтмәгәндә яныма Сергей Собянин килеп, күргәзмәнең нинди хисләр калдырганын сораша башлады. Мин исә югалып калмадым». Президент белән дә кыска гына әңгәмә корырга җитешә Ольга Бороднева. В.В.Путин аны музей хезмәткәре дип уйлап, чара өчен рәхмәт әйтә. Менә шулай санаулы вакытлар эчендә Ольга Бороднева журналист, Президент аппараты хезмәткәре, музейда да эшләүче була.

Алинә ЮНЫСОВА,

Казан шәһәре

Комментарии