- 29.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №30 (27 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Быел апрель аенда Казан шәһәренең Оренбург трактында урнашкан ГАИ үзәгенә барырга туры килде.
Өч көн рәттән компьютер программасы чит өлкәләр белән эшләми, диделәр. Кәгазьләремне тотып бер читтә басып торам.
– Апа, сез кичә дә килгән идегез, ни йомыш? – дип, капитан Рафил Шакиров үзенә чакырып алды.
Документларымны карады да, «Хәзер, апа, көтеп торыгыз», – дип кереп китте. Өч егет бергә – капитан Шакиров, өлкән лейтенант Нотфуллин, майор Әхмәтшин – бүлмәдән бүлмәгә кереп, 10-15 минут эчендә бөтен документларымны җайга салып, эшен бетереп бирделәр. Хәзерге заманда танышсыз җирдә мондый игътибарлылыкның, кешелеклелекнең булуына ышанмый да идем. Таныш-белешең юк икән, бер кәгазь кисәге өчен бишәр-алтышар тапкыр йөрергә туры килә. Ә тирәннән уйлап карасаң, барысына да үзебез гаепле, чөнки майлаучы да, җайлаучы да, бозучы да фәкать үзебез. «Рәхмәтне кесәгә салып булмый», – дип шаяртып куяр кайберәүләр. Әйе, кесәгә салып булмый, ә кесәгә салган рәхмәт озакка барамы соң? Ә инде бер Аллаһының рәхмәте мең бәладән коткарыр, дигәннәр.
Егетләр, изгелекләрегез мең рәхмәт булып үзегезгә кайтсын, бәла-казадан сакласын. Гел шулай намуслы, тырыш, чын кешеләр булып калыгыз һәм тагын да биегрәк үрләр яулап, зур дәрәҗәләргә ирешегез.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА,
Лаеш районы
Комментарии