«Ак чәчәкләр»гә сүз тидерерлек түгел

Түбән Кама шәһәреннән Зөбәрҗәт Ганиуллинаның «Ак чәчәкләр» килеп чыкмаган» исемле мәкаләсе («Безнең гәҗит», №4, 27 гыйнвар, 2016) басылган иде. Мин бу фикер белән һич тә килешмим, килеп чыккан, бик әйбәт килеп чыккан! Ул китапны барыбыз да әллә ничә кат укыган инде, бер хат авторы гына түгел. Гөлшаһидә ролен уйнаучы да бик килешле, нәзакәтле, үз-үзен тота белә, китабында да шулай язылган. Больницада тәрәзә буенда басып торса соң, ул бит эчке кичерешләрен күрсәтмәскә тырышып, уйланып басып тора, аның нинди гаебе бар. Гөлшаһидә роле салкын чыкмаган, менә дигән татар кызы, урысча булса, әнә, әз генә елмаешалар да, шунда ук үбешергә генә торалар. Монда алай түгел. Әле мин үзем, 76 яшьлек әби, Мансурга, эчемнән генә: «Үп инде үп», – дип утырдым. Сүз әйтерлек җире юк, шул кадәр матур кино.

Аннан соң хат авторы, сценариесен урыстан яздырырга иде, дип тә куйган. Шул урыстан яздыра-яздыра, үзебез язмаска әйләнеп беттек түгелме соң инде.

Фильм романның дәрәҗәсен төшерерлек түгел, романны беркем дә берничек тә беркайчан да нәкъ роман итеп куя алмый, бу мөмкин эш түгел.

Зәйтүнә ҖИҺАНГИРОВА,

Бөгелмә районы, Яңа Сугышлы авылы

Комментарии