ТАБЫШМАК

“Галиәхмәт бабай сугыштан имгәнеп кайтты. I группа инвалид. Ул урын өстендә генә ята, йөри алмый. Аңа инде 86 яшь. Җитмәсә, ике бүлмәле фатирда япа-ялгыз. Карчыгы үлгәнгә өч ел, ә балалары булмады. Дөрес, ярдәм итәргә теләүче тиз табылды үзе. Фатир әйбәт бит!

Озак яши алмас, фатирны калдырып китәр. Хатыны Халисәнең чыбык очы туганы Альфред Хәмитов үз кызын Галиәхмәт бабай фатирына пропискага кертә. Карт нинди язуга кул куйганын да аңлап бетермәгән була шул.

Әмма пропискага кергән Эльвира ник бер тапкыр бабай янына килеп карасын. Менә өч ел инде бабай япа-ялгыз караучысыз ята.

Аны чын күңелдән карарга, тәрбияләргә теләүчеләр дә бар. Пропискага кергән Эльвира каян белеп аладыр аларны, якын да җибәрми. Ул бабайның дөньядан китүен, фатирның бушавын дүрт күз белән көтә. Галиәхмәт бабайга Эльвираны пропискадан төшерүне сорап судка гына мөрәҗәгать итәсе дә бит. Юк шул. Ул урыныннан торып та йөри алмый. Кая инде адвокатлар эзләп, язулар әзерләп йөри алсын.

– Их, бер адәм җанлы кеше булсын иде дә мине шул Эльвирадан коткарырга ярдәм итсен иде. Булган акчамны бирер идем. Пенсиям җитәрлек бит, – ди Галиәхмәт бабай.

“БГ” журналисты килеп, Галиәхмәт бабайның үзен күреп сөйләшсен, ярдәм кулы сузсын иде.

Галиәхмәт бабай фаҗигасен Габдрахман ХӘМИДИ язды”.

Бу эшкә баш-аягым белән кереп чумгач, җепнең ике очын тота алмыйча азапландым. Билләһи! Кемнеке дөрес, кемнеке ялган – аңламассың!!! Галиәхмәт бабайны да жәллисең, Эльвира да хаклы кебек.

Гомере буе үз иле өчен көч түккән, сугышның башыннан ахырына кадәр катнашып, блокаданы үткән Галиәхмәт бабайның картлыгы шатлыкта, тынычлыкта узарга тиеш кебек югыйсә. Әмма бу алай түгел.

Йөри алмагач, үзе генә ничек яши микән дип уйлаган идем. Әмма ишекне Галиәхмәт бабай ачкач, көтелмәгән ачыштан аптырап калдым. Дөрес, аденома простаты белән авырганлыктан, үзе көч-хәл белән генә атлый. Муенына бау белән асып куелган шешәсенә сидек куыгына тоташкан шланг аша бәвел килеп тора. Атлаганда комачауламасын өчен, Галиәхмәт бабай шешәне кулына алды. Мине түргә дәште.

Фатирны күздән кичерәм. Залдагы өстәлдә иске, куллануга яраксыз компьютер тора. Ул аламаны инде музейда гына кабул итәргә мөмкиннәр. Мондый компьютерны соңгы тапкыр 12-15 ел элек мәктәпнең башлангыч сыйныфында укыганда күргән идем. Аның янына мәктәп дәреслекләре өелгән. Алары Совет заманыныкы. Инде югары уку йортында белем алучы кызга, 8-11 сыйныф китаплары нигә хаҗәт икәненә тәки төшенмәдем. Шкафта да Галиәхмәт бабайның хатыныннан калган халатлар тора булса кирәк. Сорау туа: Эльвира монда яшиме?

– Бу кызның әйберләреме? – дип сорыйм Галиәхмәт бабайдан.

– Әйе. Милиция килеп тикшерә калса дип, шушы иске әйберләрен китереп куйды инде.

– Бәлки, фатирны җыештырырга булса да килеп китәдер?

– Пропискага кергәннән бирле аны монда күргәнем юк.

– Ә үзегез урамга чыгып йөри алмагач, фатир түләүләрен кем түли?

– Кызның әнисе айга бер тапкыр килеп, анысын түләп китә.

– Тулысынча үзе түлиме?

– Юк, уртак түлибез. Сугыш ветераны булгач, миңа субсидия дә бар бит әле. Шуңа күрә квартплата кыйммәт түгел.

– Ә азык-төлекне кем алып кайта?

– Үз балаларым булмады. Энемнең кызы атна саен шимбә көнне килеп, бер атналык ризык калдырып, пешереп, җыештырып китә. Фатирыма аны пропискага кертер идем. Моның өчен ЖКУга Эльвира килүен сорыйлар. Ул килми бит инде.

“ЧУЖАЯ”

Кызның кем булуы белән кызыксынгач, Галиәхмәт бабай елый-елый: “Миңа ул беркем дә түгел, беркем дә!!!” – дип кабатлады. Беркем дә булмагач, фатир хакында каян белеп килгән соң диярсез…

– Карчыгымның энесенең кызы ул Эльвира. Аның әнисе үз кызын пропискага кертү өчен берничә тапкыр килеп караган иде инде, мин каршы килдем. 2005 елның ноябрендә салкын тиеп авырган чагым иде. Алар карчыгым белән залда нидер сөйләшеп утырдылар да мине чакырып алдылар. Шул көнне үк паспортистка килеп: “Менә монда служебный подпись кына куй инде”, – дигәч, ышандым шул. Шулай итеп, карчыгым үләргә бер ай кала, ул пропискага кереп калды. Мин хәтта нинди кәгазьгә кул куйганымны да аңламадым. Ул кызның пропискага кергәнен дә ике айдан, хатыным үлгәч кенә белдем. 2006 елның гыйнварында хатыным үлеп китте.

– Паспортистканың исемен белмисездер инде?

– Каян белим, ди?! Юк, белмим. Бу фатир тарихын да сөйләп китим әле. Сугыш ветераннарына торак бирелгәндә, миңа Юдино якларыннан бер фатир бирделәр. Ә мин аны шушы ике бүлмәлегә алыштырдым. Ул бер гарип карчыкныкы иде. Менә документларым, менә…

Галиәхмәт бабай каршыма бик күп кәгазьләр таратып салды. Арада аның авыруын раслаучы да, “нуждается в посторонней помощи” дигән белешмә дә, өй кәгазьләре дә бар. Игътибарымны тагын бер кәгазь кисәге җәлеп итте. Анда Галиәхмәт бабайның үз кулы белән: “Габтрахимова Илвера Алфетовна прописалась ноябрь 2005 года, ОБМАННО ОНА МНЕ ЧУЖАЯ”, – дип язылган. Дөрес, язу хаталы. Әмма самими Галиәхмәт бабай, “үзе белән берәр хәл була калса”, әлеге язуның Эльвирага каршы нидер башкара алачагына чын-чынлап ышана.

ЙӨРМӘ ДӘ…

Галиәхмәт бабайга ашарга пешереп, тәрбия кылучы Нурания апа инде законга да, дөреслек тантана итәчәгенә дә ышанмый. Баксаң, инде бу эш буенча суд булган һәм хәтта ул да Эльвира яклы булып чыккан.

– Күршеләре шаһит буларак чакырылмадымыни? Эльвираның анда яшәмәгәнлеген алар дәлилли алыр иде.

– Үзем дә аптырадым, – ди Нурания апа, – алар ул кызны бабай янында яши, диде. Карарны дәү әтидән (әтисенең абыйсын ул шулай дип атый – Э.Ф.) башка гына чыгарды бит ул суд. Бабай фатирындагы компьютер да шул вакыйга хөрмәтенә китереп куелган нәрсә инде, милициягә күрсәтергә. Аны шунда яши дип уйласыннар өчен. Судтан соң гына алар квартплата түләүгә катнаша башлады. Ә судта квартплатаны без түләдек дип алдадылар. Кәгазьләр алар кулына ничек эләккәндер?!

– Ник Югары судка бирмәдегез?

– Дөреслеккә ышанмаганга…

– Бу фатир приватизацияләнгәнме?

– Юк.

Моны соравым юкка гына түгел. Әгәр ул дәүләтнеке икән, бабай дөнья куйганнан соң, пропискадагы кеше фатирның тулы хокуклы хуҗасы булачак.

– Башка берәр туганыгызны да шунда пропискага кертсәгез ни була?

– ЖКУда мыскыл итеп утыралар бит. Эльвираның килүен сорыйлар. Әйтсәм әйтим: дәү әтинең 2006 елда язылышкан хатыны да бар. Бер-берсенә ярдәм итеп яшәрләр дип, Оркыя апа белән языштырган идек. Ул да ЖКУга берничә тапкыр барып карады. Законлы хатынын пропискага кертмиләр, ә бер белмәгән кызны кертәләр.

– Алар Галиәхмәт бабай янына бер дә килмимени?

– Юк. Килсәләр дә кертмәскә куштык инде. Чөнки ике вакыйгадан соң бөтенләй куркуга калдык.

– Нинди вакыйга?

– Берсендә барсак, ачык калган газ исе өйгә таралып утыра. Икенче тапкырында сиптерә торган чебен даруы флаконы таптык. Кеше өйдә булганда шуны сиптерәләрме, сеңлем, әйтегез әле менә сез?! Фатирдагы өр-яңа “постельное белье”ларны да ташып бетерделәр. Аңа бит бәйрәм саен бүләккә бирәләр иде. Акчасын алдылар. Күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән бабай кеше аларын ук күрми шул инде.

Галиәхмәт бабайны бер Нурания апа гына карамый икән. “Аны ике атнага бер тапкыр мунчага алып барып юындыручы энем, көн аралаш янына йөрүче үги малае да бар”, – дип сөйләде Нурания апа. Үзе исә көн саен шалтыратып хәлен белә икән.

Нурания апа, фатирыннан чыгып киткәндә, ул: “Йөрмә, сеңлем, күптән бөтен әйбер сатып алынган, аны пропискадан төшереп булмаячак”, – дип озатып калды.

КЕМНЕКЕ ДӨРЕС?

Бабай янына берничә баруымда да Эльвираны “тота” алмагач, телефоннан шалтыратырга булдым.

Эльвира Габтрахимова Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә укый икән. Нинди мәсьәлә буенча шалтыратуымны аңлаткач, үзе үк: “Бөтен сорауларыгызга да җавап бирәм, сорагыз гына”, – диде.

– … Эльвира, Сез ул фатирда яшисезме?

– Яшим. Җәй көне әтинең туганнарына кайтканда, бабай янына әни килеп йөри. Шул юындырганда аның туганы килеп алып китә инде. Кварплатаны без түлибез.

– Квартплата уртак диделәр бит…

– Беләсезме, ул төрлечә була. Галиәхмәт бабайның кәефе яхшы булганда, акча бирергә мөмкин. Ләкин бу бик сирәк.

– Сез фатирга алдау юлы белән пропискага кергәнсез икән…

– Менә монысы ялган. Анда пропискага керергә алдан ук каршы идем. Галиәхмәт бабайга операция булгач, аны без карадык. Шунда, фатирым дәүләткә калмасын дип, ул үзе мине мәҗбүри пропискага кертте. Әтием хәрби кеше булганга, ул вакытта ук инде аңа өч бүлмәле фатир бирергә тиешләр иде. Мин монда пропискада булгач, без шул фатирсыз калдык. Бу фатирның каян барлыкка килгәнен аңлатмаганнардыр әле… Дәү апам Галиәхмәт бабайга кияүгә чыкканчы бер бүлмәле фатирда яшәде. Ә бабайның үз фатиры Юдинода иде. Шул ике фатирны сатып, әзрәк акча өстәп, әнинең апасының ире ике бүлмәле фатирга әйләндерергә булышты аны.

– Ә нигә сез хәзер пропискадан төшәргә теләмисез?

– Урамга чыгып китәргәме миңа? Шул фатирда пропискада булуым аркасында әти фатирсыз калды. Мин хәзер кая барырга тиеш соң? Галиәхмәт бабайның туганнары ЗАГСтан бер хатын алып кайтып, аны пропискага кертергә теләгән иде. Ул фатирга кайткач, мине күрде дә кычкырып чыгып китте. Шуннан бирле аны күргәнем юк.

– Фатир ачкычы бармы Сездә?

– Юк. Килгән саен шалтыратырга мәҗбүрмен. Ачкычларны алып яшереп куйган бит. Кайсы көннәрне өйгә дә кертми. Үзе урамга чыкмый.

– Бабайның мөнәсәбәте ничек соң?

– Гел кычкыра, сүгенә. Әниеңне көн дә каргыйм, ди… Миңа кул күтәрергә дә күп сорап тормый.

– Судка бирсәләр?

– Бирсеннәр. Суд булды бит инде. Беренче утырышта адвокатлары судья сорауларына җавап бирә алмады. Тагын ике утырышка алар килмәде. Шуңа күрә суд минем файдага хөкем чыгарды.

Чебен даруы флаконы, фатирда газ чыгып калу күренеше хакында Эльвира бөтенләй беренче тапкыр ишетә икән.

Кыскасы, ике ут арасында калдым. Кемгә ышанырга белмәссең монда… Ләкин хат Галиәхмәт бабай үтенече белән язылганлыктан, Эльвираны пропискадан төшерү мәсьәләсе мөмкинме, юкмы икәнен белү өчен, юристка мөрәҗәгать иттем.

Юрист Рифат СӘЛАХОВ аңлатмасы.

– Бик катлаулы ситуация килеп чыга. Чыннан да, кемнең хак сүз сөйләвен болай гына белеп булмый. Күңел бабайны якласа да, закон каршында икесе дә бертигез. Әгәр, чынлап та, Эльвираны пропискага керергә мәҗбүр иткәннәренә, тору урыны булмаганына ышансак, аны пропискадан төшерү ул кеше хокукларын бозу кебек күз алдына килә.

Ә инде Югары судка мөрәҗәгать итмәгәч, әлеге суд карары үз көчендә кала. РФ Гражданнар кодексына нигезләнсәк, шул ук предмет, шул ук нигезләр буенча судка яңа гариза язу мөмкин түгел. Суд карарын да юкка чыгарып булмый. Галиәхмәт Хуҗиев өчен бер юл бар: әлеге имзаның алдау юлы белән эшләнгәнен исбатлау. Әгәр имза, чыннан да, алдау юлы белән эшләнгән икән, прокуратурага мөрәҗәгать итеп карарга кирәк. Ул РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатырга мөмкин.

Кемнең хак сүз сөйләвен белергә Аллаһы Тәгалә түгелмен. Бу хат эзеннән йөргән саен сораулар арта гына. Галиәхмәт бабай фатирына берничә тапкыр баруымда да ник Эльвираны күрмәдем? Нигә “шунда яшәүче” Эльвираның фатир ачкычлары юк? Ахыр чиктә, нигә бабай үз фатирына үзе хуҗа була алмый? Сезне кайсы ныграк ышандырды?

Эльвира ФАТЫЙХОВА

ТАБЫШМАК, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии