Яшьлегемне сагынам

Мин мәдәният йортында сыйныфташым Мөхәммәд Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча эшләнгән спектакль карадым. Кәрим Тинчурин исемендәге театрның яшь артистлары рольләрен бик уңышлы башкардылар. Бу тамашадан соң күңелемдә яшьлегем хатирәләре яңарды. Аларны сезнең белән дә уртаклашырга булдым.

Сугышның бик тә дәһшәтле, сугыштан соң да иң авыр 1944-1947нче елларда Арча педагогия училищесында Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Яхъя Халитов, Гөлчәчәк Яхина (Галиева), Кави Байкиев, Габделхәй Миңлебаев һәм башкалар укыды. Апаз авылыннан мин, Әлфия, Һәдия, Сания, Әхәт, Шәмсимөхәммәт, Гөлбәгъдә, Җиһан… төнге икеләрдә, аркабызга букча асып (анда мичкә тәгәрәткән бәрәңге, бер графин сөт була иде), укырга китә идек. Букчабыздагы шул ризык бер атнага җитәргә тиеш иде. Кешеләр бер телем ипигә тилмергәндә, безгә бирелгән500 граммикмәктән дә зур байлык булдымы икән ул чакта!?

Шулай, 8 , 18 чакрым араны кышын – кар, көзен – пычрак, яңгыр сулары ерып, көч-хәл белән укырга барып җитә идек.

Иң авыр көн дүшәмбе булгандыр, мөгаен. Күзләр йомыла, башлар ирексездән партага иелеп төшә. Укытучының: «Бу студентлар хәзер нинди төшләр күрәләр икән?!» – дигән сорауларына сискәнеп, уянып китә идек. Алты дәресне укып, көч хәл белән йокылы-уяулы килеш тулай торакка кайтып егыласың. Бер бүлмәдә егермеләп кыз тора, ике кешегә бер карават иде.

Ул чорда яхшылап юынып та булмый. Бетләр беребездән-беребезгә рәхәтләнеп күчеп йөри. Бервакыт барыбызны да корчаңгы басты. Миңа да иярде бу. Урыс теле укытучысы Искәндәров абый минем кулларны күрде дә, үзенә чакырды. Мин куркып кына өенә бардым. Ул корчаңгылы кулларыма ниндидер крем сөртте дә, кулыма бияләй киертеп, кире кайтарып җибәрде. Өч көн дәрестә яза алмыйча утырдым. Юынырга сабын түгел, кайвакыт су да юк иде бит безнең! Су беткәндә кар белән бит-кулларны уа идек. Кичен дәрес хәзерләгәндә өстәлдә пыяласыз сукыр лампа тора иде. Аның сөрмәсе керфекләргә, битләргә тула.

Әлбәттә, студент чакның күңелле мизгелләре күбрәк. Без дә яшьлегебезнең тәмен белеп укыдык. Һәр атна саен бер сыйныф концерт әзерли идек. Мөхәммәтнең шаян шигырьләр сөйләве, «Синий платочек» җырын җырлавы, калын озын толымлы Гөлчәчәкнең күбәләктәй очып-очып биюе бүгенгедәй күз алдымда тора. Байкал егете Нуруллабызның (мәрхүм инде) өздереп гармунда уйнавы да күңелдән чыкмый.

Укытучыларыбызга да ул елларда җиңелләрдән булмагандыр. Шулай да алар безгә ныклы белем биргәннәр. Бу юлларны язганда ирексездән күңелем тула. Сабакташларымның, укытучыларымның инде күбесе безнең арада юк. Исәннәре белән, Аллага шөкер, аралашып торабыз. Алдагы көннәребездә дә шул тату, тыныч тормышта бергәләп яшәргә язсын иде!

Р. МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Арча районы, Апаз авылы.

Комментарии