«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

УЛ ҖИР КИРӘКМЕ БЕЗГӘ?

«Синең өй тирәсендә 30 сутый җирең бар», – дип, мине ай саен килә торган 500 сумлык юл акчасыннан мәхрүм иттеләр. Миңа ул җирнең бер нәрсәгә дә кирәге юк. Үзегез беләсез, яшелчә бакчасы да артып бара безгә, утыртмыйбыз диярлек. Карчыгым белән икәү торабыз – бәрәңгесе дә күп кирәкми. Хөкүмәт шуны аңламый. Без ул җирләрне ташласак, чүп үләне генә үсәчәк бит инде анда. Болай да ярты авыл ташландык хәлдә. Әле ул җирләрне карап торган өчен, минемчә, авыл картларына рәхмәт әйтергә кирәк.

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

НИЧЕК ЫШАНЫРГА?

«Безнең гәҗит»нең 15нче апрель санында чыккан «Коронавируслы» әниемә табиблар өч көн буе бакмады» язмасын шаккатып укыдым. Анда 60 яшьлек Хәлимә ханымның кер эләргә чыккан җиреннән чирләп китүе, Чупай авылы фельдшеры Сәрия Хаҗиәхмәтованың авыру янына килмәве һәм районнан ашыгыч ярдәм машинасы килгәч, «Сезнең бар җирегез дә тәртиптә», – дип китеп барулары язылган. Авыруны Чаллыда өч көн буе карамаганнар, телефонын да бирмәгәннәр. Бу бит игътибарсызлык! Чит илләрдән кайтучыларны каршы алып, санаторийларга урнаштыралар, ә авылдагы әбине карамыйлар да. Телевизордан карап, радиодан тыңлап, анда нинди әйбәт шартлар тудырылган булуы турында күп ишеттек. Карап торышка, бар да ал да гөл шикелле. Ә фактта хәлләр бик аяныч икән бит. Хәзер ничек ышанырга?

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы Исәнсеф авылы

КОРОНАВИРУСЛЫ ТОРМЫШ

Миңа – 70, инвалид картыма – 80 яшь. Узган атнада кисәк кенә утны сүндерделәр. Башта районга шалтыраттым, ә андагылар «Берничә көннән генә килеп карый алабыз», – диделәр. Утсыз ничек торыйк? Туңдыргычлар эшли, суыткычлар. Алар эреп бетсенме? Улыма әйтеп, Казанга шалтыраттырдым. Шуннан осталарны җибәрделәр. Ләкин алар килделәр дә, кызык хәл булды. «Әйдәгез, өйгә кереп карагыз», – дигән идем, «Өйгә керергә ярамый», – диләр. Урамнан гына карадылар. Әле ярый өзеклек урам яклап чыккан булды, ә ут өйдән өзелгән булса, нишләр идек? Коронавирус тормышны әнә шулай авырлаштыра. Чит илләрдән самолет белән битлекләр кайтардылар, безнең Чистайда февраль башыннан бирле инде алар юк, аптекаларның ишегенә дә язып куелган «Маскалар сатылмый», – дип. Автобуста битлексез йөрергә ярамый дигәч, барган идем маска гына түгел, марля да калмаган. Ул битлекләр кая китеп бетте икән соң?

Әлфинур ПАШИНА

Чистай шәһәре

РӘСЕМНЕ КАПЛАМАГЫЗ

Гәҗитне алам да, беренче арттагы биттәге табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемне алып карыйм. Карыйм да җенем чыга. Шул кадәр матур рәсемнәргә җырлар йә башка әйбер язып каплыйсыз. Капламагыз әле шуны, җырга урынны башка җирдә дә табып буладыр бит…

Вера СЕЛИОНОВА

Чаллы шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: кызганычка каршы, газетаның битләре бик чикле. Кешегә укырга да, мәгълүмат та табарга кирәк. Ә рәсемнәрне күрергә мөмкин урыннар күп. Шуңа күрә ул фон буларак кына файдаланыла. Алай да, укучыларыбыз бу нисбәттән үз фикерләрен белдерер, дип уйлыйбыз. Без һәрчак сезнең фикергә колак салып яшәргә, эшләргә тырышабыз.

Кайчандыр шулай телепрограмма өчен урын кызганып, укучыларыбызга мөрәҗәгать иткән идек, күпчелек әле тапшыруларны газетадагы программадан укып карый икән…

БҮЛӘККӘ ҖЫР

Бер елны Җиңү бәйрәме алдыннан, мәрхүмә әнкәем белән сугыш вакыты турында сөйләшеп утырдык. Кайбер хатирәләрен язып та алдым. Әнкәем Мәрфуга исемле иде, 1924нче елгы. 1940нчы елны 5 кыз берләшеп Сталинград шәһәренә киткәннәр. Төзелештә эшләгәннәр, анда татар кызлары бик күп була, аеруча Актаныштан күп. Сабантуена кайтабыз, дип, пардан күлмәкләр тектерәләр, күчтәнәчләр алалар, әмма сугыш башлана. Әнкәйләрне кайтармыйлар. Әнкәебез Иделдә сал бәйләп, 18әр сәгать билдән суда торып, соңгы көченә кадәр эшли.

Немец фашистлары Сталинград шәһәренә якынлашып, бомбага тота башлагач, әнкәйләрне кайтарып җибәрәләр.

1990нчы елларны радиога шалтыратып, әни шушы истәлеген сөйләде җыр бүләк итәргә кушты. «Идел бит ул, киң бит ул» җырын куйдылар. Тылда бергә хезмәт иткән хезмәттәшләре дә бу котлауны ишеткән, күз яшьләре белән тыңлаганнар. Әнинең янына хәл белергә килеп, озак кына сөйләшеп утырдылар. «Бу җыр безгә чын мәгънәсендә бүләк булды, тирән Иделдә ничек интеккән идек бит», – диделәр…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

АКЧАБЫЗ КҮП АХРЫСЫ…

«Россия-1» телеканалыннан «Зөләйха күзләрен ача» фильмының беренче сериясен караганнан соң, милли җанлы татар кешесе битараф калмагандыр. Шәхсән үзем, шуннан соң башка серияләрен карамадым да. Фильм мөселман татар кешесен дә, милли гореф-гадәтләребезне дә бозып, татар баласын чукындырып, вәхши, ерткыч итеп күрсәтә. Татарстан Республикасы җитәкчеләре шундый пычрак фильмны төшереп, шуны күрсәтү өчен акчалар түләргә ничек җөрьәт итте икән? Кино төшерүчеләргә тәкъдимем бар. Алар язучы Гаяз Исхакый әсәре буенча «Зөләйха»ның яңа фильмын төшерсеннәр иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

КОНГРЕСС ЯКЛАСЫН!

Бу «Зөләйха» фильмы махсус заказ буенча эшләнгәндер, дип уйлыйм. Татар яшьләрендә үз милләтенә карата нәфрәт уятып, аларны тизрәк урыслаштыру, алардан эчкече, сүгенүчеләр әзерләү өчен. Бөтендөнья Татар конгрессы бу фильмны төшерүчеләрне татар милләтенә яла ягылган өчен судка бирергә тиеш, дип саныйм. Шушындый очракта да безне якламасалар, Конгрессның дәрәҗәсе – конторныкы кадәр генә булачак һәм ул конторның эшләвеннән эшләмәве хәерлерәк булыр.

Мәхмүт ХАФИЗ

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии