Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АГАЧЛАРНЫ МАЛГА АШАТТЫЛАР

«Безнең гәҗит»не яратып укыйбыз, инде бишенче ел яздырып алабыз. Ә соравым шундыйрак. Безнең авыл мәктәбе 1995нче елда төзелде. Ачылган елларны ук география укытучысы бик әйбәт дендрарий эшләткән иде, анда хәтта Себердән дә сирәк үсемлекләр кайтартылды. Узган җәй, 2015нче ел июлендә, мәктәп директоры шул дендрарийны кистереп, колхоз малларына себеркеләргә дип тапшырды. «Мин аны мәктәп приказы белән кистем», дип аңлата хәзер. Узган ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы иде. Булганны, киресенчә, саклау кирәк түгел идеме? Андый эшләрне башкару законга сыямы?

Исем-фамилиям редакция өчен,

Биектау районы, Мәмдәл авылы

Район мәгариф бүлегенең яңа билгеләнгән башлыгы Нияз ӘХМӘТҖАНОВ мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты:

– Без ул мәктәпнең директорын чакыртып алдык. Аның сүзләренә караганда, дендрарийдагы үсемлекләр артык үсеп киткән булган, арасына кереп карамаслык хәлгә җиткән иде. Шуңа күрә кайбер агачларны кисеп, чистартып, кереп була торган итеп ясаганнар. Ә юк ителгән агачлар урынына читтәрәк, шул ук мәктәп территориясендә, башкаларны утыртмакчылар – бу хакта җирле урман хуҗалыгы белән килешенгән. Мин ул приказны өйрәндем, анда бу эшкә агачларны утырту сезоны башлангач керешергә планлаштырылган.

МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫЙК!

Авырулар сәламәтлекләрен яхшырту өчен матбугат чараларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Телевидение экраннарында андыйларны еш күрсәтәләр. Шундыйларны күргәч, йөрәк әрни. Кытлык чорында гади халык аларга ярдәм итә алмый. Чөнки хезмәт хаклары түбән, пенсияләре аз күләмдә. 1917нче елгы фетнәгә кадәр байлар мәчет-мәдрәсәләр төзеткәннәр, чыгымнарын да үз өсләренә алганнар. Татарстаныбызда миллиардлаган байлыклары булган кешеләр дә байтак. Менә кайда ярдәм фонды! Әлеге зур керемле кешеләр мохтаҗларга ярдәм итсәләр, халык та аларга рәхмәтле булыр, җәмгыятебез дә уңай якка үзгәрер, башкаларга да үрнәк булыр иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЯЛАНАЯК КЕРЕРГӘ РӨХСӘТ ИТЕЛӘМЕ?

Венера Нургалиева имамнарны хәер җыюда гаепләп язган иде. (Алло, «Безнең гәҗит»ме, №9, 2нче март, 2016). Мин мәчеткә йөргәнче, «О-о-о, менә Сарманда муллалар никах өчен фәлән мең алалар», – дияләр иде. Мин дә шул агымга ияреп йөрдем – әһә, мин әйтәм, болар ала икән… Менә монысы хак түгел. Әлмәттә, Зәйдә, башка мәчетләрдә никахта булганым бар. Әлмәттә барып сорадым: «Хәзрәт, ничегрәк ул?» Шунда ул «Хәер бирсәгез ярый, бирмәсәгез дә ярый, бирсәгез әйбәт, бирмәсәгез – тагын да әйбәтрәк, күпме кулыгыздан килә», – дип җавап бирде. Ә сездән сорарга теләгәнем шул: мәчеттә яланаяк йөрергә ярыймы? Чөнки бер гәҗиттә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) чалмасын киде дә яланаяк җомгасын укыды, аягы пычранган да булган икән, дип язганнар иде.

Сарманнан «мәчеткә йөрүче бер карт» дип куегыз

Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавабы:

– Дин күзлегеннән карасак, Пәйгамбәребез, саллаллаһу галәйһи вәссәллам, бер хәдистә дә «Яланаяк кермә», дип әйтмәгән, чөнки ул заманда аларда носки-оекбаш, аяк киеме дигән төшенчәләр башкача иде. Ләкин безнең кардәшләребезгә карасак, мәчетләр тулы, бик күп кеше килә. Һәм яланаяк кергән очракта уйлап карагыз әле – кемдер юмыйча керә, кемнеңдер гөмбәчекләр, башка зарарлы авырулар булырга мөмкин. Башка кардәшләргә зыяны булмасын өчен, бер-беребезне хөрмәт итәр өчен, барыбер, җәй дә килеп җиткәч, мәчеткә кергәндә носкиларыбызны киеп намазларга басыйк. Чөнки ул – чисталык, ә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдис-шәрифләрендә «Чисталык – ул динебезнең яртысы» дип әйткән иде. Без шуны үтәргә, халкыбызга күрсәтергә тиешбез.

РУСИЯДӘ БАР, ТАТАРСТАНДА ЮК

2007нче елдан бирле Русиянең мактаулы доноры исемен йөртәм. Быел пенсиягә чыктым. Заманында«Русиянең мактаулы донорларына хезмәт ветераны исеме дә бирелә», дип вәгъдә иткәннәр иде. Ләкин миңа «хезмәт ветеранын» бирмәделәр: Русиядә ул тәртип сакланып калды, ә Татарстанда – юк. Шуңа күрә, юл акчасын да ала алмыйм. Ә сеңлем Мәскәүдә яши, ул да минем кебек мактаулы донор. Пенсиягә чыгуга хезмәт ветераны да булды.

Рәмзия ХӘСӘНОВА,

Мамадыш шәһәре

Мамадыш районының социаль яклау идарәсе белгече Гөлназ ТӘХӘВИЕВА шәрехләмәсе:

– Хезмәт ветераны статусы күп еллык эшчәнлек өчен мактаулы бүләк булганда бирелә. Ә мактаулы донор билгесе хезмәт белән бәйле бүләкләргә саналмый. Шуңа күрә Рәмзия ханымга автомат рәвештә «хезмәт ветеранын» бирә алмыйбыз. Юл акчасы мәсьәләсенә килгәндә, мактаулы донорларга елына бер тапкыр махсус түләү каралган, бүгенге көндә ул 12373 сум. Пенсионерларга исә ай саен юл акчасы тиешле. Ташламалы кеше берничә категориягә керә икән, ул шул ташламаларның берсенә генә дәгъва итәргә хаклы. Шулай итеп, мактаулы донорлар берьюлы юл акчасын да, әле әйтеп киткән махсус түләүне дә ала алмый. Соңгысы алар өчен отышлырак, чөнки юл акчасы аена 427 сум гына чыга.

ВАКЫТЫНДА КИТЕРМИЛӘР

«Безнең гәҗит», «Серләр гәҗитен» күптән алдырам, андагы хикәяләр, мәкаләләр ошый, мәгънәле итеп язасыз, укырга күңелле. Рәхмәт сезгә шундый гәҗитләр чыгарганыгыз өчен. Тик нишләптер вакытында китермиләр, шалтыраткач, икенче көнне генә алып киләләр. Мин Әмирхан урамы, 24нче йортта яшим, 132нче почта бүлекчәсеннән яздырам. Инде ничә еллар буе алар белән көрәшеп ардым.

Рәйхана ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Казандагы 132нче почта бүлекчәсендә сортировкалаучы Гөлсинә ХӘЙРУЛЛИНА җавап бирә:

– Бөтен басмаларны да вакытында, почтага килгән көнне үк әбүнәчеләргә таратабыз. Рәйхана ханым яшәгән участокта Ольга исемле хат ташучы эшли, ул көн дә йөри, эшенә ваемсыз карый, дип әйтә алмыйм мин аның турында. Алай да сезнең мөрәҗәгатегезне тикшерербез.

ҮЗАРА САЛЫМНАН КАЧЫП БУЛМЫЙ

Минем ике соравым бар. Мөслимдә «Татнефть» газ ягулыгын салу станциясендә бер литр 16 сумнан сатыла, ә безнең тирә-як шәһәрләрдә, Чаллыда ул 14 сум 50 тиен. Бәяләр нишләп шулай аерыла икән?

Аннан соң районда үзара салым керттеләр, ул елына 1000 тәңкә, шуңа 360 сум чүп түгү өчен түләү дә кергән, диделәр. Мин салымны түләмим, аңа бер нәрсә дә эшләнми, дип каршы килдем, һәм шуның өчен хәзер чүпкә дигән акчаны алмыйлар. Чүп машинасы атнага ике тапкыр килеп, җыеп китә үзе… Элек айныкы айга квитанция китерәләр иде, хәзер анысы да юк. Конторасына барып карадым – мәсьәлә хәл ителмәде. «Безгә алмаска куштылар», диделәр.

Мөслимнән Илшат

Беренче сорауны «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖнең Әлмәт филиалына юнәлттек. Реализацияләү бүлеге инженеры Рәмис ГЫЙЛӘҖЕВ әйтүенә караганда, Илшат әфәнде китергән саннар искерергә өлгерде инде: 17нче марттан Мөслимдә газ ягулыгы 15 сумнан сатыла. Моннан тыш, дисконт картасы буенча 6 процентлы ташлама да каралган – аның белән бәя 14 сумга кадәр диярлек төшә. «Дөрес, республикада газ ягулыгын арзанрак сата торган станцияләребез дә бар. Әйтик, Чистайда ул 14 сум 50 тиен. Аерма газны китерү, саклау өчен чыгымнарның азрак булуы белән бәйле. Монополияләргә каршы федераль хезмәт безне һәм көндәшләребезне даими рәвештә күзәтеп бара, икътисади яктан акланмаган бәя күтәрүне кисәтеп торалар. Тулаем алганда, бәяләр башка ягулык салу станцияләреннән кыйммәтрәк түгел безнең», –ди Рәмис Гыйләҗев.

Мөслим авылында чүпкә түләү мәсьәләсен район башкарма комитетының хокук бүлеге башлыгы Гөлнара ГАЙСИНА аңлатып бирде:

– Быелның 1нче гыйнварына хәтле халык чүп чыгару өчен аерым түли иде. Һәрбер йорт хуҗалыгы һәм коммуналь оешма арасында махсус килешү төзелгән булган. 2016нчы елдан башлап ул килешүләр гамәлдә түгел. Димәк, коммуналь оешманың гражданнардан акча алырга хакы юк, торак пунктларыннан чүп чыгару өчен турыдан туры авыл җирлеге түли. Моның финанс чыганагы итеп хәзер үзара салым тора. Җирле халык референдумы белән кертелгәнгә күрә, әлеге түләү мәҗбүри санала, аннан баш тарту законсыз гамәл. Сезнең укучыгыз салым буларак 360 сумны гына күчерә ала алуын, әмма тиешле көнгә кадәр тулы сумма – 1000 тәңкәне капламый икән, без судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Бу очракта гражданнарга, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 2.6 сандагы маддәсе нигезендә, 1000-2500 сум күләмендә штраф та каралган. Салым эчендә «чүп түккән өчен фәлән хәтле акча» дип аерым билгеләнмәгән, моны бары тик халыкка аңлату чаралары барышында гына җиткерделәр.

***

Бу аралашуыбызда «Безнең гәҗит» укучылары менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Аларның барысы да газета битләренә сыймаганга күрә, кайберләренә киләсе саннарда җавап бирербез. Онытмагыз, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Узган чәршәмбедә Мансур ХАФИЗОВ кизү торды.

Комментарии