- 28.12.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КОМЫК ХАЛКЫ КЕМ УЛ?
Илфат Фәйзрахмановның «Безнең гәҗит»нең 47нче санында чыккан «Миннән Иван ясамакчылар» дигән мәкаләсе күпләрдә борчу һәм ачу тудырган булып чыкты. Бердәм Русия фиркасеннән Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзаев Федераль канун булдырып, барыбызны да бер төркемгә кертеп, «Урыс халкы» дип атарга җыена. Ул үзе комык милләтеннән икән. Әти-әнисе исән булса, уллары өчен аларга бик ояттыр инде. Нишләптер мин бу халык турында аз беләм икән. Армиядә дагстанлылар белән бергә хезмәт иткән абыем, комыклар белән татарча сөйләшеп аралаша идек, ди. Комык милләте турында тәфсиллерәк язма бирә алмассызмы икән?
Наилә ВИЛЬДАНОВА,
Чаллы шәһәре
Комыклар – Дагстандагы сан ягыннан эре халыкларның берсе, телләре төрки. Шулай ук тыгыз булып Төньяк Осетиядә, һәм Чичәнстанда да яшиләр. Үз аталышы: къумукълар.
Википедия аларны Калмыклар (Монгол халкының ойрат төркеме) белән бутамаска чакыра. Русиядә 2021нче елга 565830 комык хисапланган, 2010нчы елда алар 503060 булган. Чит илләрдәге, башлыча Төркиядә яшәүчеләрне санаганда 600 меңнән артып китәләр. Диннәре ислам. Төрки телләргә керә. Аларга карачай-балкар, Кырым татарлары якын санала. Килеп чыгышлары турында бертөрле генә фикер юк. Революциягә кадәрге чыганакларда Терек үзәнлегендә комык дип аталучы татар халкы яшәгән, дигән мәгълүмат бар. Тимерлан чорында Кавказга урнашкан «Өлкән татарлар» дип тә телгә алына алар. Милләтнең атамасы комлыкта урнашу белән бәйле, ягъни төрки-татар теле сүзе «комлык» дигән сүзгә барып тоташа. Урыс, Ауропа һәм фарсы чыганакларында комыкларны «Дагстан татарлары», «кавказ татарлары», «төрек татарлары» дип тә атыйлар. Әйткәнемчә, бу халык тарихына кагылышлы бер төрле генә фикер юк. Мин татар атамасына тоташканнарын гына барладым. Комыклар исә үзләрен Алтын Урда оныклары дип саный.
1944нче елда Дагстан халыклары белән бергә комыклар да туган җирләреннән сөрелгән. Ләкин комыклар депортациясе бүгенгә кадәр рәсми төстә танылмаган.
90нчы елларда РСФСР составында Комык республикасы төзү хәрәкәте дә кайнап алды. Ләкин милли таләпләр үтәлмәде. Комык теле дә бүген ассимиляцияләнә, туган тел буларак хөрмәт ителми. Ул да татар теле кебек үк күп тапкырлар язу алыштырган. Гарәпчәдән латинчага, аннан кириллицага күчерелеп шактый мирасын югалткан.
Кыскасы, үз халкының хокукларын, телен, мәдәниятен үстерү буенча депутат Хәмзаевка эшләргә дә эшләргә дә бит, әмма ул бүген үзен, үзенең әти-әнисен, әби-бабаларын, токымын урыс дип атарга әзер торучы бер манкорт ролен башкара. Хәер, башкача булса, ул Мәскәүгә барып җитеп, Дума депутаты булып утыра алмас иде.
Кызыксынып мин комык телен «татып» та карадым. Ул Кырым татарлары, төрек телләренә якынрак. Әмма татарлар да комыклар белән рәхәтләнеп аңлаша ала. Менә бәйрәм уңаеннан берничә җөмләне тәрҗемә итеп тә тәкъдим итәм. Охшаш бит. Котлашыйк әле бер-беребезне комык телендә дә. Бердәм булыйк, дус яшик. Үз ана телләребезне югалтуга юл куймыйк!
Хәерле иртә – Танг яхшы болсун!
Ничек хәлләр? – Ишлер нечикдир?
Сәламәтлек ничек? – Савлукъ нечикдир?
Котлыйм сезне! – Къутлайман сизин!
Бәйрәм белән! – Байрамыгъыз къутлу болсун!
Яңа ел белән котлыйм! – Янгы йылыгъыз къутлу болсун!
ЙӨРӘК ӘРНИ
Казанда Кырлай паркында мәчет саласы иделәр. Никтер тындылар. Аның урынын күчергәннәр икән. Мәскәүдә дистә еллап шул хәл бара. Мэр урын бирә, урыслар жалу яза, эт йөртергә урын калмый, диләр. Һәм тагын мәчетсез калабыз. Чиркәүләргә урын түрдән.
Татар җанлы җитәкчеләр булмады да, калмады да. Җанисәп булды, башкортлар көн-төн сөйләде милли горурлык турында. Ә без дәшмәдек. Инде эш узгач, җанисәп нәтиҗәләре билгеле булгач, сүз югында сүз булсын дип чәпчеп алган булдык. Тик ни файда аннан?! Элгәреге җанисәптә Башкортстанда 900 мең башкорт, млн ярым татар бар иде. Хәзер татарлар хисабына башкорт артты.
Татарның музейларын ябалар. Мин, татар язучылар берлеге кирәкме, дигән сүз дә ишеттем әле.
Спортка, аның да футбол, хоккеена миллионнар түлиләр. Ә язучыларыбыз авыр хәлдә. Сугыш чоры балаларына түләүләр юк. Татарстаннан башка төбәкләр мөмкинлек таба.
Татар 8 млннан да артык йөри. Шуның икедән өче бөтен Русия буенча таралган. Бар җирдә татар бар. Татарстанда аз ул. Мәскәү өлкәсендә күбрәк тә әле. Элек «Ватаным Татарстан» ала идем. 21нче елдан аларны бирегә җибәрмиләр. Бер «Безнең гәҗит» кенә калды. Почтага барам, Татарстанда гына тарала дип язганнар гәҗит-журналларга. Язылып булмый. Болай булмый бит инде. Йөрәк әрни. Читтәге татарлар ятим бүген.
Зәет ХИКМӘТУЛЛИН,
Мәскәү шәһәре
ТӘРТИП ҖИТМИ
Буа районының Түбән Наратбаш авылында 84 яшендә бер хатын үлде. Больницаларда ятты. Урындыкларга таянып кына йөри иде. Җеназа намазына җыелдык. Ә мәетне ярырга алып киткәннәр. Ник яралар соң ул өлкәннәрне һәм авыруларны?!
Күп эшләрдә эшләдем. Партком вакытында райком секретаре зират капкасы башындагы айны алып куярга кушты. Бауман урамында булганыгыз бармы, анда мәчет тә чиркәү дә бар, комачау итмиләр, дидем. Кеше булып калырга кирәк бит, кирәгеннән дә артыгын эшләмәскә.
Авылда үзара салым җыялар. Халык үзе тырыша инде. Ләкин акча кая һәм ничек тотыла соң? Яшьләргә, бөтен гомерегез юл төзәтеп үтәр, дим мин. Чөнки юлларны ничек салганнарын карап торсаң, исең китәр. Аны ремонтлар өчен генә түшиләр.
Планлы эш җитми. Мәсәлән, элек күл бар иде, хәзер шул сазлыкка әйләнде. Язын елгадан агач күпердән су керә иде дә, ташу вакытында аны чистарта иде. Күперне сүттеләр, асфальт җәйделәр. Шул рәвешле 36 гектар җир үтә алмаслык сазлыкка әйләнде.
Хәйдәр абый,
Буа районы
ЧҮПНЕ ФАЙДАГА ТОТЫП БУЛА БИТ!
14нче декабрьдә ТНВдан «Таяну ноктасы»нда Казанны чүп басу турында сөйләштеләр. Монда халык үзе дә, хөкүмәт тә гаепле, дип саныйм мин. Без үскәндә шешәләрне ташлау юк иде. Җирдә чүп аунап ятмады. Шешәсен, кәгазен, алама чүпрәкләрне, тимер-томырларны җыеп тапшыра идек тә, аз булса да акчасына китап-дәфтәрләр ала идек. Ул чакта әле колхозлар рәтләп түләми иде. Бу гаиләгә ярдәм була иде бит. Менә шушы тәртип булса, дөнья чистарыр иде. Хөкүмәт оештырырга тиеш моны. Карагыз инде, сарык тиреләрен һәм йоннарын чүпкә атабыз. Бу бит исраф. Чүп җыюны оештырырга акча юк, ә менә спортчыларга ул жәл түгел. Югарыдагы түрәләр моны искә алсын иде. Аңа да Мәскәү рөхсәте кирәк түгелдер бит инде. Аллага шөкер, безнең авылда атнасына бер тапкыр чүпне алып китәләр үзе.
Инде «Безнең гәҗит» хезмәткәрләренә катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта куркыныч та булган эшләрендә уңышлар телим. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәр-барчабызга. Киләсе 2024нче елны зур тиражлар белән каршы алырга язсын. Газета бик эчтәлекле һәм кызыклы. Укучы үтенеченә, сорауларына вакытында тулы җавап бирелә. Кешеләрне сөендереп киләсе елларда бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәргә язсын! Дөньяларыбызга тыныч, иминлек килсен иде. Яңа ел белән! Бергә булыйк, бергә яшик!
Мөһаҗидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
БЕРАЗГА АЕРЫЛЫШЫП ТОРАБЫЗ...
«Безнең гәҗит»не чыга башлаганнан укыйм. Мәкаләләр язгаладым. Сезнең белән аерылышып торырга туры килә. Соңгы вакытта мәкаләләр дә яза алмый башладым. Күзем начарайды. Яңа елдан соң күзләремә операция ясыйсы. Алла боерса, ярты елдан соң очрашырбыз. Исән-сау булыйк. Булганыгыз өчен рәхмәт.
Азат МИРЗАМАХМУТОВ,
Актаныш районы Иске Байсар авылы
Исән-сау булыйк. Азат әфәнде, Сезгә дә тиз арада савыгып, тулы канлы тормыш белән яшәргә, сәламәтлекнең бәхет икәнен аңлап, тоеп яшәргә язсын!
ӨСТӘМӘ ТҮЛӘҮЛӘР ЮКМЫ?
Мин Авиатөзелеш районында яшим. Карелиядә җәнлек совхозында эшләдем. Хезмәт хакы зур иде. Северный итеп 100 сумга 40 сум өстәп түләделәр. Пенсиягә монда «потолок» – 132 сум белән чыктым. Хәзер 32 мең сум алам. 80нән узган кешегә Төньяк өчен нидер түләнә дип ишеттем. «Северный» өчен тагын өстәмә юкмы икән?
2019нчы елда инфаркт кичердем. Ярты пенсиям даруларга китә. Дарулар кыйммәтләнә. Икешәр-өчәр мең сум тора. Пенталгиннарга кадәр 300әр сум булды бит. Группа артыннан йөри алмыйм. Өйдә дә 2 таяк белән генә йөрим. Башка түләүләр дә күп. Ашарга 2–3 мең сум кала. «Безнең гәҗит»кә дә «урлап» кына җыеп язылам. Аны бик яратам.
Асия әби Галиева,
Казан шәһәре
Русия Социаль фондының Казанның Авиатөзелеш районы бүлегендә, 80 яшь тулганнан соң пенсиягә өстәмә түләүләр автомат рәвештә күтәрелә. Моның өчен кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел, диделәр. Ул инде, Асия апа, Сезгә өстәлгән булырга тиеш. Үзегез дә бу хакта әйттегез. Ул Төньяк стажга карамый. Сорауларыгыз калса, кабат шалтыратыгыз редакциягә.
КҮҢЕЛНЕҢ КӨЗГЕСЕ ТЕЛ
Татар теле мәсьәләсе бүген көн кадагында тора. Аңа карата үзенең мөнәсәбәтен гәҗит укучылары белдерә, алар арасында академиклар, тел белгечләре, укытучылар, гади кешеләр дә бар. Русия Федерациясендә сан буенча икенче урында торган татарларны үләренең күп гасырлык телләреннән мәхрүм итәргә теләүләре акыл белән фикерләүче кешенең башына сыймый торган хәл. Хәтта инглиз колонизаторлары да үзләренең колонияләрендәге җирле халыкның телен өйрәнгән... Татар теле белгечләре әзерли торган югары уку йортларындагы факультетларны бетерәләр. Шулай булса, киләчәктә туган телебезне кем укытыр. Кем татар телендә китап язар? Кем татар теле академигы булыр?! Шуңа күрә үзебезнең Татарстаныбызда милли университет ачарга кирәклеге көн кебек ачык. Хәтта Татарстан Президенты да үзенең чыгышында бу хакта әйткән иде. Рөстәм Нургали улы Миннеханов үзенең сүзендә тора торган кеше бит. Халкыбыз сүзендә торган кешеләрне ярата шул. Бу очракта да шулай булыр, Иншаллаһ дигән өметтә калам.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ЗУР ЮГАЛТУ
Ошбу елның 22нче декабрендә шәрәфле аксакалыбыз, техника фәннәре кандидаты, милли рухлы Дамир Мөһәҗит улы Юнысов 86 яшендә бакыйлыкка күчте.
Дәһшәтле 90нчы еллардагы өмет чаткыларын сүндермәде, сугыш чоры буыны буларак танымаган хакими түрәләр аны түбәнсетә алмады.
Гаделлеккә омтылган җаны, ирек хисе илә сугарылган җаны, изелсә дә имгәнмәгән җаны инде Раббыбыз хозурында.
Урының җәннәттә булса иде, башбирмәс Дамирыбыз.
Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы исеменнән:
Рәис Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Моңарчы сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә аралаштык. Киләсе турыдан туры элемтә Яңа ел бәйрәмнәре узгач кына булачак. Ләкин сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне без һәрвакыт кабул итәргә әзер. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53. Ватсапка да язарга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды
Комментарии