УФА ТАВЫГЫ – КҮРКӘ

Башкортстан якларына ешладым соңгы вакытта. Электричкага утырып туган ягым Кукмарага кайтып килергә вакыт юк, ә Башкортстанга күрше авылга йөргән кебек йөрим. Әле туйга чакыралар, әле туган көнгә… Һәрдаим барасы килеп торуның сере дә әллә ни зур түгел – дәрәҗәдә кунакчыл халык яши ул якларда.

Бу юлы “Шәрык” клубы яшьләре Уфага экскурсиягә барырга тәкъдим иткәч тә, әллә ни икеләнеп тормадым. “Уфа – арасының баганалары биек”, – дип җырлыйлар мин әйтәм, моңарчы күп районнарында булдым, бу якларның башкаласын да, баганаларын да күреп кайтыйк булмаса.

Төне буе юлда булдык. Алар сәгате белән иртәнге 7 дигәндә, Уфа шәһәрен аркылыга-буйга гизә идек инде. Шул якларга барган саен, сәгать күчереп интеккәндә, бер сорау борчый: нигә биредә Мәскәү вакытыннан ике сәгать алда яшиләр икән? Иртүк эшкә чыгып киткәндә урамда кап-караңгы була. Эңгер-меңгер дә түгел, ичмасам. Уңайсыздыр кебек тоелды. Ике сәгать алда яшәүнең сере нәрсәдә дип сорасаң: “Аның каравы, без эштән кайтканда якты була. Татарстаннан ничек тә булса аерылырга, кайсыдыр яктан алда барырга кирәк бит инде”, – диләр. Бу шаяру гына, билгеле. Шулай да бу аерманы алар үзләре дә аңлата алмый.

Уфа – искиткеч чиста шәһәр. Белмим, әллә менталитет башка: чүпне тиешле урынга гына ташлыйлар, әллә төне буе җыештыралар… Төне буе дим, чөнки көндез урам себерүче яисә чүп җыючы күрмәдем. Бездә бит көндез дә чүп җыялар, төнлә дә. Барыбер җыеп бетерә торган түгел. Башкортстанда исә урамнары да көлеп тора.

Тагын бер үзенчәлек – башкорт башкаласы урамнарында реклама такталары юк. Һәрхәлдә, Казан белән чагыштырсаң, Уфада реклама бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Димәк, тагын бер плюс: шәһәр игътибарны җәлеп итүче артык-портык язулардан азат.

Тагын шуңа исем китте: анда бар да башкортча язылган. Әйтик, кибет, урам, төрле оешма исемнәре… Билгеле, русча тәрҗемәсе дә бар. Хәтта маршрут автобусларында да тукталыш исемнәре ике телдә. Бездә исә мондый күренеш – хыял дәрәҗәсендәге омтылыш кына. Казанда тәрҗемә ителгән вак-төяк язуларны карасаң, өч сүздәге биш хатадан оялып башыңа ябышасың. Мәсәлән, күптән түгел генә Үзәк базардагы кафеда мондый язу күрдем: “ТӘМНЕ БУЛСЫН!” Башкортстан Республикасыннан күренгәнчә, бар да өстән кушу буенча эшләнә ала һәм шул рәвешле ситуацияне дә башка якка үзгәртергә мөмкин. Тик бездә ул чын милләтпәрвәрләрдән кала беркемгә дә кирәкми. Шуңа күрә бөтен дөнья татарлары башкаласы саналган Казан да татарлыгын югалта бара, минемчә.

Республика йорты дип аталучы ак бинаны уздык та, башкортларның милли герое Юлаев һәйкәленә таба юл тоттык. “Кем соң ул Юлаев?” – дип сорады янымнан атлаучы бер кыз. Юл читендә торган формалы егет җавап бирергә ашыкты: “Бандит!”

– Сездә бандитларга да һәйкәл куялармыни?

– Кемнедер герой ясарга кирәк булса, куялар икән. Аны бездә “мафиозник” дип тә атыйлар әле. Ул патша режимына каршы көрәшкән, Емельян Пугачевның көрәштәше булган. Бөтен нәселендә байлар, муллалар, тарханнар аның. Кыскасы, бездә аны яратмыйлар. Нигә икәнен аңлату өчен байтак вакыт кирәк булачак, ә сезнең төркем инде күптән һәйкәл янына барып җиткәндер.

– Сез милләтегез буенча кем?

– Башкорт, әлбәттә. милициясен күргәнем юк әле Уфада.

Башкалар артыннан чаптык. Салават Юлаев һәйкәле янында фотога төшсәм төштем, тик күңелдә ниндидер юшкын калды. Әле кайткач, аның хакында интернеттан да укыдым, тик бандитлыгын тапмадым. Язып бетермәгәннәр, күрәсең…

Экскурсиянең киләсе ноктасы – татар зираты. Кемнәр генә юк биредә. Күбесе танылган шәхесләр, татар халкының йөзек кашлары. Мостай Кәрим, Ризаэтдин Фәхретдин, Фәридә Кудашева һәм башка атаклы шәхесләр рухына туктап, дога кылдык.

Башкорт дәүләт филармониясендә дә, татар яшьләре үзәге “Хәзинә”дә дә, тагын бик күп урыннарда булдык. Уфада да үзәк урамнарның берсе Тукай исемен йөртә икән.

Ирекле сәяхәтебез вакытында үзем дә сизмәстән, кабат Республика йорты каршына килеп чыктым. Ә анда митинг. Яңа Президентны, аның сәясәтен сүгәләр, урыныннан алып атарга тәкъдим итәләр. Сәбәбе – алданган дольщиклар мәсьәләсен хәл итәргә алынмавы. 60лап кеше санадым мин анда. Күбесе 4-5 ел элек үк булачак фатиры өчен акчаны түләп куйса да, әлегәчә торак белән тәэмин ителмәгән.

Уфалылар белән сөйләшә торгач, аларны борчый торган тагын бер мәсьәлә барлыгы ачыкланды. Шәһәрнең үзәк урамнарының берсен Зәки Вәлиди исеме белән атаган өчен, җирле хөкүмәткә үпкә белдерә алар. “Гитлер ягында көрәшкән, сатлыкҗан булган кеше исеме белән шундый зур урамны атадылар, оят! 2008 елда ук куйсалар да, әлегәчә бу хәл өчен борчылабыз”, – диделәр.

Форсаттан файдаланып, Уфадагы туганнарым белән дә очрашырга булдым. Дальнобойщик абыем Башкортстан юлларын һәм яхшы сыйфатлы ягулыгын мактады. Чәй өстәле артында сүз үзеннән-үзе темасына үрләде.

– Элегрәк бик кискен иде ул татар-башкорт мәсьәләсе. Менә мин ничек татар булсам, шулай татар булып калдым. Ә күпләрне башкорт дип яздыртып, “башкортлаштырып” куйдылар. Хәзер алай ук сизелми. Хәер, аңа карап кына Уфада башкортча сөйләшүче кешене ешрак очрата башламадык. Я татарча, я русча сөйләшәләр.

Кичен исә туганнан туган абыем төнге клублар белән таныштырырга алып чыкты. Хеллоуин көненә туры килдек, ә ул Уфада бик зурлап билгеләп үтелә икән. Туй күлмәге кигән, муенына элмәк аскан һәм ак күлмәгенә кызыл кан рәсеме төшергән кызны күреп, ис-акылым киткән иде шул чакта. Шайтаннар да, Шүрәлеләр дә, Су аналары да күп очрады.

…Күрше республика гына булса да, ике башкала аермасы – җир белән күк арасы. Мактады да мактады, күрше тавыгы күркә булып күренә, дисезме?! Бәлки, шулайдыр. Тоз да ялатмыйлар, алтын да таратмыйлар анда, әмма шулай да күңел һаман Уфага тарта әле. Кыскасы, бик күп уңай тәэсир һәм искиткеч матур сувенирлар алып кайттым мин Башкортстан каласы Уфадан.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-УФА-Казан.

Комментарии