Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КАДЕР ҖИТМИ

«Атна вакыйгалары» газетасын укыгач, шаклар каттым. 1нче июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта, дип язганнар. Авыл халкы дөньялар рәтләнер дип өметләнеп көтә. Түләүләр нык арта, ә пенсия бик азга гына күтәрелә бит. Шулай булгач, ничек рәтләнсен инде ул дөньялар... 

Туган тел каһарманнары Марат Әхмәтов һәм Илсур Хадиуллин 7 баланың татар теленнән имтихан бирүләренә сөенеп сөйләделәр. Ә калганнары татар телен белми булып чыгамы инде. Бу бит 1 процент та түгел. Менә мин үзем санаторийларда булам, июль аенда «Җемчужина»да ял иттем. Бүлмә саен телевизор, ә татарча бер канал да күрсәтми. Бу бар санаторийларда да шулай. Әйткәч, көләләр генә, кирәксенүче юк. Карарлык, кызыксындыра торган тапшырулар да аз инде. Мин үзем «Туган җир»не, «Яңалыклар»ны карап барам, көтеп торам. 

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта, дип шул ук «Атна вакыйгалары» гәҗитендә язганнар иде. Яшьне 65кә арттырып куйдылар да, түрәләр эштән китми, яшьләргә урын бирмиләр. Эштән чыкмас өчен арттырдылар ул пенсия яшен. Ә авыл җирендә көче-куәте бетеп көчкә генә пенсия яшенә җитәләр. 

Депутатлар берничә йөз мең сум хезмәт хакы ала, берничә фатир тоталар, хөкүмәт машинасында йөриләр. Әле хатыннары да депутат карыйбыз дип хезмәт хакы ала. Урлашып тотылса суд та юк аларга. Менә шуларга орден-медальләр өләшәләр. Ә авыл җирендә көне-төне эшләгән кешене искә алучы да юк. 

Укытучылар конференциясендә, алтын медальгә тәмамлаган укучылар имтиханнарын бирә алмадылар, дип сөйләделәр. Хәллерәк кешеләрнең балалары булгандыр инде алар. Моны телевизордан сөйләп торасы да юк инде. 

«Таяну ноктасында» сөйләделәр, Илфат энем син үзең дә бар идең ул тапшыруда, чит илләрдән килгән балаларны бушлай укыталар, ә үзебезнекеләрне – түләп. Җитәкчеләргә чит ил халкы кадерлерәкме икәнни?

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

 

КАЗЫП АТТЫЛАР ДА, ОНЫТТЫЛАР

Инде әллә кайларга язып бетергәннәр. Ярдәм итүче юк. Урамыбызда 20 генә йорт. Училище бүлеп тора. Хәзер эшләми инде ул. Анда бомжлар да торган иде. Алар да күчкән, ди. Шунда 5 катлы өй салалар, дип сөйләшәләр. Шуның өчен апрель азагында безнең урамнан су алырга дип казып аттылар. Хәзер айдан артык инде эшләүче юк, ташлап киттеләр. Япмыйлар да, бар да ачык. Бернишли дә алмыйбыз. Берсе дә тыңламый. Акча бирмәгәннәр диләрме, шуңа ташлаганнар, дип сөйләшәләр. Урам бик куркыныч хәлдә калды, чыгарга да куркам. Егылып имгәнерсең. Көзге яңгырларда нишләрбез икән...

Асия ГАЛИЕВА, 

3-Мурманск урамы, Казан шәһәре

Шушы араларда урамыгызга барып чыгарга ниятлибез. Аннан хакимияткә юлларбыз гозерне. Бәлкем бәла-каза булганчы проблема хәл дә ителер. 

АГАЧ БАСА БАКЧАЛАРЫБЫЗНЫ

Арчада страховойда эшләдем. Әле Арчада эшләгән чагыңда страховать та иттем Илфат энем сине. 

Гозеребез бар иде. Яныбызда Казанская урамына караган Катыргы фабрикасы. Ул даими эшләп тормаса да, эшли. Әмма территорияләрен чистартмыйлар. Шундагы чытырманлыктан бөтен урамны, бакчаларны Америка клены басты. Арчага тарала. Менә шул бакчаны чистартсалар иде. Бик күңелсез. 

«Вамин» фабрикасы инде ул. Хәзер майлары да бик кыйммәтләнә. Ник шулай бик кыйммәтләндерәләр икән? Килосы меңнән дә артып китә. 

Фәния ГАБДРАХМАНОВА,

Арча шәһәре 

Фәния апаның гозерен Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ф. Касыймовка җиткердем. Катыргы фабрикасының шәхси оешма булуын, «Вамин» системасына каравын әйтте ул. Шәхси биләмәләргә кереп, без ниндидер күрсәтмәләр бирә алмыйбыз, диде җитәкче. Ә болай безнең урамнарыбыз чиста. Кайтып күрә аласыз, дип чакырды ул Арчага.

Мин үзем Арчадан булганлыктан, белеп торам. Арча чиста, матур. Якын көннәрдә Катыргы предприятиесе территориясенә дә кереп чыгарга җыенам. Минем үземә кала инде фабрика җитәкчелеге белән сөйләшү. Ә Америка клены дип аталучы өрәңгенең бик яман әрсез агач икәнен беләбез. Аның орлыгы кая төшә, шунда тишелеп чыга. Алабута белән беррәттән бакчаларны биләп алырга мөмкин. Аз гына вакытын уздырдыңмы, ул агачларны йолкып алу да кыен булачак. Заманында яшеллек өчен әрсез агач дип үрчетелгән агачлар бүген шулай зыян сала.

 

ЭТ ЭЧӘГЕСЕ ҮЗӘККӘ ҮТӘ

Бөтен җәй бакча чистартып уза. Әле генә утыйсың, бер атна да үтми, түтәлләрне чүп баса. Аеруча эт эчәгесеннән гарык. Ул бәрәңге бакчасында... әйткән дә юк инде. Күршеләр дым саклый дип, утамый. Шулаймы икән? Юк сүздер ул. Чүп арасында бәрәңге ничек үссен... Котылып буламы шул явыз чүптән. Шул хакта язмассызмы?

Хәнифә ҖӘМИЛЕВА,

Азнакай шәһәре

Чүп үләннәренең әрсезлегенә чик-чама юк. Алар шуңа да үрчиләр инде. Арада иң зәхмәтләре билчән белән эт эчәгесе. Бу чүптән котылу өчен бакчадан кермәскә кирәк. Ә дым саклый дип, эт эчәгесен утамау, дөрес түгел. Ул киресенчә, бакчаның дымын, файдалы матдәләрен үзенә суыра, бәрәңгене, башка бакча культураларын буа. 

Интернеттан төрле киңәшләрне туплап, сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Күп кенә бакчачылар сидерат чәчәргә киңәш итә. Ләкин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, ул эт эчәгесе һәм билчән белән көрәштә бик үк отышлы нәтиҗәле алым түгел. Мин зур булмаган бәрәңге бакчасын икегә бүлеп, бер елда фацелия чәчәм (бал кортларыма да файдалы), икенче ягына бәрәңге утыртам. Аннан киләсе елда урыннарын алыштырам. Бу чәчү әйләнешен дә булдыра. Шулай ук бакчага салам кертәм. Ул бакчаны йомшарта, уңдырышын арттыра. Менә шул сидератның да, саламның да файдалы булуы белән бергә, мәшәкать тудыруын да искәртәм. Беренчедән салам белән бергә бакчага кыр чүп үләннәре кайта, аларны да җәй буе утарга туры килә. Бигрәк тә ромашка, солыча, тузганак интектерә. Билчән дә рәхәтләнеп үсә хәзер хуҗалык кырларында. Икенчедән, бәрәңге җирендә мин эт эчәгесен дә, билчәнне дә калдырмыйм, атна саен утап торып, юкка чыга яза. Әмма икенче елда шул калдык-постык эт эчәгесе фацелия астында ныгып яңадан тамыр җәя. Бу минем очрак. Ләкин сидератларсыз да, саламсыз да булмый. 

Эт эчәгесе – тамырдан үрчи торган чүп үләне. Хәзер бакчаларны мотоблок белән генә культилибез. Моның да тискәре ягы бар. Бу очракта эт эчәгесе тамыры ваклана, һәр тамырдан яңа үсенте баш калкыта. Аны хәлсезләндереп кенә җиңеп була. Бу билчән ише башка төр әрсез чүп үләннәренә дә карый. Иң мөһиме – бу эшне иртә яздан, үсемлекнең җир өстенә борын төртүеннән башларга һәм туктаусыз утап торырга кирәк. Зураеп, үсеп киткәч утап, тагын шулай ук зурайганын көтеп торсаң, ул берничек тә бетмәячәк, киресенчә, үрчиячәк кенә. Аның тамыры чылбырланып тирәнгә генә түгел, киңлеккә дә сузыла. Утаганнан соң килеп чыккан яфрак яшелләнеп бар чылбырга көчәергә мөмкинлек бирә. Аның яшелләнеп өлгермәве мөһим. Үз тәҗрибәмнән әйтәм. Мин калак белән мөмкин кадәр тирәнрәк тартып алырга тырышам. Һәр йолкыганда тамырның нечкәреп, мескенләнә барганы күренә. Шуңа күрә түтәлләрне, буразналарны атна саен йөреп, тикшереп тору мөһим. Гел утап торганлыктан күп вакыт китми. Әлбәттә бар бакчаны шулай утап тору авыр. Шуңа бер елны бакчаның бер өлешен чүп үләненнән чистартсаң, киләсе елда башка өлешен арындырасың. Ләкин киләсе елга каласы якта да чүп үләненә иркенләп үсәргә ирек бирмәскә. 

Шунысы мөһим: чистарта башлаган участокны ярты юлда калдырырга ярамый. Чөнки хезмәтегез бик тиз арада юкка чыгачак. Хәлсезләнгән, күренмичә калган бер үренте дә тиз арада көч җыеп, үрчергә җитешә. Шуңа бу эш җентекләп эшләүне таләп итә.

Тагын бер ансатрак юл бар: монысы химикатлар белән эшләү. Әле минем бу нисбәттән тәҗрибәм зур түгел. Нәтиҗәне көзен генә һәм киләсе елга гына әйтә алырмын. Быел үземнең оешмаганлыгым белән бәрәңге баздан соң чыкты һәм уянырга өлгермәде, салкыннар да комачау итте. Бәрәңге 10 чиләк кенә булса да (шулай гына утыртам), җылы урынга кертеп куярга ирендем. Аннан соңрак та утырттым һәм бик соң тишелде дә. Аның каравы колорадо коңгызына агу сипмәдем, алар кунмады, диярлек. Һәм чүп үләннәре, шул исәптән эт эчәгесе дә алдан тишелде. Мин аларга гербицид сибеп чыктым. Бу вакытта бәрәңгем җир куенына «качып» калды. Алай да чүп үләненнән бөтенләй котылдым, дия алмадым быел. Киләсе елда тәҗрибәлерәк, акыллырак булырмын. Бәрәңге бакчасындагы чүп үләннәренә каршы теләсә нинди гербицид ярамый. Тоташ тәэсир итә торганын (сплошного действия, дип язылган) куллана күрмәгез, юкса, бакчагызга хәтта бер ел берни дә утырта алмассыз. Ул ызаннарга гына ярый. Гербицид яфрак аша тәэсир итә, бәрәңге яфрагына тисә, аны да корыта. Туфракка эләккән гербицид утыртылган бәрәңгегә зыян салмаячак. 

Бу гербицидларны көзен уңышны җыеп алуга ук, яңгырларга чаклы сиптерсәң дә яхшы нәтиҗә бирә. Яңадан тишелеп чыккан үләннәр булса, өстәп сибәргә. Температура югарырак булган саен гербицид яхшырак эшли. Димәк, көз җылы торып, бәрәңгене алганнан соң да эт эчәгесе үсүен дәвам итә икән, бу гербицидларны сиптерергә мөмкин. Сиптергәннән соң эт эчәгесен утарга, бакчаны казырга ярамый. 7-15 көн эчендә гербицид тамырларга үтеп керә, яфраклары саргая һәм үсемлек корый. Чөнки үсемлектә хлорофил яралу туктала.

Койма буйларын, ызаннарны да игътибардан читтә калдырмагыз. Чүп үләннәре анда үрчеп түтәлләрегезгә күчмәсен.

Чүп белән көрәштә техник юл да бар. Туфракны даими йомшартып тору, ул дым сакларга гына булышып калмый, җирне кислород белән баета, шулай ук чүп үләннәрен юк итәргә булыша.

***

Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Һәм һәр айның өченче сишәмбе көнендә иртәнге уннан 13 сәгатькә чаклы бар гозерләр дә язып алыначак. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да кабул итәргә әзербез. Редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. Ватсапка да язарга мөмкин. 

Чираттагы элемтә 17нче сентябрьдә булачак.

Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии