Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ӘДӘП-ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ КИРӘК

Атнага бер сәгать кенә булса да, мәктәпләрдә әдәп-әхлак дәресләрен кертергә кирәк. Ул дәресләрне дини белеме дә булган мөгаллимнәр алып барырга тиеш. Мин үзем шактый еллар дәвамында мәктәптә укытучы булып эшләү тәҗрибәмнән чыгып, шулай дип саныйм. Хәзерге заман тәрбиясе, ул тик-токлар, интернетлар бер дә яхшыга алып бармый. Балалар алар йогынтысына бирелеп тәрбияләнгәндә, Пермьдәге атыш кебек тетрәндергеч вакыйгалар тукталмаячак.

Наҗия ХӨСНИЕВА,

Казан

ҖЫЛЫЛЫК БИРМИЛӘР

Җәлил бистәсендәге Җиңүнең 30 еллыгы урамында 5нче йортта яшәүчеләр исеменнән шалтыратам. Тугыз катлы йорт ул. Безнең фатирларга җылы бирмичә интектерәләр. Узган елда да кыш буе җылылык артыннан йөреп җан чыкты. Ул ЖКХга да, кая гына бармадык. Инде быел да шул ук хәл башланды.

Исемемне редакция өчен генә әйтәм,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

– Дөрестән дә, ул йортны җылылык белән тәэмин итүдә проблемалар тугалый, – дип аңлатты Җәлил шәһәр тибындагы поселок башлыгы Рафик Кәримов. – Әлеге йорт калкуырак урынга урнашкан, үзе дә биек, тугыз катлы. Андый йортлар Җәлилдә икәү генә. Ә җылылык белән тәэмин итүче котельный поселок читендә үк. Җылыту сезонын башлагач та, торбалар буенча кайнар су ул йортка, бигрәк тә өстәге катларга озак барып җитә. Өстәвенә, системада калган барлык һава шул иң биек ноктага җыела. Хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре көн саен шул һаваны чыгартып, басымы азайган кайнар суны куу өчен өстәмә насослар куеп, мәсьәләне хәл итәләр. Быел да поселокта җылылыкны 16нчы сентябрьдә бирә башладык. Ә ул йортка менә килеп кенә җитә әле. Шушы көннәрдә тиешле температурадагы җылылык булыр, дип ышандырам.

– Шалтыратучы узган елда кыш уртасында да җылылык бетүе турында әйтте, анысын ни дип аңлатырсыз?

– Кышын көн җылынса, котельный хезмәте торбадагы температураны киметә. Аннан соң салкында арттыргач, бу йортка тагын җылы озак килә. Янәдән шул ук проблемалар: һавасын чыгару, насос белән кудырту...

Инде ул йортны без аерым контрольгә алырбыз. Ә проблеманы тулысынча хәл итү өчен, шул микрорайонда аерым кечкенә котельный төзергә кирәк булачак.

ДЕПУТАТКА ТИЕШЛЕ ҖӘЗАНЫ БИРЕРГӘ КИРӘК

Кеше кыйнауны Актаныш районының экс-депутаты Риназ Шәрипов 30 мең сум белән бәяләгән. «Безнең гәҗит»нең 35нче санында (8нче сентябрь, 2021 ел) шул турыда язылган иде. Бу бит адәм көлкесе. Район үзәге уртасында көпә-көндез 24 яшьлек егетне аңсыз калдырганчы изеп ташласын да, 30 мең сум түләп кенә котылсын, ди. Ул хастаханәгә бер тапкыр барып кайтырлык кына бит.

Әле шул вәхшилеген белә торып, суд булачагын аңлаган килеш, район җитәкчелеге ул экс-депутатны коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына җитәкче итеп куйган. Монда район түрәләренең аны яклавы күренеп тора инде. Үзен судтан да «коры» чыгарырга маташырлар. Әгәр шунда гади халыкның малае берәр түрәнең баласын кыйнаса, аны сәгать эчендә утыртып куярлар иде. Ул экс-депутатка катгый чара күрелергә тиеш, дип саныйм. Аны хәзер тиешле җәзага тартмасалар, гомере кеше кыйнап үтәчәк.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТӨП ГАЕП – ДӘҮЛӘТТӘ!

Пермьдә булган трагик вакыйга кулыма тагын каләм алырга мәҗбүр итте әле. Бик кызганыч бит, күпме яшь гомерләр өзелә! Күпме кайгы, күпме сагыш!..

Юкса, бу озын чылбырның башы нәкъ менә 90нчы елларга барып тоташа. Бу террорлык акты түгел, аны террорчы оешмалар планлаштыра һәм тормышка ашыра. Ә монда укучы малай атып йөри. Ул малай интернеттан, тагын әллә кайлардан карап өйрәнгән нәрсәләрне тормышка ашыра бит. Чөнки без үзебез, хөкүмәт тә, кешеләрне ничек үтерергә, көчләргә, таларга кирәклеген өйрәтәбез түгелме?! Ул телевизорда, интернетта нәрсәләр генә күрсәтмиләр дә, ниләргә генә өйрәтмиләр. Яшьләр исә, тәүлек буе шулар йогынтысында. Алар зомбилаша, нәрсә эшләгәннәрен дә белмәс хәлгә төшәләр. Бик тә куркыныч хәл бу. Һәм минемчә, болары әле чәчәкләре генә. Тагын да куркынычрак җимешләре булырга бик мөмкин. Шуңа күрә яшь буынны тәрбияләү сәясәтендә җитди үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу террорлык акты, дип, хөкүмәт җаваплылыкны үз өстеннән төшермәсен иде. Чөнки төп гаеп – яшьләргә дөрес тәрбия системасын булдырмаган дәүләттә.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

АВЫЛ БАЛАЛАРЫ КЫЗГАНЫЧ

Республикабыз районнарында мәктәпләр кимү күренеше дәвам итә. Бу бигрәк тә башлангыч һәм татар мәктәпләренә кагыла. Төрле сәбәпләр астында, районнарда яшереп кенә «оптимальләштерү» дәвам итә. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2011нче елда республикада 379 башлангыч мәктәп булса, 2017нче елда – 105, бүгенге көндә – 99 башлангыч мәктәп исәпләнә. Шуларның 12се шәһәрләрдә, 87се авылларда урнашкан. Авылларда мәктәпләрне ябуны берничек тә аңлап булмый...

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии