Рәшит Ваһаповны сызып атып булмый! Ләкин сызып аттылар…

Рәшит Ваһаповны сызып атып булмый! Ләкин сызып аттылар…

Узган атнада интернетта Ваһапов фестивале логотибын, ягъни Рәшит Ваһаповның фотосын кызыл буяу белән сызып аткан сурәт барлыкка килде. Ниндидер вандаллар түгел, «Ваһапов фонды» үзе эшләгән моны. Шуннан соң әлеге сызып ташланган рәсемне бер-бер артлы «Ваһапов фонды» җырчылары – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов та үз инстаграмнарына керттеләр. Бернинди аңлатусыз-нисез…

Аңлатмасалар үзебез уйлап бетерергә оста бит без. Кемдер «Ваһапов фестивале бетә икән» дип, кемдер «Ваһаповтан йөз чөергәннәр» дип уйлады, «Татар моңына ясин чыгу», «бу Рәшит Ваһаповның исеменнән көлү, мыскыллау» дип язучылар да булды. Кызыл сызык белән сызып ату үзеннән-үзе протест дигәнгә ишарә ясый бит. Менә шулай аңладык та.

Берникадәр вакыттан соң гына «Рәшит Ваһапов фонды» җитәкчесе продюсер Рифат Фәттахов ни өчен болай эшләгәннәрен аңлатуны кирәк дип тапты. «Интертат» электрон газетасына менә ниләр сөйләгән ул:

– Ваһапов фестивален сызып кына ташлап булмый, көтмәгез дә! Бу гадәти техник процесс, логотип алыштыру гына. Үзен хөрмәт иткән теләсә нинди компания күпмедер вакыт үткәч, үзенең йөзен, тышкы кыяфәтен үзгәртергә тырыша – шул гына.

Без әлеге мәсьәләгә техник яктан гына карадык. Безнең дизайнерларыбыз күпмедер дәрәҗәдә, бәлки, ялгышлык та җибәргәндер. Культуралырак булырга кирәк иде, килешәм. Бераз тупаслык киткән. Әмма бу безнең Рәшит Ваһаповка булган мөнәсәбәтебезне күрсәтми. Монда сүз тулаем логотип турында гына бара. «Рәшит Ваһапов фонды», фестивале, шәхсән Рифат Фәттахов үзе Рәшит Ваһаповны хөрмәт итми, дип әйтсәләр, мин бу сүзгә берничек тә җавап бирә алмыйм. Әлеге алым киң җәмәгатьчелектә шундый шау-шу уятыр дип уйламаган идек.

Бераз төгәллек кертик: зур шау-шу уятуын теләмәсәләр, аны шулай сүзсез-нисез генә бер-бер артлы интернетка кертмәсләр иде. Шау-шу тудыру өчен махсус эшләнгән пиар алым бу. Логотипны алыштырырга кирәклеген дә, пиар кирәклеген дә аңлыйбыз, ләкин болай ук итеп кылану кирәк иде микән? Хәер, Рифат әфәнде анысына үзе үк «культурасызлык» дип җавап биргән бит инде.

Ф.Мостафина

Комментарии