- 28.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бу нинди мәгънәсез сорау? Әлбәттә, кирәк, дип әйтер күпләр. Әмма 1961 елда КДУның (хәзер КФУ) татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, туган авылым Иске Ибрай мәктәбенә эшкә кайткач, уку, белем алу кайчак һәркемгә кирәк түгелдер дигән фикергә килдем.
Үзем алган белгечлек буенча дәресләр юк иде, мине, вакытлыча дип, дүртенче сыйныфны укытырга куйдылар. Тәүге тапкыр сыйныф бүлмәсенә кергәч, аптырап киттем: беренчедән, 35 укучыдан – 28е ир бала, 7се генә кыз. Икенчедән, балалар төрле яшьтә. Күбесе – 11 яшьлекләр, арада 12-13, хәтта 15 яшьтәгеләр дә бар, ә Сәрвәр исемле ир бала – җитү чәчле бу үсмер 16 яшьтә иде.
Укытучылар белә: ир балалар күп булган сыйныф тәртип ягыннан йомшаграк, тавышлырак була. Җитмәсә, миңа тапшырылган сыйныфны өч ел эчендә 5(!) кеше «укыткан», «тәрбияләгән» инде. Яшермим, сыйныфны тәртипкә кертү өчен күп тырышлык куярга туры килде. Ләкин иң авыры үсмер егет Сәрвәр белән эшләү булды. Бу «бала» 5-6 ел «укыса» да, укый-яза, дүрт гамәлне эшли белү түгел, саный да белми. «Апа, бу бит былтыргы «А», дигән мәзәк тә шундый укучылардан соң чыккандыр, бәлки.
Мәктәп директоры, хәлемә кереп булса кирәк:
– Әйдә, энем, закон буенча тиешле җиде сыйныфны Сәрвәр тәмамлаганчы эшлә инде, аннан калганын үзе карар. Бер җиңелрәк юл бар да бит… – диде.
– Нинди җиңел юл? – дим.
– Бу баланы укудан азат итү өчен, табибтан «укуга сәләтле түгел» дигән белешмә кирәк. Андый табиб авылда гына түгел, районда да юк. Чистайда гына бар ул.
Ике-өч көннән Сәрвәрне ияртеп, авылыбыздан йөз чакрым ераклыкта урнашкан Чистай шәһәренә юлга чыктым. Мунча кергән, чәчләрен алдырган, өстенә рәтлерәк киемнәр кигән Сәрвәр, кулымнан тотып, һәр нәрсәгә исе китеп, авызын ачып карап йөри. Көз көне, матур вакыт, алма уңган ел иде, һәр чат саен алма саталар. Сәрвәр, алма алганда, акчасын сатучыга күпләпсузды – саный белми.
Ниһаять, безгә кирәкле хастаханәне табып, табиб янына кердек. Чәчләре ап-ак карт табиб тикшергәннән соң, Сәрвәрнең укырга сәләтсез икәнен раслап, мөһерле белешмәне миңа бирде. Мин бу алтынга тиң кәгазьне кайтуга директорга бирдем, ә ул район мәгариф бүлегенә тапшырды. Сәрвәрне укудан азат иттеләр.
Укудан чыгарылуыныңикенче көнендә үк Сәрвәр фермага, терлекче булып эшләүче әти-әнисе янына булышырга барган. Берничә елдан ул авылда бөтенләй күренмәде, күрше совхозга кышын терлекче, җәен көтүче булып эшкә урнашкан. Сәнәк, көрәк, чыбыркы белән генә эшләргә бернинди белем кирәкми.
Унбиш елдан соң мин Сәрвәрне тагын күрдем. Йолкыш сыман үсмер киң җилкәле, озын буйлы ир-егеткә әйләнгән. Өйләнгән, ике баласы бар, исән-саулар, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар, хатыны сыер савучы булып эшли икән. Гаилә башлыклары икесе дә күп тапкыр бүләкләнеп, хезмәт алдынгылары семинарларында катнашкан, совхоз аларга өй төзеп биргән. Яшәү, бу дөньяда үзеңне бәхетле итеп тою өчен тагын ни кирәк?! Сәрвәр, мине кочып:
– Абый, бик зур рәхмәт, Сез мине уку дигән тәмугтан йолып калдыгыз, – диде.
Әйтергә теләгән фикерем шул: кайберәүләрне белем генә түгел, эш, хезмәт тә бизи. Билгеле, мин уку, белем кирәкми дияргә теләмим, Аллам сакласын. Бик кирәк ул. Бигрәк тә акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләргә, кеше язмышы алар хезмәтенә бәйле булучыларга. Мәсәлән, сатып алынган диплом белән эшләүче кайбер табиблар барлыгын ишетеп, белеп торабыз бит!
Салих ЗАРТДИНОВ,
ветеран укытучы.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Уку һәркемгә кирәкме? ,
Комментарии