Нурлатка кабат ОДН «килде»

Нурлатка кабат ОДН «килде»

Сентябрь ае башында күп фатирлы йортларның кайберләрендә яшәүчеләрнең түләү квитанцияләрендә су өчен ОДН суммалары да «кунак» булып килеп керде. Билгеле, нурлатлылар бу сүзне әлегә онытып та өлгермәде дияргә була. Әле кайчан гына электр өчен бу айда тагын күпме ОДН килер инде диеп ут йотып тора идек бит. Ничә еллар түләсәк тә, ОДНның нәрсә һәм ни өчен түләнүен бер дә аңламадык. Аңлатырга теләүчеләр, теләсәләр дә, безгә төгәлрәк итеп аңлата алмады яки теләмәдеме шунда?.. Тик менә безне һәрвакыт бик нык «кайгырткан» хөкүмәтебез ОДН дигән нәрсәне тормышыбызга яңадан, дөресрәге, акмаган су белән әйләнеп кайтуын хуп күрә башлады. Мин әле дә аңламыйм, су өчен ОДНны, теге чакта электр энергиясе өчен исәп-хисап ясагандагы кебек үк, без асылда кулланмаган су өчен, ягъни безнең фатирларыбыздагы су исәпләгечләр санаганына өстәп, исәплиләр булып чыгасы. «Промочистка ширкәтенең абонент бүлеге начальнигы Марат Гыймрановның аңлатуы буенча, су өчен түләүне исәпләүнең яңа системасына күчү РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маендагы 307нче Карары һәм Республикасы Хөкүмәтенең 2010 елның 14 апрелендәге 262нче Карары нигез булып тора икән.

Конкрет мисалда карыйк әле. Йортта 22 фатир булсын ди. Гомумйорт исәпләгеченең күрсәткече, әйтик, узган айда 360 кубметр (360000 л) су кулланылганлыгын күрсәтсен дип алыйк. Йортның 22 фатирның 20сенең үзләрендә дә исәпләгеч тора, һәм аларның узган айда биргән күрсәткечләрен кушкач, 280 (280000 л) кубметр булды ди. Калган ике фатирдагыларга, норматив буенча кеше башыннан исәпләп, 20 кубметр (20000 л) язылсын. Шуннан соң да тагын 60 кубметр (60000 л) су кала әле. Шушы су әлеге йорт буенча ОДН була да инде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары буенча, әлеге аерманы башта исәпләгече булган 20 фатирга кеше башыннан 170әр литрдан язып чыгалар, ә шуннан калган су исәпләгечләре булмаган ике фатирга аларның мәйданыннан чыгып бүләләр. Нәкъ менә шунда аңлашылмаучанлыклар килеп чыга да инде.

… Мәсәлән, мин ни өчен фатирыма исәпләгечем аша узмаган суга өстәмә түләргә тиеш?! Мин бит аны кулланмадым. Әнә, исәпләгече булмаган фатирлар барлык аерманы да түләсен, суны алар исәпсез куллана бит. Шунысы да, кайдадыр торбаның тишеге булуны да читтә калдырып булмый. Бу җитешсезлек өчен дә мин түлимме инде?! Аннан суны йорт тирәсендә төзекләндерү эшләре алып баручылар да кулланырга мөмкин. Әйдә, тагын алар өчен дә мин түләрмен! Менә шулай безне рәхәтләнеп алдап ятачаклар инде. Моны берничек тә без тикшерә алмаячакбыз. Подвалларга төшеп исәпләгечләрнең күрсәткечләрен кемнең язып тикшереп йөрергә вакыты табылыр икән, гади халыкның диюем.

Аннан миңа шунысы да аңлашылып бетми әлегә. Минем түләү квитанциямдә фатирыма «килгән» һәм «киткән» су өчен түләүләр бар. Шунысы кызык, фатирга «килгән» һәм «киткән» суда бернинди дә аерма юк. Минем фатирга исәпләгечем аша аена 3 кубметр (3000 л) су «килә» дә «чыгып китә». Димәк, мин керләр дә, савыт-саба да, идән дә юмыйм булып чыга. Бу эшләрне башкарганда5 литрсу булса да «китми» каладыр бит. Мин әле гаиләм белән чәй дә эчмим, ашарга да пешермим булып чыга (Исәпләп карасаң, бәлки, ашау-эчүгә аена100 лсу китәдер дә). Тагын бик күп вак-төякләргә дә бер5 лсуны кушсак, аена 120-130 литр«китми» дигән сүз. Димәк, мин һәр айны берничә сумга артык түлим. Елына ул шактый җыела бит. Мин берничек тә моның белән килешә алмыйм, иптәшләр. Минем фатирдан «кергән» хәтле су «чыгып китми»…

Менә шундый арифметика, хөрмәтле депутатларыбыз! Минем сайлау алды наказым шул сезгә. Исәпләгез, санагыз һәм халыкка аңлатыгыз шуларны!

. шәһәре.

Комментарии