Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ДӨРЕС ТҮЛӘТӘЛӘРМЕ?

Мин ялгыз карчык, үз йортым белән яшим. Узган 2011нче елның март ае бик салкын булды. Шул вакытта җир астыннан минем йортка керә торган су торбасы катып ярылган иде. Гадәттә без суны счетчик күрсәткече буенча түлибез. Ул минем ишегалдындагы коеда урнаштырылган. Суүткәргеч торбаның зыян килгән урыны шул счетчиктан соң булган. Ярылган урыннан берникадәр су акты инде. Хәер, су линиясен озакка сузмыйча төзәттеләр. Ләкин соңыннан ярылган торбадан аккан су өчен түләргә дип, миңа 2335 сумга квитанция килде. Аны миннән түләтү дөрес эшме икән?

Венера ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Түбән Кама районы, Смыловка авылы

Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан Смыловка авылында торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче «Бриг» җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек. Аның директоры Рифат Галиев түбәндәге җавапны бирде:

– Әйе, ул хәлне яхшы беләм. Дөрестән дә, узган кышта Венера апаның йортына керә торган торба ярылып, суы агып ятты. Беренчедән, аларны без сузмадык, хуҗабикә суны үзе керттергән һәм суүткәргеч линиясе коесыннан йортка чаклы сузылган торбага без җавап бирмибез. Ул хуҗа җаваплылыгында. Икенчедән, торбаның ярылган урыны да счетчиктан соң иде. Шунлыктан аккан су өчен әлеге счетчик хуҗасы – Венера Гыйльметдиновага квитанция тапшырылды...

«Бриг» торак-комуналь хезмәтләр күрсәтүче җәмгыять директоры Рифат Галиев биргән әлеге җавапның закон күзлегеннән караганда дөреслеген юристлардан да белештек. Һәм алар да аның белән килештеләр.

ОНЫТТЫЛАР ШУЛ...

Сезгә шалтыратуым нәкъ 22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көнгә туры килде. Моннан 81 ел элек бу көн кояшлы булса да, илебезгә, халыкка зур кайгы, елау-сыкраулар алып килгән, бик күңелсез көн буларак хәтергә уелып калды. Әткәем биш абыйсы белән сугышка китте. Исәнсеф авылыннан барлыгы 127 кеше сугышка китә һәм аларның 52се генә кире әйләнеп кайта...

Ул чорда без – бала-чага да зур кыенлыклар кичердек. Ачлы-туклы килеш 12-13 яшьтән эшләп, бер рәхәт күрми яшәдек. Соңыннан сугыш беткәч тә, хәлебез җиңеләйде дип әйтеп булмады. Фронттан исән кайтканнарны дәүләт хөрмәтләде, ә әткәйләрне, һәлак булып калганнарның гаиләләрен, балаларын искә алучы да булмады. Хәзергәчә шулай дәвам итә.

Без бик аз калдык инде. Бер булса да игътибар бирерләрме икән?! Югарыдагы түрәләр, депутатлар безнең кебек әрекмән, кычыткан ашап үсмәгәннәр шул. Юкса, хәлгә керерләр иде.

Инде гүрләребез хәерле булсын, балаларга, оныкларга андый фаҗигаларны күрсәтмәсен! Алдагы көннәрдә илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, дигән теләктә калам.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КАЗАНГА ДА СӨЕМБИКӘ ҖИТМИ

Сөембикә-Ханбикәгә Казанда һәйкәл кую мәсьәләсен милләттәшләребез 20 еллар элек кузгаткан иде инде. Тик аңа ирешелмәде. Менә хәзер Сөембикәбезгә Касыйм шәһәрендә һәйкәл ачылу хәбәрен бик куанып кабул иттек. Һичшиксез, аңа һәйкәл Казанда да куелыр һәм, ул гына да түгел, шәһәребезнең үзәк урамнарының берсенә Сөембикә исеме бирелер дигән өметтә калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БАРЫ, РӘХМӘТ!

Бик эчтәлекле гәҗит чыгарасыз, Алланың рәхмәте яусын, шуны әйтергә дип шалтыратам. Халык фикеренә, безнең кебекләрнең моң-зарына колак салганыгыз өчен раббыбыз үзе зурласын сезне! Алга таба да уңышлар һәм исән-сау гына эшли күрегез!

Саимә ГЫЙМАДИЕВА,

Спасс бистәсе

ӘБИ КИРӘК ИДЕ...

Мин Казан шәһәренең Вахитов районында ялгыз яшәүче бер бабай. Яшем 70тән артып китте инде. Шөкер, динле булып, көннәремне мәчеткә намазга йөреп үткәрәм. Ләкин, шулай да, ялгыз яшәве бик кыен, күңелсез. Үзем кебек ялгызлык газапларыннан туйган бер әби белән танышасым, кавышасым килә. Укучыларыгыз күп бит, бәлки «Безнең гәҗит» мине бәхетле итәр, дигән өмет белән шалтыратам инде. Андый әбиләр булып, танышырга теләсәләр, хәбәр бирсеннәр иде. Кайда, нинди шартларда яшәүләре дә мөһим түгел. Олыгайган көнебездә бер-беребезгә терәк булып, ялгыз үтә торган соры тормышыбызны бизәргә, матурайтырга насыйп булыр бәлки.

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

Редакциядән: Мөрәҗәгать авторы белән танышырга теләүчеләр булса, рәхим итеп редакциягә шалтырата аласыз.

БӘШИРӘГӘ СОКЛАНАМ

Соңгы вакытларда «Безнең гәҗит»кә татар артистларының, бигрәк тә хатын-кыз җырчыларның үз-үзләрен тотышлары, килеш-кыяфәтләре турында зарланып шалтыратулар артуы сизелә. Менә мин дә, бакчада бәрәңге төпләрен өеп кердем дә, үз-үземә ял ясап, ТНВ-Планета каналында Бәширә Насыйрова концертын карагач, сезгә шалтыратырга булдым. Бәширәне тыңлап җаным рәхәтләнде. Бөтен җыры шундый матур, күңелгә якын. Үзе чын мәгънәсендә моң алиһәсе! Сокланам һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телим. Хәзерге бик күп җырчылар өчен үрнәк алырлык ул.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии