Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«МИН, ДӨРЕСТӘН ДӘ, ВЕТЕРАН!»

«Безнең гәҗит»нең 15нче июнь санында (№24) басылган «Тыл ветеранымы ул?» дигән кыска гына язмада миңа җавап язарга кушылган иде. Фәрдия ханым, без, мөгаен, бер чор кешеләредер. Сезгә рәхмәт әйтәм һәм җәмәгатегез белән бергә кунакка чакырып калам.

Чыннан да, мин – хезмәт ветераны. 47 ел эш стажым бар, шуның 30 елын терлекчелектә эшләдем. 1970нче елда Ленин бабайның 100 еллыгына медаль бирделәр, шуның белән бергә Шәймиевнең миңа хезмәт ветераны исеме бирү турындагы кәгазе дә бар иде. Ә җәмәгатемнең Мәскәүдән алган ике медале бар, шулай да аңа ветеран исеме бирелмәде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

 «ДӨРЕС ЯЗГАНСЫЗ!»

Сезгә рәхмәт әйтеп шалтыратам. Газетаны күптәннән алдырам, бик әйбәт язасыз. Илфат Фәйзрахманов Рамазан ае турында бик матур итеп язган («Ураза – сәламәтләнү ул», №23, 8 июнь, 2016). Алайса, әбиләрне куркытып, авырсагыз да ураза тотасы, сәдака бирәсе, дип сөйлиләр. Авырткан кеше ураза тота алмый инде ул. Дөрес язгансыз, Илфат! Тиенләгән пенсия алган кеше шуның кадәр сәдака бирә алмый бит. Исән-сау эшләгез! Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын!

МӨНИРӘ апагыз,

Казан шәһәре

«ҖЕН ТУЕ ОЕШТЫРМАСЫННАР!»

Безнең авылда төрле милләт кешеләре яши. Питрау көнен дә билгеләп үтәләр. Ул, гадәттә, 10-12нче июльләргә туры килә. Минем өем аерым гына бер читтә тора, Питрауны да минем янда оештыралар. Тагын җен туе уздырачаклар икән инде, дип шөбһәләнеп көтеп торам инде менә хәзер. Ул төнлә үтә торган бәйрәм, анда сугышалар да, бакчамны да таптап бетерәләр, эчкән шешәләрен дә өеп калдыралар. Өченче ел Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Сарманда гражданнарны кабул итте. Зарымны аңа сөйләдем. Тыңлап торды да, андый бәйрәм авыл уртасында үтәргә тиеш түгел, читтә булырга тиеш, диде. Бәйрәм мәйданы янында янгын сүндерү һәм «ашыгыч ярдәм» машиналары да булырга тиешлеген әйтте. Узган ел Питрау минем йорт янында үтмәгән иде, быел тагын минем янда оештырмакчылар икән. Кара кайгыга баттым инде, бөтен нервым бетте. Нишләп аны читтә уздырмыйлар соң?

Алексей ПАВЛОВ,

Сарман районы, Баткак авылы

Баткак авылы Иске Кәшер авыл җирлеге составына керә. Шуңа күрә, мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, идарәгә шалтыраттым. Башта сәркатип Ләйсәнә Богманова белән сөйләштек. «Авыл уртасында Алексей абыйның йортыннан ерак түгел бик уңайлы мәйданыбыз бар безнең, Питрау шунда үтә. Алексей абый үзе дә килә анда, бөтен уеннарда катнаша. Чүп өеп калдыралар, дигән сүзе дөрес түгел. Бәйрәмнең икенче көнендә мәдәният йорты мөдире ире белән «ГАЗель» машинасында бөтен чүпне җыеп йөри. Янгын сүндерү һәм ашыгыч ярдәм машиналары да, хокук сакчылары да кизү тора – ничек алардан башка булсын инде?!» – дип сөйләде ул. Эшеннән бушагач, авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов белән дә аралашып алдык. «Эшли башлаганыма бер генә ел әле. Узган ел Питрауга әзерләнергә ике генә көн калу сәбәпле, аны мәдәният йорты каршында билгеләп үттек. Тик ул гомер-гомергә Алексей абый әйткән урында үткән. Быел, халык соравы буенча, аны тагын шул элеккеге урынында уздырырга булдык. 9нчы июльдә булыр дип ниятләп торабыз. Бик күңелле үтә ул, авыл уртасында булгач, картлар да килә ала. Бернинди тәртипсезлек тә юк. Моңарчы берәүнең дә зарланганы булмады әле. Без аның үткәрү урынын прокурор белән дә килештерәчәкбез», – дип аңлатма бирде ул.

«ДӘҮЛӘТНЕКЕ КИРӘК»

Казанда дәүләт нотариаль конторалары бармы икән? Шәхси оешмалар бигрәк кыйбат сорыйлар?

Исемем редакция өчен генә

Казанда Татарстан Республикасының Нотариаль палатасы бар. Адресы: Сул як Болак урамы, 56нчы йорт. Телефоны: (843) 236-24-24.

***

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Үзегезнең сорауларыгызны тапмасагыз – аптырамагыз, аларга җавапларны киләсе саннарыбызда бирербез. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Берочтан шунысын да искәртәбез: 2016нчы елның икенче яртысына газеталарыбызга язылу тәмамланды. Тик өлгермәүчеләр кайгырмасын: аны киләсе айдан ала башларга була. Моның өчен бары тик Татарстанда 25енә, ә Татарстаннан читтә 15енә кадәр язылырга гына кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии