- 28.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кеше һәрвакыт үзгәрешләр белән яши. Күңелендә чуарланган уй-хисләренә яңалары өстәлә, нәрсәнедер җимереп яңадан төзи, искелекне яңарта. Мәсәлән, туган авылымны гына алыйк: әниләргә ияреп барып «биш тиен»лек сагыз алган кызыл кирпечле кибетләр инде юк, без әллә каян урап йөргән чишмә сукмаклары хәзер якын әрәмәлек аша үтә, көзге пыскак яңгыр астында шикәр чөгендере ташыган кыр ягындагы бакча урынын яшел үлән каплаган. Заман үзгәргән, календарьда битләр кимегән саен, без дә үзгәрәбез, әйләнә-тирә дөнья да үзгәрешләр кичерә. Ләкин ул үзгәрешләрне табигать һәрвакыт уңай кабул итәме? Анысын инде вакыт күрсәтә.
Туган авылым да, юлларны санамаганда, соңгы елларда шактый үзгәреш кичерде. Шуларның берсе – балалар бакчасы өч катлы мәктәбебезнең беренче катына күчерелде. Моны тантаналы итеп кабул иттеләр, күпләр сөенде. Мәктәп, авылның үзәгендә диярлек, шифаханә янында урнашкан, урыны да матур. Балалар кечкенәдән үк мәктәп һавасын сулап үсә, шуңа да мәктәп баскычларына менү авырга туры килмәячәк. «Авылда кешеләр кими, бала табарга теләмиләр, тиздән авыл Советы да шушы мәктәп бинасына күчмәгәе», – дип тә юрадылар.
Иске балалар бакчасы бинасы да искиткеч гүзәл урында урнашкан иде. Биналары агач, бераз искелек төсе кергәнгә дә, аның мәктәпкә күчерелүен уңай кабул иттеләр. Ишегаллары бик иркен иде, җәен ямь-яшел чирәмгә күмелеп китә, язын ак кәүсәле каеннар яфрак яра, балалар шунда чыр-чу килеп гомеренең иң бәхетле мизгелләрен үткәрә. Күченешләрдән соң бу урыннар моңсуланып, бушап калган төсле булды. Тәрбиячеләр һәрвакыт аны күз угында тота, ничә еллар хезмәт куелган шушы биналар яныннан узганда үзгәрешләрне күзәтә. Күптән түгел бер тәрбияче апа шалтыратты: «Иске балалар бакчасы янында ничә еллар үскән каеннарны кирәк дип тапмадылар, кисеп аудардылар. Алар бит юл буенда да тормый, бакчаның күрше йортка тоташкан ягында үсә иде. Шуңа бик күпләр борчылды, йөрәкләр әрнеде. Шул каеннарны авыл башында урнашкан автогараж миченә яккач, анда зур янгын чыгып, шактый гына зарар китерде. Шушы каеннар рәнҗеше төшкәндер, мөгаен».
«Шаулап үсеп утырган каеннарга ничек тия алганнар?» – дип бер сызлансам, икенче яктан, «Башка җирдә автогаражга ягарга утын беткәнме?» – дип уйлап куйдым. Ничә еллар буена балаларның тәүге адымнарын күреп үскән ак каеннарның да, шуларны кызганган авыл халкының да төшкән рәнҗеше эзсез түгелдер.
P.S. Автогаражда эшләүче каравылчыларга да, башка җаваплы кешеләргә дә шактый гына күләмдә штраф салганнар. Тик алар бары тик бүгенге көн белән яши, каеннарның каргышы төшкәндер дип уйлап та карамагандыр, мөгаен.
Тамчыгөл ТАКТАШЕВА.
Комментарии