«Дон Кихот» программаларын туктатырга вакыт

Узган елны «Атна вакыйгалары» газетасында Алексеевский районы Кызыл тау авылында крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче Равил Хәмитовның үз игеннәреннән он тарттыруы турында язып чыкканнар иде. Ул онны Казан ярминкәләрендә дә бик теләп, мактап алалар икән. Югары сортлы игеннәр чит илгә чыгарылганга күрә, үзебезгә бары тик калдык-постык кына эләгә. Ул фураждан рәтле он чыкмый инде. Шуңа күрә сатуда булган оннарны халык бик хуплап бетерми. Ә түбән сыйфатлы оннан тәмле ипи пешәсен көтәсе дә юк.

Тегермән сүзен ишетүгә миңа испан язучысы Мигель Сервантесның Дон Кихоты күз алдына килә. Ябык кына, озын буйлы, ләкин бик тәвәккәл һәм гадел итеп сурәтли ул аны. Дон Кихот яшьтән үк маҗаралы китаплар укырга ярата. Ил буйлап сәяхәт итеп, Барселонаны күрергә хыяллана. Ул бик ярлы була. Бар байлыгы – тире һәм сөяктән генә торган аты гына. Дусты булган фермер Санчо Панса аңа күрше авыл кызын – чибәр Дульсинәне күрүен мактанып сөйли. Буйдак Дон Кихотта гыйшык хисләре уяна. Аның ул кызны күрәсе килә. Тиздән бер бай кешенең Дульсинәне урлап китү хәбәре ишетелә. Бу хәл дивальгоны бик дулкынландыра, ул аны эзләп юлга чыгарга ниятли. Санчоны исә үзенең корал йөртүчесе итеп барырга үгетли. Сәфәрдән кайткач, бер утрауның губернаторы итәчәгенә вәгъдә биргәч, тегесе риза була. Төрле маҗараларга очрый торгач, алар юлларында җил тегермәненә тап булалар. Дульсинәне урлаучылар мине үртәп кул болгый дип, ул атакага ташлана. Ләкин һөҗүм уңышсыз булып чыга.

Барселонадагы «Ярым ай» дип аталучы рыцарьлар турнирында финалга чыга Дон Кихот. Ләкин оттыра һәм Санчоның ишәгеннән мәтәлеп төшә. Ә җиңүче рыцарь шлемын салып, сөңгесен аның күкрәгенә тери һәм: «Мин Дульсинә булам!» – ди.

Бу әсәр әкияттәгедәй матур тәмамлана. Дон Кихот белән Дульсинә бергә калалар.

Эшмәкәр Равил Хәмитовның бу инициативасын башка районныкылар да күтәреп алып, эшне җайлап җибәрә алсалар, бик әйбәт булыр иде. Яхшы, сыйфатлы онга барыбыз да мохтаҗ. Барыбызның да тау кадәр булып күпереп пешкән тәмле ипи ашыйсы килә. Ә бит исәпләсәң, бу эшнең файдасы байтак. Фермерлар үз продукциясен җитештерә, сатылган он акчалары да читкә китми. Авылны да әзме-күпме эшле итә.

Дөньялар болай барса, авыл бетәчәк дип борчылсак та, күңелдә әле өмет бар. Авылга да чират җитеп, Авыл елы дип игълан итсәләр иде дип телим. «Дон Кихот» программалары юк ителеп, яңа проектлы тегермәннәребез эшли башласын иде.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии