- 28.04.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бу тормышта һәр кешенең яраткан шөгыле була, һәркем буш вакытларында нидер белән мавыга. Кемдер көннәр буе диван саклый, кемнәрдер домино, шахмат-шашка уйный, телевизордан көне буе сериаллар бага яки компьютер артында утыра. Бу катламны, гадәттә, халык, нормаль кешеләр рәтенә кертеп бәяли.
Бүгенге язмам бик үк гадәти булмаган шөгыль ияләре-балыкчылар турында. Һава шартларының нинди булуына карамастан, буш вакытларын яр буенда яки боз өстендә үткәрүче – халык телендә «маньяклар» дип йөртелүче алар.
31нче мартта Чулман елгасының Ташбака дип аталучы урынында, боз астыннан балык тоту буенча 25нче юбилей ярышлар үтте.
Татарстанның бер генә районында да рәттән 25 тапкыр ярыш үткәрелүен тарих хәтерләмидер. 1999нчы елдан бирле оештырыла торган Саба балыкчыларының бу бәйгесе үзенчәлекле рекорд.
40тан артык балыкчы катнашуындагы ярыш, гадәттәгечә, бик дустанә, ләкин киеренке шартларда үтте. Номинацияләре төрле булды. Беренче балыкны каптыручы номинациясендә бу юлларның авторы җиңүче булды. Бәхет иң беренче тишелгән бәкедә үк көтеп торган икән: 600-700 граммлы судак эләктердем. 2нче урында Азат Гарипов, өченче – Расих Хадиев булды. Иң зур судак балыгы буенча беренче урын иясен ачыклау авыр булмады, чөнки Сабалы Айрат Шәһвәлиев тоткан 2,650 килолы балык карар күзгә үк башка конкурсантларныкыннан аерылып тора иде. Икенче урында 1,350 кглы судак белән Марат Юмагулов, өченче – Азат Гарипов (
Ярышып боз тишү бәйгесе дә бар әле. Ул ел да бик киеренке үтә иде, тик быел бәйгедә катнашучылар икәү генә булды, чөнки гади бур белән килүчеләр алар гына иде. Бозны замана шаукымы булган шуруповерт ярдәмендә тишүчеләр бу бәйгегә кертелмәде. Ярышның шарты – механик бурга гына рөхсәт. Беренче Айрат Сәләхов, Рәсүл Садыков икенче.
Барлык җиңүчеләр дә, шулай ук иң өлкән һәм яшь балыкчылар Наил абый Хәлилов белән Рәсүл Садыков иганәчеләрнең кыйммәтле призлары, Саба спорт һәм яшьләр бүлегенең грамоталары белән бүләкләнделәр. Балыкчылар бу бәйрәм өчен иганәчеләр Фидәил Зиннуров, Мөнир Сафин, Нәкыя Вафина, Алмаз Мөбәрәкшин, Алмаз Валиуллин, Илгиз Насыйбуллиннарга рәхмәтле. Сәүдәләре уңышлы, үзләре сау-сәламәт булсын, дип теләкләр теләде алар. Шунысын да әйтик, синоптиклар бу көнгә яңгыр – җепшек кар фаразлаган иде, ә көн бик матур булды. Мөгаен, өстәге көчләр дә балыкчылар ягында, аларны кайгырта...
Ярышны оештыручы Хәниф ТИМЕРБАЕВ,
Байлар Сабасы
Комментарии