Күрәзәче

Татарстанның атказанган укытучысы Мәхмүт Хафизның «Күрәзәче» дигән мәкаләсен укыгач, үземнең дә ничек итеп күрәзәчегә барганымны язу теләге туды.

2017нче елның маенда, вакытында тиешле ярдәм күрсәтмичә, ак халатка яшеренгән иблисләр минем хатынымны вакытсыз гүргә кертте (урыны оҗмахта булсын). Шушы көнгә кадәр мин табибларны фәрештәләр дип йөри идем. Шул очрактан соң алар минем өчен икегә бүленде. Беренчеләре фәрештәләр, икенчесе – ак халат астына яшеренгән комсыз иблисләр. Болай дип фикер йөртергә нигезем дә бар. Моннан 53 ел элек, 1969нчы елның 27нче июнь көнне үзем дә Гиппократ анты биреп, кулыма «мал табибы» дигән диплом алдым.

Хатынымның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклар өчен, Зәй бүлегенең тикшерү комитетына гариза бирдем. Күрәзәчене дә озак эзләргә туры килмәде. Әлмәт шәһәрендә яшәүче күрәзәченең адресын һәм телефон номерын табып бирделәр. Башта телефон аша шалтыратып сөйләштем, сезнең белән бер кеше турында сөйләшәсем бар, дидем. Ул иртәгәсен үк очрашырга риза булды. Миңа ул кешенең фотосын алып килергә кушты.

Иртәгәсен ул әйткән вакытта мин инде аның ишек төбендә тора идем. Күрәзәче мине ишектән ерак булмаган бер урындыкка утыртты, ә үзе каршы як стена янына барып утырды. Мин биргән фотога 10-15 секунд карап торды да, болай диде: «Бу кешең дөньялыкта юк инде. Табиблар ялгышлыгы һәм тырышлыгы белән бакыйлыкка күчкән...» Бу сүзләрне ишеткәч, әллә урындыгым селкенде, әллә гәүдәм хәлсезләнде – ике куллап урындыкка ябыштым. Мин бу кадәрле дөрес җавап ишетермен дип килмәгән идем. Соңрак мин аннан алда үземне ни көтүен сорадым. «Мин әйткән җавап күңелеңне тырнап йөрер, ул сиңа кирәкме?» – диде күрәзәче. «Миңа хәзер барыбер, әйтегез», – дидем.

Менә ул көннән соң биш ел ярым вакыт узды, аның әйткәннәре бар да рас килде. Ике ел алдан булачакны да әйтеп бирде ул. 2019нчы елдагы «имтихан»ыңны уңышлы тапшырсаң, 2020нче ел яхшы булачак, дип фаразлады. 2019нчы елда йөрәгемә операция кичердем, теге дөньядан әйләнеп кайттым. Күрәзәче боларны кайдан белде икән, дим.

Инде рәсми медицина ни әйтер дип, Казанга – Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкән эндокринологы, профессор Хәсәнов Энгель Нәсимовичка киттем (урыны оҗмахта булсын, 2018нче елны 71 яшендә вафат булды). Үземнең гозеремне сөйләп биргәч, ул башка табиблар кебек боргаланмады-сыргаланмады, дөп-дөресен әйтте дә бирде. Табибларның операциядән соң җибәргән хаталарын атады.

Менә шушы сүзләрдән соң бүлә башладым инде мин табибларны ак фәрештәләр белән комсыз иблисләргә. Беребезгә дә үз тормышында комсыз иблисләрне очратырга язмасын иде дип телим.

Тәлгать ШӘВӘЛИЕВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии