Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановка Ачык хат

Мөхтәрәм Президент әфәнде! 6нчы майда Ислам дөньясы сагынып көтеп алган изге Рамазан ае башлана. Бу – игелекле һәм саваплы эшләр кыла торган ай. Рамазан аенда Татарстан Республикасында аракы сатуны тыю турында карар кабул ителсә, бу бик саваплы эш булыр иде.

Бу изге гамәл:

Татарстанда мөселманнарның ихтыяҗларын хөрмәт итүне күрсәтер иде;

Татарстан республикасын 1,5 миллиардлы ислам дөньясы алдында күтәрер иде;

Татар халкының хәмерсез тормышка омтылуына зур этәргеч булыр иде. Чөнки татар халкының әхлагы, мәдәнияте, теле югалуның сәбәпләренең берсе – аракы эчү. Аракы халыкны сарык көтүенә әйләндерә. Татарларга хәмернең хәрәм икәнен аңлату, аларны ислам диненә кайтару, Тукай заманаларындагы кебек, айнык, укымышлы, бай халыкка әйләндерү – һәр татар милләтпәрвәренең һәм дин әһеленең бурычы.

Мөхтәрәм Президент, без Сезне татар халкының язмышы турында борчылучы милләтпәрвәр дип беләбез. Шуңа күрә бу хат Сезгә барып җитәр һәм Сез изге Рамазан аенда Татарстан Республикасында аракы сатуны тыю турында карар чыгарырсыз дип, ышанабыз.

Татарстан Республикасының Аксакаллар Шурасы рәисе

 Р.А.ИБРАҺИМОВ,

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Ф.В.ЗӘКИЕВ,

«Мөслимә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Э.Л.ӘДИАТУЛЛИНА

Комментарии