«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АКЧА БИРМИЛӘР

Без – пенсионерлар. Безгә ай саен 486 сум күләмендә юл акчасы түләнә иде. Ләкин апрель аенда иремә бу акча бирелмәде. Районыбызның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, анда болай дип аңлаттылар: 20 сутый җире һәм йорты 80 квадрат метр булганнар тәэмин ителгән санала, шуңа аларга юл акчасы бирелми. Бу Кукмара районы буенча гына шулай микән? Һәм бу нинди законнар белән теркәлгән?

Гайшә апагыз,

Кукмара районы

Редакциядән: 2019нчы елның 1нче апреленнән пенсионерларга юл акчасының күләме билгеләнгәндә, аларның мал-мөлкәте һәм тәэмин ителеше исәпкә алына. Бу мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүне арттыру максатында (2004нче елның 8нче декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004нче елның 14нче декабрендәге 542нче карары нигезендә) башкарыла. Үзгәрешләр аз керемле гаиләләрдә балага бирелә торган пособие күләменә дә кагыла. Әйтик, яхталары, очу аппаратлары, кар чаналары, сәнәгать җитештерү объектлары, ике яки аннан да күбрәк машинасы, фатиры булган гаиләнең баласына пособие исәпләнмәячәк. Мал-мөлкәт турындагы исемлек белән һәркем mtsz.tatarstan.ru сайтыннан таныша ала. Әгәр дә пенсионерның фатиры 80 квадрат метрдан артса һәм аның исемендә пай җире булса, аңа юл акчасы түләнмәячәк. Бары тик 2016нчы елның 1нче гыйнварына кадәр хезмәт ветераны исеме алган пенсионерлар, үз исемендә пай җире булса да, юл акчасы алачак.

АРТЫГЫН КЫЛАНА

«Безнең гәҗит»нең 2019нчы ел, 17нче апрелендәге 15нче санында, Айгөл Закированың «Данир Сабиров башкортларны мыскыл иткән?» дип исемләнгән язмасы басылган иде. Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров белән тулысынча килешәм, Данир артыгын кылана башлады. Сәхнә буенча таптанып, теленә нәрсә килә – шуны сөйләп йөри. Мондый артистларны тыярга кирәктер. Алсу Фәракшина исемле ханым да Гөлназ Сәфәрова, Резеда Шәрәфиева булып кыланып, пародия ясыйм дигән булып, үзен көлкегә калдыра. Ә пародияне бары тик бер очракта гына ясарга мөмкин: әгәр дә син ул кешедән остарак булдыра алсаң. Ә Данир Сабиров дөрес һәм оста кыланмый. Гади һәм халыкчан булырга кирәк.

Азат МӘХМҮТОВ,

Актаныш районы

МИЛЛӘТЕБЕЗНЕ КОРЫТУЧЫ

Татар кызларының 45 проценты, егетләрнең 43 проценты катнаш никахта тора. Дөньяның бер генә милләтендә дә мондый хәл юк. Кайда монда милли горурлык, милли хисләр? Катнаш никахлар күбесенчә урыс халкы белән корыла. Андый гаиләләрдә балалар урыс рухында тәрбияләнә. Шунысы кызганыч, Татарстанда татар телендә чыга торган гәҗитләрдә дә, телевидениедә дә катнаш никахларны мактап язалар һәм еш кына күрсәтәләр. Алар татарлыкның тамырын корыта. Шуны истә тотсак иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

МАЙ ЭЧӘРБЕЗМЕ?

Бу арада пальма мае турында төрле-төрле яңалыклар сөйлиләр. Беркөнне бу турыда татарча тапшыру да карарга туры килде. Озакламый Татарстанга бик күп пальмалар кайтачак, ди. Аларны урманнарга, юл буйларына утыртырга ниятлиләр икән. Пальма мае зарарлы. Ләкин безнең президент нәрсә карый? Әллә моның белән кызыксынмыймы икән? Берничә елдан пальма мае гына эчеп ятарбыз микән?

Илдус абыегыз,

Түбән Кама шәһәре

Редакциядән: Русия азык-төлек сәнәгатенең тулысынча диярлек пальма маенда эшләве мәгълүм. Арзанлы һәм чистартылмаган пальма чит илләрдән миллионлаган тонналап сатып алына. Ул безнең организмга сыер мае, эремчек, сыр, туңдырма белән керә. Аны кондитер ризыклары, прәннек, печенье, торт, пирожный һәм шоколадка да кушалар. Тик интернет мәгълүматларына күз салсак, пальма агачы безнең республикабызда үсә алмый. Аңа җылы климат шартлары тудырырга кирәк. Шуңа да аны үзебездә утыртып үстерү түгел, читтән алып кайту күпкә отышлырак булып чыга.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Киләсе аралашу, бәйрәмнәр башлану сәбәпле, тагын бер атнадан, 8нче майда 10нан 13:00 сәгатькә кадәр булачак. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии