«Иптәш Путин, Татарстан халкына ышана аласыз!»

«Иптәш Путин, Татарстан халкына ышана аласыз!»

Казанда өченче мәртәбә Татарстан халыклары съезды узды. «Меңнән артык кеше катнашачак бу зур чараның төп максаты – республикада яшәүче төрле милләт, дин вәкилләрен берләштерү, тынычлыкны саклап калу», – дип, аңлаттылар. Корылтайның узуы гаҗәп хәл түгел кебек – республикада 170тән артык милләт вәкиле бар. Алар сугышмыйча – талашмыйча үзара тату яшәргә тиеш!

…Шулай да, чараның мәгънәсе тирәнрәк иде кебек. Шартнамә язмышы хәл ителгәндә, халыкны болай гына җыймаслар…

КИЛЕШҮНЕ ОЗЫНАЙТЫРГА…

Бу корылтай беренче мәртәбә Республика тарихындагы иң болгавыр һәм авыр чорда – 1992нче елда узган. Икенче мәртәбә 15 елдан соң – 2007дә уздырганнар. Әллә бездә халыклар шул кадәр үзара дус яши дә, шуңа күрә онытканда бер генә үткәрәләрме, дип уйлаган идем, Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин «…беренчедән, бу чыгымлы әйбер» дип ачыклык кертте. Чыгымлыдыр шул. Чараны Казанның иң зәвыклы һәм кыйммәтле залларының берсендә – «Корстон»да уздырдылар. Милли киемнәрдән килгән чувашы, мари, татары, хәтта Африка илләренең бер милләт вәкиле бер-бер артлы залга узды. Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин да шундыйлар рәтендә иде, ул чувашлар күлмәге киеп килгән. Махсус бу чара өчен дип тектергәнме, әллә берәр бию ансамбленнән генә алып торганмы – монысы гына сер булып калды.

…Кунакларны залга чакырып, урындыкларга утырта бардылар, ул арада чараның башланыр вакыты да җитте. Төгәл сәгать унда, гимн тыңлап басып торганда башымда бер генә уй иде: ә корылтайда катнашучы безнең милләт вәкилләре үз проблемаларын сөйләр микән? Митингларга чыгып «тел бетә» дип кычкырабыз – җитәкчеләр безне ишетми. Ә монда Президент та, Дәүләт Советы рәисе дә, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килгән иде! Ишеттерү өчен менә дигән җай булыр, дип, милләтнең проблемалары күтәрелүен көтеп, чыгышларны тыңладым.

Беренче булып сүзне дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлады. Ул мондый корылтай уздырыла башлауга китергән сәбәпләр турында сөйләде:

– 1991нче елның 24нче апрелендә РФ Президенты вазифасы булдырылгач, Татарстанда да Президент вазыйфасы булырга тиеш дигән «дулкын» күтәрелде. Ул вакытта мин Борис Николаевич Ельцин белән киңәшләшергә булдым. «Әгәр халык тели икән, моңа барырга кирәк» – диде ул. Беренче корылтайдан соң, 1994нче елда Русия һәм Татарстанның дәүләт органнары арасында вәкаләтләрне һәм эшчәнлекне бүлешү турындагы килешүгә кул куелды. Икенче корылтай вакытында Татарстан һәм Русиянең гамәлдәге конституцияләре кысаларында республика белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыткан тагын бер килешүгә кул куелды, – дип чыгыш ясады Шәймиев һәм бу килешүнең озынайтылырга тиешлеген дә әйтте:

– Килешүнең яшәргә хакы бар. Ул эчтәлегенә бернинди үзгәреш кертмәгән очракта да озынайтыла ала.

Килешүнең озынайтылырга тиешлеген тагын бер чыгышта яңгыраттылар. Халык шагыйре Зиннур Мансуров, артка чигенерлек юл калмаслык итеп әйтте:

– Татарстан – Русиянең ныклы терәге ул. Шулай булгач нигә кайвакыт республиканы сепаратизмда диярлек гаепләүчеләрнең тавышы ишетелә? Безнең эшчәнлекне илнекенә каршы килерлек дип, килешүләрне нигә озынайтмаска киңәш бирәләр? Көчле Русияне көчле төбәкләр барлыкка китерә. Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә телим: татарларга һәм татарстанлыларга ышанырга мөмкин. Без уңайсыз хәлгә куймадык һәм куймаячакбыз!

Шунысын да әйтик – корылтайда яңгыраган бердәнбер татарча чыгыш булды бу. Һәм нәкъ менә халыкның борчыган мәсьәләләрен җиткерергә тиешле кебек тоелса да, шагыйрь бу проблемалар хакында ләм-мим. Кызганыч. Һичьюгы мәктәпләрдә татар теле дәресләренең санын арттыру буенча булса да сүз булыр дип уйлаган идем.

Изображение удалено.

ТАТАР ТАУ КЕШЕСЕМЕ?

…Президент Рөстәм Миңнехановның чыгышы шактый озын булуга да карамастан, колак салып тыңларлык урыннар күп иде. Мәсәлән, президент татарларның милли телләрне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне үстерүне гарантияләгән көчле Русияне күрергә теләвен ассызыклап үтте. Тик ана теле мәсьәләсенә генә артык тукталмады.

Менә шундый талгын һәм бераз күңелсезрәк тә чараны Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатипов җанландырып җибәрде.

– Татарлар Русияне башка беркем дә булдыралмаганча бизәп тора. Илнең спорт, мәдәният, интеллектуаль элиталары һәрвакыт татарлар булган. Шуңа күрә алар Мәскәүгә кавказлыларга караганда якынрак булды, – дип чыгыш ясады башлык.

Ә бераздан Абдулатипов безнең халыкны «тау кешесе»нә әверелдереп куйды:

– Иске тәрҗемә буенча, татарлар – «тау кешеләре» була. Чөнки «тат» – тау дигән сүз, ә «ар» – кеше. Татарлар элек тауда яшәгән! Моның шулай булуын Татарстанның үсеше дә күрсәтеп тора. Кем әйтмешли, югыйсә каян чыгып алар мондый акыллы булырлар иде… – дип шаяртты ул. Безнең милләт турындагы комплиментларын тезеп, Дагыстан башлыгы чыгышын дәвам итте.

Аның сүзләренчә, дөньяда кавказ кешесеннән дә яхшырак дусны һәм аннан да начаррак дошманны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый.

– Дошман булсалар, алар сезне 100 ел буе эзәрлекләп йөртәчәк, дус булсалар – синең өчен гомерен дә жәлләмәячәк. Татарлар да шундый ук. Чөнки алар да – «тау кешеләре».

Билгеле, Абдулатипов үз чыгышында татар кайдан килеп чыккан дигән сорау белән генә баш ватмады – Татарстанга 1994нче елда шәхси гражданлыгын алырга ничек ярдәм итүе турында да сөйләде. Бактың исә, башлык бу елны парламентта безне мактап чыгыш ясаган икән. «Татарстан үзендәге җәмгыятен үзгәртүе белән хәтта Русияне дә уздырып җибәрә» – дигән ул.

– Ул вакытта шушы уңайдан Шәймиев миңа бүләккә «шапка» бирде, Мәскәүгә барып җиткәч исә, миңа «по шапке» бирделәр. Мин моны сезнең тарихыгызда нинди зур урын алып торуымны күрсәтер өчен түгел, сезнең халыкның искиткеч авыр юл узуын күрсәтү өчен сөйлим. Шәймиев үзеннән соң менә дигән эшкә сәләтле команда калдырды. Бу зур уңыш. Дагыстан халкы Татарстанны ярата һәм аның халкын үзләренә якын дип саный.

Үзенең ялкынлы чыгышын йомгаклап, Рамазан Абдулатипов Шәймиевка үткән юбилее уңаеннан «Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» дигән орден һәм сары металлдан эшләнгән кубок тапшырды.

Билгеле, корылтайда башка милләт вәкилләре дә чыгыш ясады. Әйтик үзбәкләр үзләренең Нәүрүз бәйрәмнәрен ничек уздырулары турында сөйләде, Татарстанда 10 меңнән артык гражданлыгы булган үзбәк яшәвен дә әйтеп алдылар.

Бәлки, дөрес тә уйламыймдыр, тик бу чара минем өчен милләтләрнең үз проблемаларын уртага салып сөйләшә торган чарасы булмады кебек. Ә андый проблемалар юкмы бездә? Ерак китәргә кирәкми. Толерантлык дигән мәсьәлә җитеп бетмәү аркасында Африкадан килгән студентны пычак белән кадап үтерделәр, ниндидер вандаллар күпме биналарны рәсем ясап пычраттылар, каберлекләр җимерелә… Бу әле җәмәгатьчелекне шаулатканнары гына. Кыскасы, кем нәрсә турында сөйлисе килсә, шуны сөйләде. Күбрәк мактану, без булдырабыз кебек сүзләр ирештерү өстенлек итте. Күрәсең, БТИҮ генә түгел, республика җитәкчелеге уздырган корылтайлар да сүз боткасыннан ары узмыйдыр.

Корылтай ахырында резолюция кабул ителергә тиеш иде. Тик әлегә аны киң җәмәгатьчелеккә яңгыратмадылар. Катнашучы делегатларның тәкъдимнәрен исәптә тотып, эшләп бетерергә кирәклеген генә әйттеләр. Тагын ун елдан шушындый чара булыр дип ышандырдылар. Булсын, әлбәттә. Бездә барысы да тәртиптә бит дип, куанып кайтыр өчен генә булса да кирәктер ул

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии