Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЯРТЫСЫН КАЙТАРМЫЙЛАР

Без хатыным белән икебез дә хезмәт ветераннары. Газга-утка ай саен 4000 сум түләп торабыз. Түләнгән акчаның 50 проценты субсидия итеп кайтарылырга тиеш, дип ишетеп беләбез. Тик аны кайтармыйлар безгә. Айлык чыгымнарның яртысын бирергә тиешләрме?

Әхлиулла ГАЛӘВИЕВ,

Әтнә районы, Кече Әтнә авылы

Соравыгызга җавап табу өчен районыгызның социаль яклау бүлегенә шалтыраттык. Консультант Эльмира ханым Шакирова түбәндәге җавапны бирде:

– Алар монда шалтыратсыннар иде. Һәр кешенең индивидуаль була бит ул, тикшерергә кирәк, бүлек мөдире белән сөйләшеп, утларын-газларын исәпләп карарбыз. Элемтәгә 2-16-55 номеры аша керергә мөмкин.

ӨЧ ЙӨЗ МЕҢ ДӘ ҖИТӘ БИТ!

«ТНВ» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында Тукай премиясен бирү турында сөйләделәр. Шундагы иптәшләр комиссиянең дөрес булмавыннан зарлана. Мин дә шулай дип уйлыйм. Узган ел бу премияне Фәүзия Бәйрәмова белән Айдар Хәлимгә бирерләр дигән идек. Фәүзия апа үзенә бирелгән акчаларны картлар йортына тапшырам дигән иде. Тик бирмәделәр. Дөреслек югы күренеп тора. Тукайның бәһасен төшерергә кирәкми – бу премияне елына ике кешегә бирсәләр дә җиткән. Аннан соң 500 мең сум күп ул, 300 мең бирсәләр булган бит инде…

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

«ЮГАРЫ СИКЕРМӘСЕН!»

Газетагызның бер санында Радик Юльякшин турында язган идегез. Ул үзен Салават Фәтхетдинов белән чагыштырып, аңа дуэль игълан иткән булган. Шуны укыганнан соң кызык тоелды да күз алдыма мондый күренеш килеп басты: дәү генә фил бара, аның артыннан бер көчек өреп чаба. Фил аңа игътибар итми, үз җаена баруын дәвам итә…

Бу егет үзен Салават белән чагыштырырга ничек җөрьәт итте икән? Әллә үзен бик югары күтәрелдем дип саныймы? Сәхнәдә ары-бире сикереп, юк кына нәрсә җырлап акча җыю ул Салават дәрәҗәсенә ирешү дигән сүз түгел бит. Шул кадәр гаҗәп тоелды бу миңа. Артык югары сикереп билен сындырмаса ярый инде, дип тә уйлап куйдым.

Галия АРСЛАНОВА

Казан шәһәре

ҮЛГӘННӘРНЕ БЕЗДӘ ТИЗ ОНЫТАЛАР

Үлгәч тә кешене онытма, диләр. Былтыр Вафирә Гыйззәтуллинаның үлүенә 10 ел булды. Аның бу датасын кызы үткәрде, аңа әлеге эштә берничек тә ярдәм итмәделәр. «Әнием исән чагында ярдәм итәрбез дигәннәр иде, берсе дә ярдәм итмәде», – диде кызы журналистларга. Шундый да кызгандым үзен, Казанга чыгып йөгерердәй булдым. Ул бит безнең йолдызыбыз, яраткан җырчыбыз иде. Нишләп бездә үлгәннәрне шулай тиз оныталар икән?

С. ШАКИРОВА

Азнакай шәһәре

СУКЫРДАН АКЧА СОРАРГА ЯРЫЙМЫ?

Минем туган тиешле 90 яшьлек апам Буа районының Атабай-Әнкәбә авылында яши, аны күршесе Гөлшат Дәүләтшина тәрбияләп тора. Бервакыт боларга шалтыраттым да, тыңлап торам – кем беләндер талашалар. Авыл советыннан үзара салым өчен акча җыярга килгәннәр икән. Гөлшат әйтә: «Ничек оялмыйсыз бу сукыр әбидән акча сорарга, үзегезнең берничек тә ярдәм иткәнегез юк бит!» – ди. Сукыр карчыктан акча сораулары дөресме соң?

Гөлсинә ФӘТХУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Буа районының Исәк авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗановага шалтыраттык.

– Монда аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Карчыкны, чынлап та, күршесе тәрбияли, баштарак ул аны ашатып йөри иде. Ә кышкы вакытка үз йортына ук алып чыкты. Без сукыр ападан акча сорамадык, акчаны Гөлшат ханымнан сорарга кергәннәр иде. Ул аларга, ашыгып: «Мин сукыр апа өчен акча бирмим, ник аннан сорыйсыз?» – дип сүз башлаган. Безнең җирлектә үзара салым бәясе 300 сум дип билгеләнде, тик карар бар – инвалидлардан акча алмыйбыз, – диде ул.

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии