Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫН ДА КҮРЕГЕЗ!

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага барлык сугыш чоры балалары исеменнән мөрәҗәгать итәм. Сезнең сүзегез үткәне күренеп тора, Габдулла Тукай исемендәге премияне 1 миллион сумга җиткерү өстендә эшлисез. Сугыш чоры балаларына акча түләү турында сүз кузгатып карагыз әле. Мәдәнияткә акча болай да күп бирелә бит инде, гел арттыру да арттыру. Сугыш чоры балаларын да искә алыгыз, бик әз генә калдык бит инде. Хәзер анда Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллиннар юк инде. Депутат Миргалимов та башта бик сөйли башлаган иде, ул да туктады. Туктамасаң, үзеңә начар була, дип туктатканнардыр инде...

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ЧИКЛӘҮЛӘРНЕҢ СОҢГЫСЫ БУЛЫРМЫ?

Безнең галим, тарихчыларыбыз еш кына горурланып: «Без дәүләт тоткан халык», – диләр. Аңлатучы гына юк: ханнар заманында нинди дәүләт булган икән? Үткән гасырның 90нчы елларында татар халкы үзенең Конституциясен төзеп, аны кабул итте. Конституция нигезендә республиканы бәйсез дип игълан итте. Байрагыбыз, гимныбыз, Дәүләт Советы һәм президентыбыз булдырылды. Русия белән солых төзеп, федерациядә яши башладык. Ләкин федерациядә яшәү безгә Конституция кануннары буенча яшәргә юл куймады. Иң беренче, Мәскәүгә ярарга тырышып, Дәүләт Советы Конституцияне үзгәртә башлады, «бәйсезлек» сүзе төшеп калды. Туган телне кыса башладылар һәм башкалар. Әле яңа гына президент атамасы юкка чыгарылды. Бу чикләүләр әле соңгысы дип әйтә алабызмы? Соңгы 30 ел дәүләт белән яшәгән татар гасыр азагында «без дәүләт тоткан халык» дип горурлана алырмы?..

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә районы

ПРЕМИЯНЕҢ БЕРӘР ӨСТЕНЛЕГЕ БАРМЫ?

2022нче елның 19нчы декабрендә миңа Идел буе федераль агентлыгы, «Бердәм Русия» партиясе һәм «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән тапшырыла торган «Безнең заман герое» исемен бирделәр. Бу хакта «Безнең гәҗит»нең 15нче февраль санында (№6) безнең районнан Гөлназ Гатауллина исемле укытучының язмасы да чыкты. Мин мәктәпләрдә остаханәләр дә уздырам әле. «Безнең заман герое» итеп бүләкләгәндә медаль, диплом, геройның тасмасын бирделәр. Соравым бар: бу исем нинди дә булса берәр өстенлек бирәме икән? Мин инде 80 ягында. Бәлки, ниндидер льготалар, башка өстәмәләр, больницада теш куйдырганда яки җәмәгать транспортында йөргәндә ташламалар алып була торгандыр? Бәлки, хезмәт ветераны дигән исемне алганда ярап куядыр? Башта Балтачның пенсия бүлегенә бардым. Безнең мондый әйбер белән бер дә очрашкан юк, социаль яклау бүлегенә барып карагыз, диделәр. Анда барган идем, ярты сәгать аннан актардылар, моннан актардылар: «Безгә мондый әйбер белән мөрәҗәгать иткән кеше юк, белмибез», – диделәр. Шуңа күрә сездән сорарга булдым.

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

«Безнең заман геройлары» – «Бердәм Русия Яшь гвардиясе» оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган иҗтимагый премия. Башта форум буларак барлыкка килде, ә 2016нчы елдан премия итеп тә бирелә. Проект нигезләмәсендә һәм «Яшь гвардия» сайтында әйтелгәнчә, ул «көндәлек тормышта батыр гамәлләр кылучыларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максаты белән» булдырылган. Премия бернинди өстенлек тә, ягъни сез әйткән льгота, ташлама, пенсиягә өстәмә дә бирми. Ә «хезмәт ветераны» исемен алу өчен СССР яки Русия Федерациясе мактаулы исемнәре, орден һәм медальләре булуы кирәк.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии