АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БЕР ЧИТТӘ ТОРСЫН!

21нче февраль көнне Камал театры бинасында Әлмәт театры артистлары куйган концерт-тамашаны карарга туры килде. Соңгы вакытта билдән түбән мәзәкләр сөйләнә, хәмер рекламалана, кызлар ярым ялангач хәлдә сәхнәгә чыга башлагач, татар концертларына йөрми дә башлаган идем. Монысына да очраклы рәвештә генә эләктем. Шул кадәр яхшы булды бу тамаша! Минем аның шикелле концерт күргәнем юк иде! Казан артистлары бер читтә торсын! Берәү дә ачык киемнән сәхнәгә чыкмады, хәтта шәрык биюе биергә чыккан кызның да тәне каплаулы иде.

Рәмзия апагыз,

Казан шәһәре

ДОМОФОН КИРӘКМИ

«Квартплата» кәгазе килде. Капиталь ремонтны – 85, ә «текущий ремонт» дигәнен 33 тиенгә арттырганнар. Әле бер җирдә дә бәяләр артмады бит. Шул сорау белән райондагы Бердәм исәпләү үзәгенә чыккан идем, июньнән арта торган бәяләр бөтен Татарстан буенча ул, менә безнең Сабада артты инде, диделәр. 2008нче елда безнең йорт ТСЖга керде. Шуннан бирле бер тиенлек ремонт ясаганнары юк безгә. Подъездларыбызны үзебез буяп, агартып чыккан идек, шуның өстеннән генә шомартып чыктылар да – бетте. Ишекләребез дә иске.

Домофонны, «Метаком» дигән оешма белән килешү төзеп, үзебез куйдырган идек без. Шуның өчен ай саен 100 сум ала башладылар. Әле ул рәтләп эшләми, кеше килсә, подъезд ишеген төшеп ачарга туры килә. Безгә домофон кирәкми, дип, бөтен подъездыбыз белән (24 кеше) «отказ» яздык. Барыбер түләтәләр! Хәзер 75 сумга калдырдылар инде. Тик безгә ул эшләми торган домофон кирәкми бит.

Зинира САДРИЕВА,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Ремонтка бәяне арттыруны дөрес итеп аңлатмаганнар сезгә, Зинира апа. Татарстан Хакимияте 2017нче елның 1нче гыйнварыннан күп катлы йортларда яшәүчеләргә капиталь ремонт өчен түләүне 17 процентка арттырган иде. Элекке 5 сум урынына 5 сум 85 тиен түләргә кирәк хәзер (бер квадрат метр өчен). Һәм бу бер Сабада гына түгел, бөтен республика буенча.

Ә домофон турындагы сорауга ачыклык кертү өчен, Сабадагы «ТСЖ хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Шәйхетдинов белән элемтәгә кердек. «Халыктан, безгә домофон кирәкми, дигән ризасызлык ишетелә башлагач, без домофонны куйган «Метаком» оешмасы вәкилләрен чакырттык. Алар халык алдында аңлатты: шушы йортта домофонның эшчәнлеген тәэмин итү турында «Метаком» белән ун елга килешү төзелгән. Һәм ул документта бер пункт бар. «Йорт халкы домофоннан баш тартса, домофон өчен кирәкле бөтен җиһазларны оешма алып китәчәк, чөнки алар «Метаком» милке санала», диелгән анда. Бу йортның бер подъездында яшәүчеләр, «безгә домофон кирәк», дип баралар, икенче подъездда яшәүчеләр, киресенчә, кирәкми, диләр. Анда да бөтен подъезд түгел инде ул, шул бер-ике гаилә йөри. Аларның хәленә кереп, «Метаком» түләүне 75 сумга төшерде, берничә ел шушы бәяне түләп торыгыз әле, диде. Инде анысына да риза түгелләр икән. «Метаком» кешеләрен чакыртыйк, домофонның бөтен җиһазларын җыеп алып китсеннәр алайса. Подъезд ишеген дә алар карап тота, анысын да алып китсеннәр. Тик аннары шул ук кешеләр: «Безнең домофоннарны җимереп киттеләр», – дип тагын зарланачак инде», – дип сөйләде Айдар Зөфәр улы.

МАТБУГАТТАН МӘХРҮМ КАЛАБЫЗ

Хат ташучыбыз декретка чыкты. Авыл бетереп шуңа алмашка кеше эзлиләр – акчасы аз булгач, керүче юк. Башта 8 мең белән башлаганнар иде, эш сәгатьләрен кыскарттылар да хезмәт хакын 6 меңгә калдырдылар. Минималь пенсия хәтле дә түгел бит бу! Бу акчага тормыш алып барып булмый, шуңа күрә хат ташучы да таба алмыйлар. Мин үзем җиде төрле матбага алдырам. Менә хәзер шуны яздыруга түләгән акчаларыбыз әрәм була инде. Без хәзер ничек итеп киләчәк көнгә ышанып газетага язылыйк ди?! Болай булгач, без матбугаттан мәхрүм калабыз булып чыга бит инде!

Әлфия МӨХӘММӘДЪЯРОВА,

Биектау районы, Юртыш авылы

АКТАНЫШ КАЙДА УРНАШКАН?

Һава торышын әйткәндә, Актаныш районын көньяк район, дип әйтәләр. Гомер-гомергә Актаныш көнчыгыш район булып йөрде, төньяк-көнчыгыш дип тә әйтәләр иде. Гомергә, кояш Актаныштан чыга, диләр иде. Без Чаллыга караганда – җиде минут, Казан вакытына караганда 20 минут алдан намазга керешәбез. Чаллы төньяк-көнчыгышта санала, ә Актаныш хәзер көньякка күчте. Ничек алай була соң ул?

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Азат әфәнде белән сөйләшкәндә бер нәрсәгә генә ачыклык кертеп бетермәгәнбез: кайсы телеканалдан бара торган һава торышында Актанышны көньяк район дип әйтәләр икән? Чөнки без тапкан бер генә чыганакта да әлеге районның көньякта урнашканы әйтелмәгән. Интернет чыганаклар «Актаныш республиканың төньяк-көнчыгышында» дип яза. Хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре Булат Хәмидуллин белән Лариса Айнетдинова «Татарстан Республикасы торак пунктлары» дигән өчтомлык әзерләү белән мәшгуль. Бу җыентыкка керәчәк материалның өзеген «Реальное время» электрон газетасында да бастырдылар. Анда да «Актаныш республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан» дип язылган.

Ә менә ТНВ телеканалында барган һава торышында Актанышны бөтенләй төньяк район дип әйтәләр икән. Һава торышын әзерләү өчен җавап бирә торган бүлеккә шалтыраткач, телефонны бер ир-ат алды. Исемен әйтмәде, үзен «мин баш кеше» дип таныштырды. «Сездә Актаныш төньяк район мәллә соң ул?» – дип башлаган соравымны тыңлап бетермәде, «унбиш минуттан шалтыратырсыз әле» дип, трубканы куйды. Тик унбиш минуттан соң да, аннан соң көн дәвамында шалтыратканда да бүтән трубканы алмады. Аның каравы кичке якта ТНВда эшләүчеләрдән хәбәр килеп иреште: һава торышы текстына үзгәреш кертелгән, шул исәптән Актанышны да төньяк-көнчыгыш район дип әйтергә кушылган икән. «Ике ел буе Актанышны төньяк район дип сөйләдек, бер сүз әйтүче булмаган иде», – дип сөйләде ТНВдагы чыганак. «Безнең гәҗит» ТНВда эшләүчеләрнең географик (димәк, фактик) хатасын төзәткән булып чыга.

«АПЕЛЬСИН»ГА РӘХМӘТ!

Азнакайга еш кайтам, анда сезнең газетаны бик яратып укыйлар. Шуңа күрә яраткан газетам аша рәхмәт сүзләремне җиткерергә булдым әле. Азнакайга «Апельсин» дип аталган автобус белән йөрим мин (шул исемдәге агентлык хезмәт күрсәтә торган маршрут автобусы. – Ф.М.). Анда эшләүче шоферларның, операторларның кешеләргә карата игътибарлы булулары, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә мәрхәмәтле мөгамәләсе мине бик шатландыра. Барысын да үткән һәм киләчәк бәйрәмнәр белән котлыйм һәм барлык пассажирлар исеменнән рәхмәт җиткерәм!

Сиринә СӘМИГУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии