Курыккан саен куркыталар

«Безнең гәҗит»нең 41нче санындагы (20 октябрь, 2021 ел) «Ачыклык кертәбез» сәхифәсендә Актаныш депутатына мәхкәмә карары белән килешү-килешмәү турындагы фикеребезне сорагансыз.

Раилнең әнисе Ләйлә Харисова белән килешәм. Район судына бирсен (ул хәл башта ук шунда каралырга тиеш иде), Татарстан Югары судына да, хәтта Страсбург Кеше хокуклары халыкара мәхкәмәсенә үк бирсен, чөнки Русиядә гаделлек табу кыен. Моны үз тәҗрибәмнән беләм. Ә адресы миндә бар, бирермен. Русиянең Югары мәхкәмәсеннән җавап-карар булмыйча, анда язу файдасыз, кайтаралар.

Ә Риназ Шәриповка Җинаять Кодексының туры килгән маддәсенең иң каты җәзасы кирәк. Хуҗалыкта эш яман булса, җитәкчесе дә гаепле санала. Бу Энгель Фәттаховка да кагыла. Актаныш районы җитәкчелеге яман эшләр оясы. Шуңа да охшаш хәлләр еш була. Халык белә, ләкин дәшми, куркалар. Курыккан саен куркыталар. Бандитларның урыны – төрмәдә. Менә минем фикер.

Әхтәм САТИЕВ,

Актаныш районы

Комментарии