«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КЕМ ЮА?

Кайбер кеше «мин үлгәч, мине бу юсын, теге кәфенләсен», дип әйтеп калдыра. Ә безнең авылдагы абыстай мәетләрне мин генә юам, мин генә кәфенлим, ди. Бу очракта нишләргә?

Нурия апагыз,

Мамадыш районы, Түбән Сон авылы

Редакциядән: Сезнең сорауны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык:

– Бу очракта мәрхүм үзен кемгә юарга һәм кәфенләргә кушкан шул адәм белән авыл абыстае бергә юсыннар һәм кәфенләсеннәр. Болай эшләнсә, мәрхүмнең васыяте дә үтәлер, авыл тәртибе дә сакланыр.

ТИЕНЕ ДӘ ЮК!

Сугышта катнашканнарга 75 мең сум, тылда эшләгәннәргә – 50 мең, ә сугыш чоры балаларына – бер тиен дә акча бирмиләр. Бу дәүләтнең кешедән көлүе инде. Менә Илсур Метшин акча юк, акча юк, дип сөйләгән була. Үзенең әллә ничә йорты, мунчасы бар. Шул милкен балаларына-туганнарына бүлеп биргәнче, сугыш чоры балаларына таратсын иде.

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

АЛЛО, ТАТАР КОНГРЕССЫ?

«Безнең гәҗит»тә «Нәрсәдер эшли алмыйбыз икән, милләт юкка чыга» исемле тирән эчтәлектәге язма басылган (№2, 2020нче ел). Мәкаләдә сүз татар халкына билгеле булган шәхес – Кәрим Яушевның татар стратегиясе турында бара. Әңгәмәдә татар халкының бүгенге көндә аяныч хәлдә булуы, түрәләрнең төрле юллар белән урыслаштыру мәсьәләсендә җитди мисаллар китерелүе мактауга лаек. Кәрим Яушевның бу доктаринасына татар конгрессы җитәкчеләре битараф булмас, дигән теләктә калам.

Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ПЕНСИЯНЕ КИСӘЛӘР

3нче группа инвалидларына түләнә торган пенсия күләме бөтен кешенеке дә бер төрлеме икән? Менә минем оныгым ДЦП гемипарездан авырый. Аның кулы йөрми, ләкин 3нче группа гына бирделәр. Кулы булмаган кеше нинди эш башкара алсын инде ул? Оператор булып эшкә кереп караган иде, 4 ай эшләде, шуның өчен пенсиясенең 1 мең ярым сум акчасын кисеп бардылар. 4 айга 6 мең сум пенсиясен бирмәделәр. Хәзер эштән чыкты, ә пенсиясе һаман әз килә.

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

Редакциядән: Сорауларыгызны Казан шәһәренең Совет районы Пенсия фонды бүлегенә юлладык. Анда:

– 3нче группа инвалидлыгы булган кешеләрнең пенсия күләме төрле. Ул, беренче чиратта, иждивенец булу-булмавына бәйле. Бер кулы параличланган кешегә һәрвакытта да 3нче группа бирәләр. Әгәр дә аның кулын җилкә өлешеннән үк ампутацияләргә мәҗбүр булалар икән, бу очракта 2нче группа инвалидлык бирелә. 3нче группа инвалидлыгы булган кеше эшкә урнашкан очракта, аның пенсия күләме кимеми. Пенсия фондына килеп, документларны тикшертү кирәктер, чөнки эшкә урнашу гына пенсиянең күләмен киметергә тиеш түгел, – дип җавап бирделәр.

ТУГАНЫМНЫ ЭЗЛИМ

Минем бабам Минзәлә районы Хуҗамәт авылыннан. Вәлиәхмәт бабамның Нуриәхмәт, Сабирҗан, Салихҗан исемле ир-ат туганнары булган. Ә Камилә исемле кыз туганы Зәй районы, Шыкмай авылына тегермәнче Ахунҗанга кияүгә чыккан. Боларның нәселе Сәетбаттал морзага барып тоташа. Аның әле дә Хуҗәмәт авылында 2 кибет бинасы, бик озын гына таш сарайлары исән иде. Танышым сөйләвенчә, Нуриәхмәтне Казахстан ягына, ә Вәлиәхмәт бабамны гаиләсе белән Пермь өлкәсенә сөрәләр. Шәҗәрә төзи идем. Ә архивны барлау өчен Башкортстанга барырга кирәк, минем андый мөмкинлегем юк. Телефон номерым: 89179207783

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

КАРАМЫЙ ДА КАЛДЫК

Телевизорда кирәкмәгән әллә ничә канал күрсәтә. 805нче кнопкада «ТНВ-Планета» күрсәтә, ләкин «ТНВ-Татарстан» юк. Кыш көне чыккан яңа татарча сериалны да карый алмыйча калдык. ТНВ-Планетада юньле тапшырулар юк. Ә тегесен ничек табарга, кайдан карарга?

Исемем редакция өчен генә,

Арча районы, Кәче авылы

Редакциядән: «ТНВ-Татарстан» телеканалын карау өчен, аны приемниктан үзеңә табарга кирәк. Моның өчен «Ручной поиск» бүлегенә кереп, «Ешлык» дигән язуны табарга һәм анда 12174 МГц ешлыгын язарга кирәк. Бу каналны табуда кыенлыклар туса, 8 (843) 570−50−88 номерына шалтыратып, соравыгызны бирә аласыз. Анда сезгә барысын да аңлатачаклар.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии