Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАР МӘКТӘБЕ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Мәктәп яисә гимназия «татар мәктәбе», «татар гимназиясе» статусын алу өчен нинди таләпләр үтәлергә тиеш икән? Татарстанда 400дән артык татар мәктәбе һәм гимназияләре бар, дигән мәгълүматны укыдым вакытлы матбугатта. Аларда барлык фәннәр дә татар телендә укытыламы, төрле гомуми чаралар да татар телендә үтәме? Гомумән, андый уку йортларында татар мохите булу таләп ителәме? Шушы сорауларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Безнең гәҗит» аша җавап бирсен иде.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Укучыбыз соравына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәге җавапны юллады:

«Бүгенге көндә гамәлдәге кануннар буенча мәктәптә укуның нинди телдә булуы әти-әниләрнең теләкләреннән һәм белем бирү учреждениеләренең мөмкинлегеннән тора. Баласын теге яки бу мәктәпкә укырга биргәндә әти-әни яза торган гаризада белем алу теле дә күрсәтелә. Ә мәктәп, үз мөмкинлекләреннән чыгып, укытуны оештыра. Белем бирү оешмасының статусын ниндидер күрсәтмә белән «татар гимназиясе» дип алыштырып куеп булмый, балаларның кечкенә сыйныфлардан татар телендә укып үсүләре кирәк. Ләкин рус телендә белем бирүче мәктәптә дә, әти-әниләрнең гаризалары нигезендә, татар сыйныфлары ачып була. Соңгы 2 елда андый сыйныфларның саны арту сөендерә.

Агымдагы уку елында республикада татар телендә белем бирә торган 610 мәктәп һәм гимназия исәпләнә. Аларда укыту төрлечә оештырылган: бөтен фәннәрне чыгарылыш сыйныфларга кадәр татарча гына укыта торганнары да; башлангыч сыйныфларда татарча укытып, 5нче сыйныфтан төп фәннәрне русча укытуга күчүчеләр дә; 1-7нче сыйныфка кадәр татарча, аннары русча укыта торган мәктәпләр дә бар. Әмма тәрбия бирү, сыйныфтан тыш чаралар татар телендә оештырыла, татар мохите булу таләп ителә».

ЭТАПЛАП ҮТКӘРҮ ДӘ ЯРЫЙ...

Белгәнебезчә, 2018нче елда үзара салым җыю тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер референдумнар 3 мең һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән торак пунктларда гына үткәрелә. Ә аннан азрак халыклы авылларда җыеннар (сход) үткәреп, үзара салым җыю-җыймау мәсьәләсен шунда ук хәл итәләр.

Җыенга шул авылда яшәүче халыкның 50 проценты килгән очракта, кворум бар, дип санала. Ә катнашучыларның яртысыннан күбрәге (1 кешегә булса да) «түләргә» дип кул күтәрә икән, үзара салым җыю турында карар кабул ителә.

Әлеге уңайдан минем соравым бар. Үзара салым җыеннарын мәктәпләрдә, мәчетләрдә һәм башка оешмаларда аерым рәвештә, этаплап үткәреп, соңыннан гомуми нәтиҗәгә кушып җибәрү тәртибе каралганмы?

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Сорауга «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе юристы Рәмзия Исмәгыйлова болай дип җавап бирде:

– Иң элек шуны искәртик, хәзер инде үзара салым җыю мәсьәләсе буенча референдумнар үткәрелми. Чөнки аны оештырып, башкарып чыгу шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Бер ай алдан ук төгәл вакытын билгеләп куярга кирәк булгач, халык өчен дә уңайсызрак иде. Ә һәр авылда аерым җыеннар (сход) үткәрү җиңелрәк.

Инде сорауга килгәндә, мөрәҗәгать итүче әйткән тәртиптә җыен үткәрү рөхсәт ителә. Аны этаплап үткәрү дип атыйлар. Авылда төрле сәбәп булырга мөмкин, әйтик, бөтен халыкны бергә җыярлык бина юк ди. Шуңа күрә оешмаларда аерым-аерым да җыен ясарга мөмкин. Ләкин һәр очракта аны үткәрү комиссиясе, рәисе, сәркатибы сайланырга һәм җыенның рәсми протоколы язылырга тиеш. Соңыннан аерым үткәрелгән һәр оешма җыены комиссиясеннән берәр вәкил катнашында барлык протоколларны берләштерү була. Теркәлгән тавышлар саналып, гомуми нәтиҗә чыгарыла.

УКЫТУЧЫЛАР ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК!

Татар халкы һәрвакытта мәгърифәткә омтылып яшәгән. Гәрчә патша Русиясе заманында хөкүмәт даирәсендә милләттәшләребезгә карата «белемсез» дигән караш булса да. Чөнки татарлар рус телен начаррак белгән. Шул ук вакытта күпчелек татарлар гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белгәннәр. Ул халыклар белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырганнар. «Татарга тылмач кирәкми», дигән мәкаль барыбызга да мәгълүмдер. «Белемлек – зур, наданлык – хур!» дигәне дә бар татарда. Мөселманнарга бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз, дигән бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм.

Кешеләргә кемнәр белем бирә соң? Әлбәттә, беренче чиратта, укытучылар. Аларның хезмәтләренең әһәмияте, җәмгыятебезне формалаштыруда тоткан өлешләре әйтеп бетергесез зур. Кызганыч ки, бүген әле укытучыларга тиешенчә игътибар, кадер-хөрмәт күрсәтелми. Алар ил җитәкчелеге тарафыннан да, ата-аналар ягыннан да аңлауга һәм яклауга мохтаҗ.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ИСӘН БУЛЫЙК, БЕРГӘ БУЛЫЙК!

«Безнең гәҗит»нең хезмәткәрләренә катлаулы да, куркыныч та, мактаулы да эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим! Киләсе 2023нче елны зур тиражлар белән каршы алырга язсын! Газетаны бик эчтәлекле, кызыклы итеп чыгарасыз, укучыларның үтенеч-сорауларына вакытында һәм тулы итеп җавап бирәсез. Кешеләрне сөендереп һәм киләсе елларда да шулай бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәргә насыйп булсын иде. Коронавируслар, грипплар бетеп, дөньялар тынычланып, кайгы-хәсрәтләр югалсын! Якынлашып килүче Яңа ел белән Сезне! Исән булыйк, бергә булыйк!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Игътибар! Яңа ел каникуллары вакытында турыдан туры элемтә туктап тора. Сезнең белән киләсе елда 11нче гыйнварда 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии