«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Тагын бер ел артта калып бара. Ярый әле сез бар, дибез – чәршәмбе көнне була торган туры элемтәбез вакытында телефонның тынып торган чагы сирәк. Рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да, киңәш сораучылар да күп була. Һәммәгезгә җавап бирергә тырышабыз. Безнең укучыларыбыз – бик үзенчәлекле кешеләр. Мөхәрриребез Илфат Фәйзрахманов әйтмешли, үз фикере булганнар, кыю һәм гаделлек яратучылар укый безне. Бу сыйфатлар безгә килеп ирешкән шалтыратуларда да ачык чагыла. Уйландырырга, эзләнергә һәм сезнең белән бер казанда кайнарга этәргәнегез өчен рәхмәт! 2017нче елда кабул ителгән сорауларга җавапларны бу саныбызда укый аласыз. Сәхифәбез киләсе елга да дәвам итәчәк, димәк сезнең белән аралашуыбыз тукталмас. Киләсе туры элемтәбез 10нчы гыйнварда булачак. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң очрашканга кадәр!

АДРЕСЛАРЫН ЮГАЛТТЫМ

«Безнең гәҗит»не күптән алдырам. Бер елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итү өчен адреслар, телефоннар исемлеге чыккан иде. Шуны югалттым, кабат бастырып чыгара алмассыз микән?

Гамил ГАТАУЛЛИН

Лениногорск районы, Шөгер авылы

Редакциядән:

Татарстан Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улына

Кремль, Казан шәһәре, 420014

E-mail: ap.rt@tatar.ru

Кабул итү телефоны: (843) 567-89-01

АКЧА ТҮЛӘНМИ

Мин улым белән генә яшим, үзем 1нче төркем инвалид. Шизофрения белән авыртам, вакыт-вакыт хәтерем югала, газ плитәсенә әйбер куйсам, аны онытып җибәрәм, газларны ачык калдырам, кыскасы, өйдә минем бер үземне генә калдырырлык түгел. Шуңа күрә, 23 яшьлек улым минем опекуным булып тора, ул мине карый, бер җирдә дә эшләми. Опекуннарга 5500 сум акча түләнергә тиеш, дип ишеткән идем. Минем малайга аны түләүче юк. Бу акчалар безгә тиешме?

Икенче соравым мондый: быел 6нчы июньдә минем белән бергә яшәгән әнием үлеп китте. Аңа пенсия акчаларын 11нче июньдә кертәләр иде. Акчасын алырга өлгермәде. Бу акчаларны алу өчен артыннан йөри башлагач, Пенсия фондында миңа: «Туу турындагы таныклыкта күрсәтелгән исемнәрегез белән башка документларыгыздагысы чагышмый», – дип, акчаларны бирмәделәр. Үзем Таҗикстанда туганмын, хәзер туу турындагы таныклыкта җибәрелгән хаталар буенча тикшерү өчен, документларымны шунда юлладылар. Болай озакка сузылган тикшерүләр барса, ул акчаларны ала алмый калмаммы? Бу ни өчен шулай?

Гөлфия СӘЙФЕТДИНОВА

Балтач районы, Борбаш Сәрдегәне авылы

Сорауларыгызга җавап алу өчен Пенсия фондының Балтач районындагы бүлеге җитәкчесе Алсу Сафина белән элемтәгә чыктык:

– Опекунлык акчаларына килгәндә, бу түләү «Компенсационная выплата трудоспособным, осуществляющим уход за нетрудоспособными», дип атала. Ул Президент фәрманы буенча бирелә торган акчалар. Әмма бөтен очракта да 5500 сум бирелми. Фәрманда каралганча, аны 18 яшькәчә булган инвалид баланы яки кечкенәдән үк 1нче төркем инвалид булган кешене караган очракта гына алырга мөмкин. Һәм бу – эшләргә яраклы кеше бер җирдә дә эшләмәгәндә генә бирелә. Бу акчалар ата-анага яки рәсми рәвештә суд карары белән опекун итеп билгеләнүчеләргә түләнә. Гөлфия Сәйфетдинова кечкенәдән үк инвалид булмагач, аның улына бу акча түләнергә тиешме, юкмы – монысын үзләре безнең янга килгәч, яхшылап тикшереп кенә әйтергә мөмкин.

Икенче сорауга килгәндә, кеше үлсә дә, ул ай өчен пенсияне бергә яшәгән туганнары ала ала. Әмма бу «недополученная пенсия» дип атала һәм аны алу өчен аерым төр документлар кирәк. Бу документларны тотып килеп тә, паспортлар, туу таныклыклары буенча фамилияләре, исемнәре чагышмаса, без бу хаталарны төзәттерергә җибәрәбез. Югарыдан шушындый таләп куела. Кыскача аңлатма шундый, әмма бу сорауга да тулысынча җавап бирүе авыр, шалтыратучыгыз үзе килсә, аңлашырбыз, – дип җавап бирде ул.

ГАЗЕТАГЫЗГА ДӨРЕС ЯЗЫЛМАДЫМ

Җылы чорда Актанышта яшәсәм, кыш айларында Чаллыга барып торам. Менә тиздән шунда күченәсе идем. Гыйнвар, февраль, март айлары өчен «Безнең гәҗит»не Чаллыга яздырырга теләдем, калган айларга – Актанышка. Әмма почта буталган, мине дөрес яздырмаганнар. Хәзер, киресенчә, кыш айларында газетам авылга килеп барачак, язгы чорда – Чаллыга. Миңа хәзер нишләргә? Төзәтеп булмый, диләр…

Дәбирә РӘХИМОВА

Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы.

Сезнең мәсьәлә буенча Актаныш районы почта бүлекчәсе җитәкчесе Мәрхәбә Муратова белән сөйләштек

– Әгәр дә икенче адресы да Актаныш эчендә булса, мин аны үзгәртә алыр идем дә, читкә киткәч, бездә генә үзгәртеп булмый шул. Ә моны төзәттерер өчен, укучыгызга Чаллы почтасына барырга кирәк, анда төзәтеп бирәчәкләр.

ХАЛЫК ӨЧЕН ЭШЛИСЕЗ!

Сезгә рәхмәт сүзләремне тапшырасым килә. Газетагызның 50нче санында шушы сәхифәгездә минем соравыма җавап басылды. Тумыштан психик тайпылышлары булган инвалид сеңлемә памперслар китермәүләре турында мөрәҗәгать иткән идем мин сезгә. Тиешле урынга шалтыратуыгыздан соң, берничә көн эчендә бөтен әйберләребезне дә китерделәр. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Халыкның өзелеп сораган гозерләрен тыңлыйсыз, сорауларына җавап бирәсез. Сезнең редакция халык өчен эшли, безнең өметләребезне бик аклыйсыз!

Исемем редакция өчен генә

Мамадыш районы

АКЧА БУЛМАГАЧ, ТЕЛ КАЙГЫСЫ ЮК

Безнең авылда бер баш мал калмады, эше дә бетте. Мәллә Тамак авылында да шул ук хәл. Без «Туган як» агрофермасында эшлибез, «кара» хезмәт хакы бирәләр, «агын» ике айга соңарып түлиләр. Август ае өчен дә түләнеп бетмәгән әле. Сорап барсаң: «Акча юк», – диләр. Ә без кая барырга тиеш? Телевизорны ачтыңмы: «Тел бетә, тел кысыла», – диләр. Ә безнең колхозчыларны яклап әйткән сүз бармы берәр матбугат чарасында?! Безнең ачу килә башлады инде һаман саен: «Тел!» – дигәнгә. Ник кирәк ул татар теле, халкың ач булгач?!

Исемем редакция өчен генә

Мөслим районы, Нарат Асты авылы

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Роберт улы Хуҗинга шалтыраттык:

– Беренчедән, бу агроферманың хезмәткәрләре банк карталары ачтылар, аларның хезмәт хакларын шунда күчерәләр. Хезмәт хакын мәҗбүри рәвештә терлек яки печән белән бирү дигән әйбер юк, үзләре сорасалар гына шулай бирелә. 6-7 ай буе хезмәт хакы түләмәү юк монда, тоткарлык булса да, ике ай тирәсе генәдер, анысы да документ эшләре төгәлләнмәү белән генә бәйле булырга мөмкин. Миңа Нарат Астыннан килеп зарланган кеше юк, мондый мөрәҗәгать прокуратурадан да булмады. Әгәр чынлап та шушындый хәл бар икән, килсеннәр, хәл итәрлек мәсьәлә, – диде җитәкче.

Редакциядән: укучыбызның матди проблемаларны телне саклау проблемасына каршы куюы аңлашылмый. Алтынга күмелеп тә, телсез калсагыз, үзегез аңлаган телдә аралашыр кеше таба алмый гаҗизләнер чиккә җитсәгез, сез бәхетле булыр идегезме?! Мул табыннар артында, үз телебездә аралашырга, якыннарыбыз белән кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын, дип теләгез.

МОҢ ИЯСЕ

Декабрь ахырында булып узган «Җырлыйк әле» тапшыруында Зәринә Хәсәншина дигән кыз җырлады. Әлфия Афзаловага алмаш үсә икән диеп уйладым. Искиткеч матур тавыш. «Кайда соң син? Кайда соң син? Җилләр дә әйтми исәләр», – дигән җырны җырлап бар халыкны шаккаттырды. Аның бу җырын җырлаган чагында, иптәшләре кушылмадылар да, җырны бозабыз, диеп уйладылар, ахрысы. «Ак чәчәкләр» дигән җыры белән ул бик күпләргә таныштыр, дип уйлыйм. Зәринә, җырла да җырла, син әле бик күпләрне уздырачаксың!

Рафилә ФӘТТАХОВА

Кукмара шәһәре.

Исегезгә төшерәбез, яңа ел бәйрәмнәреннән соң, туры элемтә һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр эшли. Әйтер сүзләрегез булса, Казандагы өй телефоннарыннан (шулай ук кесәнекеннән дә) 2390353, кесә телефоныннан 89270390353 номерларына шалтыратыгыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии