Яңа елдан нәрсә көтәргә?

Яңа елдан нәрсә көтәргә?

Узган ел һәркемнең тормышында ниндидер эз калдыргандыр. Кемдер югалтулар кичергән, икенчеләр тапкандыр. Кайберәүләрнең тормышында яңа кешеләр, дуслар барлыкка килгәндер. Ни генә булмасын – барысы да артта калды инде. 2012 ел турында без бары искә алып кына, үткән заманда сөйләячәкбез. Ә яңа, 2013 ел безгә нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар. Елның беренче яртысында сезгә бик күп эшләргә туры килер. Ерак сәфәрләргә бару мөмкинлеге дә бар. Күп эшләрсез, керемегез дә шактый булыр дип көтелә. Тик моңа карап кына акчаны юк-барга туздырмагыз. Ялгызлар үз парын табарга мөмкин, сөйгәнегезне җиде яттан түгел, ә танышларыгыз арасыннан эзләгез, ди астрологлар. Сәламәтлеккә килгәндә, рульдә сак йөрергә киңәш ителә. Күбрәк хәрәкәтләнегез, авырлыгыгыз артырга мөмкин.

Үгезбозау. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук хезмәт хакыгызны арттырырга мөмкиннәр. Кайберәүләр үзенең шәхси эшен ачып җибәрер. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, сак булыгыз. Үткән тормышыгыздан кемдер кабат сезнең йөрәкне яуларга җыена бугай. Тик бер суга ике тапкыр кермиләр – шуны исегездән чыгармагыз, дип киңәш бирә йолдызлар.

Игезәкләр. Елның беренче яртысы сезнең өчен вакыйгаларга бик бай булырга охшаган. Эш урыныгызны алыштырырсыз, яисә хәзерге эшегездә карьера баскычыннан күтәрелерсез. Сөйгәнегез белән аңлашылмаучанлыклар килеп туарга мөмкин, сүзләрегезне үлчәп сөйләгез. Елның икенче яртысында сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар итәргә тырышыгыз.

Кысла. Ел буе җитәкчегез сезгә «бәйләнергә» генә торачак. Сабыр булыгыз, үзегезне кулда тотыгыз. Яңа елда өй яки фатир сатып алуыгыз ихтимал. Спорт залына күбрәк йөрегез. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – ди халык. Шул гыйбарәне исегездән чыгармагыз.

Арыслан. Елның беренче яртысында сездән дә уңышлы, бәхетле кеше булмас төсле! Эшегездә бар да әйбәт, хезмәт хакыгыз артырга мөмкин. Яңа дусларыгыз барлыкка килер. Тик туганнарыгыз белән арагыз бозылмасын, шул яктан бераз сак булыгыз.

Кыз. Дусларыгызның кайсына да булса ярдәмегез кирәк булуы бар. Киңәшегезне дә, көчегезне дә кызганмагыз. Керемнәрегез шактый ук артыр. Икенче яртыгызга вакытыгызны кызганмагыз, юкса, аерылышуыгыз ихтимал.

Үлчәү. Елның беренче яртысында кыска вакыт эчендә генә эшегездә күтәрелерсез. Бу сезнең финанс ягыгызга да тәэсир итми калмас. Кесәгездә һәрчак саллы гына суммада акча булыр. Шәхси тормышыгызда да уңыш елмаер. Кайбер үлчәүләр, узган, 2012 елда танышкан кешеләр белән очраша башларга, хәтта гаилә корырга да мөмкин.

Чаян. Чаяннарга быел оештыру, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә туры килер. Законнар белән эш иткәндә сак булыгыз! Елның беренче яртысында бурычка акча алырсыз, ә бәлки, берәр якыныгыз сезгә матди ярдәм күрсәтер. Кемдер яңа йортка күченер, бөтенләй икенче шәһәргә күченеп китү мөмкинлеге дә булуы ихтимал. Кайбер чаяннарның балалары, яки оныклары тууы көтелә.

Укчы. Янәшәгездә ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр шактый. Акча мәсьәләсенә килгәндә, чыгымнарыгызны кат-кат санагыз. Юкса киләчәктә кыен булуы бар. Елның икенче яртысында мәхәббәт утында янарсыз. Хисләрегезгә ирек бирегез. Бу мөнәсәбәтләрнең мавыгу гына да булуы мөмкин. Әгәр дә җитди мөнәсәбәтләр телисез икән, барысы да сезнең кулда. Шулай булгач – алга!

Кәҗәмөгез. Эшегездә дошманнарыгыз барлыкка килмәсен, сак булыгыз! Бу сезгә эш урыныгыздан китү белән янарга мөмкин. Шуңа күрә һәр адымыгызны уйлап эш итегез. Ә мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, бар да шәп! Сөеклегез күзегезгә генә карап тора. Тик аңа сезнең игътибарыгызны тою мөһим, шуңа да якыныгызга вакытыгызны кызганмагыз ди.

Сукояр. Иҗат өлкәсендә эшләүче Сукоярларга 2013нче елда уңыш елмаер. Сез эшегездә үсәрсез, танылу алырсыз. Шуңа бәйле рәвештә матди керемегез дә артыр. Кыска вакытлы мәхәббәт мавыгуы булырга мөмкин. Сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар итегез: саф һавада йөрегез, спорт залында ешрак булырга тырышыгыз.

Балык. Елыгыз чагыштырмача тыныч узарга охшаган. Көз айларында гына финанс мәсьәләләрендә кыенлыклар килеп чыгуы бар. Гаиләле Балыклар фатирлы булыр. Әти-әниләрегез белән каршылыклар килеп чыкмасын өчен, аларга вакытыгызны һәм яратуыгызны кызганмагыз. Эш, акча, дөнья мәшәкатьләреннән башка да кыйммәтлерәк әйберләр булуын онытмагыз дип киңәш итә йолдызлар.

P. S. Йолдызлар ни генә юраса да, киләсе Яңа еллар сезгә бары иксез-чиксез шатлык, бәхет алып килсен! Табыннарыгыз мул, сәламәтлегегез нык, дусларыгыз күп булсын! Яңа ел белән сезне, кадерле укучыларыбыз!

Сәхифәләрне Лилия ЛОКМАНОВА әзерләде.

Комментарии