Р.Эрдоган феноменының хикмәте нәрсәдә?

Р.Эрдоган феноменының хикмәте нәрсәдә?

Бу язмам аның тышкы сәясәттәге уңышлары турында барачак. Соңгы елларда Төркиянең гарәп, төрки һәм көнбатыш дөньяларында абруе нык үсте. Бу үсештә президент Р. Эрдоганның да роле бик зур.

Русия сәясәтчеләре БДБ дәүләтләренең (мәсәлән, Белоруссиянең, Әрмәнстанның) күп юнәлешле (многовекторный) сәясәтләрен хупламый, тәнкыйтьли. Аларның фикеренчә, бу дәүләтләр бер юнәлешле сәясәт кенә, ягъни үз тышкы сәясәтләрен Русиягә генә бәйле булып алып барырга тиешләр. Русиянең союздашларга кытлыгы бар, әлегә кадәр аның союздашлары – үз армиясе һәм хәрби флоты гына.

Р. Эрдоганның тышкы сәясәтенә килгәндә, ул нәкъ шушы күп юнәлешлелекне үз сәясәтенә төп механизм итеп алды. Ул Төркиянең тышкы сәясәтен дүрт юнәлешкә таянып алып бара: 1. Көнбатыш (АКШ, Европа, НАТО). 2. Русия. 3. Төрки дөнья. 4. Ислам дөньясы. Менә шушы дүрт факторга таянып, Эрдоган сыгылмалы, сизгер һәм оператив сәясәт белән эш итә.

Төркия Көнбатыш һәм Русия арасында торып, бу ике тарафның да төрле өстенлекләреннән файдаланып, үзе соңгы елларда шактый күтәрелде. Ләкин:

  1. Төркия беркайчан да Русия курчагы була алмый, чөнки Төркия НАТО әгъзасы, аның кулында АКШ, Израильнең пилотсыз очкычлары кебек заманча кораллар бар. Азәрбайҗанның шул заманча кораллар ярдәмендә начар коралланган Әрмәнстан армиясен җиңүендә дә шушы фактор зур роль уйнады. Хәзер Төркия үзе дә пилотсыз очкычларны чыгара һәм бөтен дөньяга сата.

Төркия Европаны үз дәүләтендә җыелган 3 миллион күчмәннәре (мигрантлары) белән үз сәясәтенә бәйләп куйды. Әгәр Европа Төркияне якламаса, Төркия шул 3 миллион кешене Европага җибәрергә мөмкин. Бу очракта ул кыйтгада мәхшәр башланыр.

  1. Икенче яктан, Төркия Көнбатышның да курчагы була алмый, чөнки, беренчедән, АКШ хәзер элекке заманнардагы кебек дөньяның бердәнбер гегемоны түгел. Икенчедән, Төркия Русия белән дә нык икътисади, сәүдә, туризм проектлары белән тыгыз бәйләнгән. Русия Төркиядә атом станциясе, газ үткәргечләр төзи. Якын Көнчыгыштагы һәм Урта Азиядәге газ белән нефть Төркия аша Европага китә. 100 мең рус хатын-кызы төрекләргә кияүгә чыккан. Кыскасы, Р. Эрдоган Көнбатыш һәм Русия арасында үз уенын бик уңышлы уйнап бара.
  2. Соңгы дәвердә Төркия төрки илләрнең, халыкларның бердәмлегенә, хезмәттәшлегенә дә зур өлеш кертте. Мисал итеп монда ике генә факт китерәсем килә. Берсе – Азәрбайҗанга сугыш вакытында чын хәрби ярдәм күрсәтү, икенчесе – Кытай уйгурларын дәүләт дәрәҗәсендә яклап чыгу. Моны дәүләти дәрәҗәдә фәкать Төркия һәм АКШ кына эшләде. Төркиләрдә рус дөньясы яисә рус цивилизациясе дигән проект идеясенә караганда, төрки дөнья яисә төрки мәдәният дигән идея киңрәк һәм көчлерәк җәелгән.
  3. Төркия президенты мөселман дөньясын да өлешчә үз ягына тартып ала алды. Нинди юл белән? Беренчедән, Р. Эрдоган Ая Суфия бинасын музейдан мәчеткә әйләндереп куйды, икенчедән, Парижда пәйгамбәргә ясалган карикатураларга һәм аларны яклаган Франция президенты Макронга каршы чыккан һәм аны бик каты тәнкыйтьләгән. Менә шундый сизгер һәм сыгылмалы сәясәте белән Р. Эрдоган Төркиянең һәм дөньяның төрле илләрендә үз фикердәшләрен һәм хезмәттәшләрен таба һәм күбәйтә.

Бөтендөнья Төрки Халыклар Ассамблеясының (БТА) беренче рәисе (1991-1993 ел), тарих фәннәре кандидаты

Рафаэль МӨХӘМӘТДИНОВ

Комментарии