«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АТКАЗАНГАН ИСЕМЕ НИ ӨЧЕН БИРЕЛӘ?

Менә әбиләр белән баш ватабыз әле: җырчыларга атказанган исеме биргәндә нәрсә исәпкә алына икән? Нәрсә өчен бирәләр ул исемне? Ярымшәрә чыкканнар алга бара микән, әллә оста җырчылармы? Оста җырчыларга атказанган исемен бирәсе булсалар, бәләкәйдән үк җырлаган Марат Фәйрушинга бирелер иде. Аның тавышы! Артыннан этәргә кешесе булмаганнарга бирелми мәллә ул исем? Шуны беләсебез килә.

Актаныш әбиләре

Татарстан Дәүләт Советының 2011нче елның 15нче сентябрендә гамәлгә кергән «Дәүләт бүләкләре турында»гы Законында язылганча, «Татарстанның атказанган артисты» исеме югары сәнгать образлары, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыка, телевизион һәм радио әсәрләре тудырган; халык арасында танылган һәм сәнгать өлкәсендә 10 елдан да ким эшләмәүче профессиональ артист, режиссер, балетмейстер, дирижер, хормейстер һәм башка сәнгать эшлеклеләренә бирелә. Теге яки бу кешегә дәүләт бүләге бирү турында үтенеч кәгазен (ходатайство) оешма коллективлары, иҗтимагый берләшмәләр, Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә органнары яза.

КҮПМЕ ИТ ӘРӘМ БУЛГАН!

29нчы октябрь көнне телевизордан «Яшел Үзән районында 80 тонна кош ите сасыган» дип әйттеләр. Моның җитәкчесе һәм эшчеләре ни карады икән? Ушың китмәле хәл бит бу! «Ярдәм» мәчетләре, мохтаҗларга ашату өчен дип, ярдәм сорап ята. Итләре шулай сасытып яткырырлык күп булса, әнә шундый мохтаҗларга ярдәм итсеннәр иде, файдасы булыр иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Редакциядән: Сүз Яшел Үзәндәге «Даль-Кама» ит эшкәртү комбинаты турында бара. Оешманың бурычлары күп булу сәбәпле, җитештерү тукталган, анда июльдән бирле электр юк икән. Шулай булгач, итнең сасымый хәле юк! Комбинат директоры – өй арестында, ә хуҗасы – Чаллы миллиардеры Гоча Кварацхелия Грузиягә качкан. Хәзер бу вакыйганы Татарстан ФСИН идарәсенең элеккеге җитәкчесе улы Руслан Хәмәдишин ерып чыгарга тиеш, ди. Комбинат урнашкан җир аныкы икән.

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» РЕПРЕССИЯДӘ?

Район җитәкчеләренә үзләре турында тәнкыйть язмалары ошамый, әлбәттә. Шул сәбәпле кайбер район башлыклары оешма җитәкчеләренә «Безнең гәҗит»кә язылмаска күрсәтмә бирәләр икән, дип ишеттем. Авыл җирлегендә яшәүчеләр: «Районда «Безнең гәҗит» – репрессия корбаны», – дип сөйләшә икән…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Узган атнада Кайбыч һәм Апас районнарыннан да шундый ук эчтәлектәге хәбәрләр килде. Аларда да «Безнең гәҗит»не тыйганнар икән. Сезнең районда да шундый хәл күзәтелсә, безгә шалтыратып әйтегез. Мәгълүмат бирүченең исемен беркайчан да фаш итмәячәкбез.

САЙЛАУДА ЭШЛӘП КАРА…

Авылдашларыңның синең турыда нәрсә уйлавын беләсең килсә, сайлау комиссиясендә эшләргә кирәк икән. 18нче ноябрь көнне 988нче сайлау участогында комиссия әгъзалары сайлау кануннарын тупас рәвештә боздылар. Сайлауга ике паспорт белән килгән сайлаучыдан соң уен башланды. Мин әлеге иптәшкә барып, үзенә бер генә бюллетень бирелергә тиешлеген аңлаттым. Әйдә, Нурия апа, кырланып утырма инде, 70кә җитеп тә акыл кермәс икән, безне «подводить» итәсең», – диде участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гөлнур Исмәгыйлева. Ике паспорт белән килгән кешегә икенче бюллетеньне комиссия әгъзасы Айрат Әгъзамов бирде. Башка өстәлләрдә дә ике-өч паспорт белән бюллетень бирүләр дәвам итте. Мин жалулар язгач, мәхшәр купты, чабыша башладылар. Участок комиссиясе рәисе Илмира Рәфкать кызы, телефонын тотып, ярты сәгатькә юкка чыкты. Сайлау участогында баш булып йөргән мәктәп директоры Ришат Камалов: «Нәрсә язып утырасың, илтеп атам хәзер, туктат, синең кеше данныйларын ачарга хакың юк!» – дип ярсыды. Сәгать 5 тулып киткәч, халыкның әз килүенә риза булмыйча, бөтен укытучыны аякка бастырды, килмәгән бөтен кешене йөреп чыгарга боерык бирелде. Сайлауга бер көн кала ук агитация ярамый иде бит инде, дигән сүзләремә көлеп кенә карадылар. Бу көнне мин авылдашларымның иң кара дошманы идем. Шулай да мин канәгать. Чөнки бу көнне сайлаучылар ничек сайларга кирәклеген аңладылар. Инде кемне һәм ни өчен сайларга кирәклеген генә аңлатасы калды.

Нурия ХӘКИМОВА,

Арча районы, Казанбаш авылы

БУШЛАЙ ЮЛЛАМА БУЛМЫЙМЫНИ?

Безнең Чаллыда «Жемчужина» дигән санаторий бар. Шунда ял итеп кайттым. Анда бер сүз урысча белмәсәң дә, рәхәтләнеп барып дәваланып була икән. Бөтен җирдә татарча сөйләшәләр. Кая гына керсәм дә, урысча сөйләшкән булмады. Шаклар катып кайттым!

Озак еллар шунда дәваланырга йөрүчеләрнең бер борчуы бар. Быел, баш табибы булмаганлыктан, санаторий дәүләт тендерын үтмәгән икән, диләр. Шуңа күрә инвалидларга, эш урынында имгәнгән кешеләргә анда бушлай юллама бирелмәячәк, ди. Санаторийга күпләр Социаль иминият фонды биргән юллама белән йөри бит. Киләсе елга шундый юллама булмаячак, дигән сүз дөресме икән?

Наилә ВИЛЬДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Бу сорауны Русия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсенә юлладык һәм менә мондый җавап алдык: «Социаль иминият фонды «Җемчужина» санаторие белән гражданнарга хезмәт күрсәтү буенча дәүләт килешүләре төзеде. Социаль ярдәм алучы катлам кешеләренә дип, барлыгы 457 юллама алынган. Алар ашкайнату органнары, кан әйләнеше системасы, нерв системасы, сөяк-мускул һәм тоташтыручы тукыма, эндокрин системасы, сулыш органнары авырулары булган һәм педиатрия юнәлеше буенча дәваланучыларга бүлеп биреләчәк».

КЕШЕЛӘРНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ…

1нче сентябрь көнне улым юл һәлакәтендә һәлак булды. 35 яше дә тулмаган иде. Хатыны, бер яше дә тулмаган баласы белән прицеплы машинада 120 үрдәк алып кайтып килүләре булган, Чаллы белән Минзәлә арасында юл казасына очраганнар. 12 яшьлек тагын бер балалары өйдә калган булган. Улым шундук үлгән, ә киленем күкрәк баласын күтәреп, юл кырыена чыгып баскан, «ашыгыч ярдәм»гә шалтырату башына да килмәгән. Бер таныш түгел шофер аларны Чаллының БСМП больницасына алып барып куйган. Без аның кем икәнен дә белмәдек, аңа бик зур рәхмәт! Ә бәрдергән кеше бер тапкыр да хәбәргә чыкмады, шалтыратып хәл дә белмәде. Кансыз, саран, кешенең кайгысыннан файдалана торган кешеләр дә күп икән. Прицептагы 120 үрдәкнең 50ләбе исән булырга тиеш, ди тикшерүче. Шул үрдәкләрне алып киткәннәр, ятим калган ике баланың хакын ашап яталар. Дөньяда шундый кешеләр дә бар. Киленем сумкасын машинада онытып калдырган булган, аның эчендә ике телефон, акча булган. Юлда үтеп киткән кешеләр дә кызыкмаган ул сумкага, рәхмәт яугыры, тикшерүчеләр китереп бирде. Кешеләрнең төрлесе бар икән шул…

Минзилә ШАФИКОВА,

Ютазы районы, Бәйрәкә авылы

***                                                                  

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13:00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии