Рөстәмгә дә 71!

Якташым Рөстәм Зариповка 27нче октябрьдә 71 яшь тула. Бу датадан файдаланып, татар матбугатында үзенең лаеклы урынын дәгъвалаган талант иясенә яраткан газетабызда котлар өчен урын бирелмәсә, дөрес булмас дип саныйм. Яшермим, Рөстәмне күрсәм яки тавышын ишетсәм, кылт итеп аның «Тамчы гөл»е искә төшә. Безнең районда аның хакында сүз чыгып, кайсы Рөстәм, дип аныклаганда, ник «Тамчы гөл» инде, дип тә яратып искә алгалыйлар аны. Шәхсән үзем башка иҗат әһелләренә шуңа охшаш «тамга» сугылганын хәтерләмим. 
Икебез дә халык хуҗалыгында, ул чирек гасыр гомерен төзелеш тармагында, мин ветеринария табибы буларак, казгану белән рәттән, безне әдәбият һәм журналистлык өлкәсендә дә үз сүзебезне әйтергә азаплануыбыз якынайтты бугай, аралашып торабыз. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем аңа бигрәк туры килә. Ул җиде китап авторы, ирекле матбугатта рус һәм татар телләрендә язмалары басылып тора, өздереп баянда уйный, берсеннән берсе тәэсирле көйләр, җырлар да яза. Бигрәк тә аның Ильвина белән Раяз парлап башкарган, Фәнис Яруллин шигыренә язылган шаян эчтәлекле «Беркем сизмәде», якташыбыз Ильмира Гыймаева сүзләренә язылган, Алинә Шәрипҗанова башкарган искиткеч матур «Яңа ел кары», Эдуард Мостафин сүзләренә язылган, Салават башкарган «Юлчы» җырлары бер тыңлаучыны да битараф калдырмагандыр. Әле аның үз сүзләренә язган, Салават башкарган «Йосыф Алан», «Саба», «Биектау» җырлары да, кем әйтмешли, тәнгә – сихәт, җанга рәхәт бирә. Әмма, иң тетрәндергәне милләт язмышы турындагы «Бүре» җыры. Мин монда аның интернетка эленгән җырларын гына искә алдым. Саба һәм «Дулкын» радиоларында еллар дәвамында бара торган «Их язмыш, язмыш» тапшырулары да ул язган гаҗәеп матур көй озатылуында бара.
Рөстәмнең язмалары, әдәби әсәрләренең кайберләре белән интернет аша да танышып була. Әйтик «Татарстан яшьләре» сайтына кереп, «Зарипов» яки «Зәет Мирзануров» дип язып, аның шул газетада 20 ел дәвамында басылган 350дән артык язмаларын укырга, «Безнең гәҗит»тә басылганнарын шулай табып укырга мөмкин. Иң тәэсирле өч әдәби әсәре – «Милициянең йөз кызыллыгы», «Әниләр» бәяннары һәм «Үзгә юлда» исемле фантастик хикәясен «Автор яңалыклары, Рөстәм Зарипов, Казан утлары» дип язып табып укып була.
Ул искитмәле шигырьләр дә яза. Егерме еллар элек «Казан утлары», «Идел» журналларында аның әдәби тәнкыйть мәкаләләре, язучыларга багышланган эпиграммалары, сатирик шигырьләре басылган булган.
Иң югары урынга лаек тезмә әсәрләренең берсен «Безнең гәҗит» укучыларына да тәкъдим итәсем килә.
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
«Алтын мөнбәр», «Алтын мөнбәр»,
Катрин Денев килгән безгә.
Мөселман тамгасы алган 
Кинофестивалебезгә...
Бигрәк сылу, бигрәк затлы
Гүзәлкәе французның,
Керфекләре түбән карый,
Түш ябулы, итәк озын.
Безнекеләр бирмәде сер,
Кер кунмады имиджга –
Күлмәк үтә күренмәле,
Изү ачык, ими тышта.
Хактан да, Казанда үткән ул фестивальгә бәйле күренешләрдә Рөстәм Зарипов искәрткән нечкәлекне фотографлар да шактый оста тотып алганнар иде.
Озын сүзнең кыскасы, Рөстәмне туган көне белән ихластан котлыйм, аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары, «Безнең гәҗит» белән күп еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек теләп калам.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии