НӘФРӘТ ИЛЧЕ ТҮГЕЛ

Гасырлар буена татар тарихы бозып күрсәтелде. Хәзер турында чын тарихи хакыйкатьләр ачыла башлады, әмма бәйсезлек өчен көрәш төшенчәсе юкка чыгып бара. Без һәрвакыт «» төшенчәсен кулланабыз, ләкин 1812 елгы һәм аннан соңгы дәверләрдәге берничә мәгълүм олы канкоешлар, орышлар татар халкы өчен бернинди дә булмады һәм була да алмый.

Татар урыс дигән «өлкән агайга» Русияне коткарып калу гына кирәк булды. Җиңеп чыкканнан соң, бу ярдәм онытыла килде. Ул хакта, җитмәсә, халыкка каршы 1944 ел, 9 август Карары кебек яманаты чыккан документлар кабул кылынды, ә татар егетенең беренче булып Рейхстагка байрак элүе халык хәтереннән чыгарып ташланды. Татарның чын, тулы мәгънәсендәге Ватан сугышы 1549 ел чикләре белән билгеләнә. Нәкъ шул чордан башлап Мәскәү илбасарларына каршы ул үзенең дәүләтчелеге, мөстәкыйльлеге, азатлыгы өчен аяусыз көрәшкә күтәрелде һәм иминлеге, бәйсезлеге, хөр яшәве өчен тарихта тиңе булмаган зур корбаннар бирде. яуларына каршы 1549 елда башланган, 1550-1551 елларда төрле шәкелләрдә дәвам иткән бу гадел, изге сугыш үзенең чагыштырмача югары ноктасына 1552 елның август-октябрендә җитте. Ләкин Ватан иминлеге өчен изге көрәшнең ялкыны аннан соңгы дәверләрдә дә сүнмәде.

1552 елның 2 октябрендә Казан ханлыгының башкаласы Явыз Иван яулары тарафыннан басып алынганнан соң, татар халкының Ватан сугышы туктатылды гына түгел, бәлки, дөрләп кабынып, яңа фазага керде. Казанның алынуы коточкыч фаҗиганең беренче акты, төп вакыйгаларның башлангычы гына. Дәүләтчелеге җимерелгән, ләкин ирек сөюче халык үзенең азатлыгы өчен җан аямый XVI йөзнең ахырларынача гына түгел, XVII –XVIII гасырларда да көрәште. Бу Ватан сугышының иң дәһшәтле чоры 1552-1557 елларга туры килә.

Үзенең яшәү дәверендә Казан ханлыгы, М. Худяков билгеләп үткәнчә, 300мең квадрат чакрым зурлыгындагы территорияне били, ягъни күләме буенча Франциядән яки Польшадан зур булып, Испаниягә тиңләшә. Халкы якынча 2,5 млн. булып, татарлар 1 млн. чамасы тәшкил итә. Русиядә барлыгы 7-8 млн. кеше яши, урыслар 5 миллион чамасы була. Шушы 1 млн. чамасы татар халкы (сүз Казан ханлыгы эчендәгеләр турында гына бара) Ватан сугышында гаять зур корбаннар бирә. Бу афәткә Русиягә алып китеп чукындыру, үз җирендә иманнан яздырылу, аяусыз урыслаштыру кебек факторлар өстәлә. Һәлакәтнең нәтиҗәсе үзен берничә гасырлар буена сиздереп тора. Мәсәлән, Казан алынганнан соң 170 еллап вакыт үткәч тә, 1719 елда татар халкының саны 261 меңнән артмаган («География и культура этнографических групп татар в СССР». – М., 1938г., с.44)

Күргәнебезчә, татар халкының мөстәкыйльлеге, дәүләтчелеген торгызу өчен көрәше, аның идеясе СССР дигән империянең таркалуы шартларында, ягъни 1991 елда гына тумаган. Татар халкы элеккеге уртак Ватан, Казан ханлыгына кергән мари, , , , халыклары белән кулга-кул тотынышып, бәйсезлек өчен XVI йөзнең буеннан-буена гына түгел, соңгы гасырларда да үзен-үзе аямыйча көрәшкән, кан койган. Ул XVII –XVIII гасырларда И. Болотников, К. Булавин, С. Разин, Е. Пугачев восстаниеләрендә дә алгы сафларның берсендә барган. XVII-XVIII йөзләрдә азатлык хәрәкәтенең үзәге көнчыгышка таба, хәзерге Көнчыгыш Татарстан, Башкортстан территориясенә – урыс колонизациясе азрак үтеп кергән җирләргә күченгән.

Әлбәттә, XVI гасырдагы кебек үк, XVII-XX йөз башларындагы милли-азатлык хәрәкәтенең фаҗигале мизгелләрен дә онытырга ярамый.

Моннан 459 ел элек, Явыз Иван гаскәрләре аларга сатылган Шаһгали яугирлары тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынган, татар халкы инкыйраз тырнагына эләгә.

Шундый авыр һәм фаҗигале язмыш әсирлегендә интегүгә карамастан, милләтчеләр биш гасырга якын үзенең рухын, телен, мәдәниятен, фәнен саклап калу өчен тигезсез көрәш алып бара.

Яулап алынган суверенлыгыбыз юкка чыкты. Хәзерге вакытта бу сүз белән авыз чайкау модада түгел.

Татарстанның яңа Конституциясе нигезендә республикабыз ирекле рәвештә Русиянең «тулы хокуклы субъекты»на әверелде. Милли азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, милли юлбашчы һәм классик әдип Гаяз Исхакыйның моннан 96 ел элек әйткән сүзләре бүген үзенең расламасын тапты. Олуг язучы Мәскәүдә, «Сүз» газетасында 1916 елда басылган «Яшь көчләрнең бурычы» мәкаләсендә татар халкының киләчәге өчен борчыла, бигрәк тә урыслашуның куркыныч булуын аңлата. Бу инкыйраздан котылу өчен җитди гамәлләр кылырга кирәклеген искәртә. Татар теле «кухня теле» түбәнлегенә тәгәри. Шәһәрдә яшәүче татарлар арасында саф ана телендә сөйләшүчеләр саны 15 проценттан артмый. Гасырлар буена урнашкан телләр вазгыятен үзгәртүнең никадәр авыр икәнлеген тормыш үзе раслый. Күп кенә проблемаларны үзебез хәл итәсе урында, яртысыннан күбесен Мәскәүгә аударып калдырабыз, янәсе, башкала каршы килә. Милли матбугат һәлакәт алдында калды. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада нәшер ителгән 300гә якын газетаның 40ы, 60 журналның 6 сы гына саф татар телендә басыла.

Бүгенге көндә, оптимизация исеме астында, татар мәктәпләре ябыла, яисә кыскартыла.

Татар халкы үз тарихын яртылаш та белми. Чөнки без дистә еллар буена мәктәпләрдә урыс тарихын гына укып үстек. Мәктәп яки институт дәреслекләрендә татар милләте искә алынса да, ул фәкать кимсетелеп яки урыс дәүләтенең «үсешен» «тоткарлап» торган усал халык итеп кенә яктыртылды. Шуңа күрә дә, Явыз Иван илбасарларының Казан ханлыгын яулап алуы да, Кавказ, Балтыйк буе, Урта Азия, Себер һәм Ерак Көнчыгышның урыс итеге, урыс изүе астында калуы да бары тик прогрессив күренеш итеп тасвирланды. Мәскәүнең шушы ялган «җырын» дәвам итә-итә, үзебезнең милләт вәкилләреннән дә әллә ничәшәр «галим», фәннәр кандидаты яки доктор дәрәҗәсен яклады. Ә урыс илбасарларының башка халыкларга китергән коточкыч афәте, колониаль изү һәлакәте, җимерелгән дәүләт һәм калалар, юкка чыккан милләтләр һәм телләр турында бер генә галимнең дә фәнни эш язарга кыюлыгы җитмәде, тарих темасына багышланган һәммә китап мондый «прогрессив» күренешләрне урап үтте.

1990нчы елларда татар сулыш алып җибәрде, үз тарихын өйрәнә башлап, мәктәпләрдә татар тарихы һәм аның компонентлары кертелде. Кызганычка каршы, болары да юкка чыгып бара. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә:

«Башын салса-салды,

Тез чүкмәде татар –

Баш бирмәсләр булып калдык без!».

Әйе, үзенең зирәклеге, сабырлыгы, күндәмлеге, эшчәнлеге, киң күңеллелеге, уңганлыгы белән барча халыкларны да сокландырган һәм аларның ихтирамын казанып өлгергән борынгы төрки халык – татар милләте үзен уңай яктан таныту өчен җиң сызганып эшли. Әле күптән түгел генә Казанга дөньяның барлык почмакларыннан килгән татар галимнәре безгә зур бәя биреп, сокланып киттеләр, бер үк вакытта кимчелекләргә дә басым ясадылар.

Ирешелгән уңышларыбызны янәдән югалтып, төшенкелеккә бирелсәк, «тарих үчле түгел, нәфрәт илче түгел» дигән гыйбарәне онытсак, 1552 елда кулларына кылыч тотып илбасарларга каршы көрәшкән батыр бабаларыбызның бөек рухы беркайчан да гафу итмәс!

,

исемендәге премия лауреаты.

, .

 

Комментарии