Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МАХСУС НАЧАР ЭШЛИЛӘРМЕ ӘЛЛӘ?

Почтаның бик начар эшләве, хатлар, газеталар вакытында килмәве, кайбер вакытларда аларның бөтенләй югалуы турында «Безнең гәҗит» битләрендә еш языла. Мин дә, шул уңайдан, үз хәлем белән таныштырыйм әле. Казан шәһәрендә, Хәйдәр Бегичев урамындагы 24/45нче йортта яшим. «Безнең гәҗит»не яратып укыйм, аңа күп еллар буе язылып киләм инде. Ләкин соңгы берничә елда гәҗитнең яңа санын вакытында алу мәсьәләсе торган саен катлаулана бара. Элек ул һәр чәршәмбе саен килә иде. Хәзер гел соңара. Шуңа чәршәмбе көнне үк көтмибез дә, җомгаларга килеп ирешсә дә, яхшы дибез. Ә соңгы яртыеллыкта кайбер атналарда гәҗит бөтенләй килми башлады. Ай саен өч атнаныкы килсә, берсе югала инде.

Безгә 100нче почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Анда да барып, шикаять белдереп, әллә ничә мәртәбә эзләттем. Файдасы юк, хәл уңайга үзгәрми. Без газетаны сезнең почта әрҗәсенә салдык, ди хат ташучы. Салган булсалар, аннан югалмас иде, безнең почта әрҗәләре яңа, төзек.

Шуңа хәзер бүтән почтага да барып йөрисем килми. Элек 4-5 төрле татар гәҗите алдыра идем, шул почта вакытында китереп җиткермәгәнгә күрә, хәзер, иң ошаганнары дип, икесенә генә язылам. Алга таба да почта шулай начар хезмәт күрсәтсә, ни булып бетәр, белмим. Безне яраткан газеталарыбыздан аеру өчен махсус шулай эшләнәме икән әллә ул?

Люция МУСИНА,

Казан шәһәре

«Безнең гәҗит»тән аерылырга теләвегез өчен рәхмәт. Газета югалганда, кайсы сан икәнен, адресыгызны әйтеп редакциягә шалтыратсагыз иде. Безгә шикаять итәр өчен фактлар кирәк.

 

«ДИННЕ СҮКМИЛӘР, КАБУЛ ГЫНА ИТӘЛӘР...»

«Безнең гәҗит»нең 31нче август санында (№34, 2022) басылып чыккан «Һәркемнең үз Аллаһы» исемле мәкаләмә карата Нурания Габдрахманова үз фикерен белдергән иде (БГ, 14 сентябрь, №36, 2022 – «Динне сүгәргә ашыкмагыз»). Мин шуңа бәйле рәвештә кабаттан бераз аңлатма бирмәкче идем.

Беренчедән, якташым Нурания Габдрахмановага, язмама карата фикерен белдергән өчен, рәхмәт әйтәсем килә. Икенчедән, динне сүкмиләр, кабул гына итәләр. Диннең күтәрелеп китүе бүген – капитализм тамыр җәйгәч башланды. Ә Нураниянең бабасы белән минем бабай арасында аерма бар. Минем бабай 1905 һәм 1915нче еллардагы сугышларда катнашкан. Немецларда өч ел пычкы чүбе кушып пешерелгән ипи ашап, әсирлектә утырган. Соңыннан аның яланаяк туфракка орлык чәчеп йөргән вакытларын үз күзләрем белән күрдем. Миңа ул вакытта 7, ә бабайга 70 яшь иде. Ул миңа «безне Аллаһ туендыра» дип әйтмәде. Аның өчен өстәлдә Коръән түгел, икмәк торуы хәерлерәк иде. Бабабыз шул рәвешле бүгенге 70тән артык онык һәм оныкчыкларына яшәү мөмкинлеге калдырды. Ягъни, икмәк чәчеп. Мондый кешеләр чын мәгънәсендә пәйгамбәрләр! Ә Нурания уйлаганча, Мөхәммәт татарларның пәйгамбәре түгел. Ул гарәп кешесе. Гарәпләргә хезмәт иткән, аларны берләштереп, дәүләт төзергә тырышкан.

Нурания ханым Аллаһ бер генә дип тә дөрес әйтми. Дини идеологияләр кертелгәнче алар күп төрле булган. Дәүләтләр оешкач, халыкны буйсындыру өчен, берне генә уйлап чыгарганнар. Һәр заманның үз халкын бердәмлеккә оештыручы, дәүләтне сакларга тырышучы үз пәйгамбәрләре була.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

 

ҮЗЕБЕЗ БЕТЕРӘБЕЗ...

Татар теле турында инде күп сөйләнә, күп языла. «Безнең гәҗит»нең 21нче сентябрь санында язылганча («Татарча да җавап бирсеннәр», №37, 2022), автор Гүзәл Корбангалина читтән килгән халыкның татарча белмәвеннән зарлана. Анысы шулай. Әмма үзебезнең милләттәшләр дә дөрес сөйләми бит әле. Иң элек үзебезгә дөрес сөйләргә өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, урысларда «двоюродный, троюродный», диләр. Ә бездә татарча «ике туган, өч туган», дип атыйлар. Ләкин алар икенче, өченче буын туганнар түгел бит, алай дип атау дөрес түгел, бутап бетерү генә, дип саныйм.

Журналистлар да еш ялгыш җибәрә. Җәй көне суга батып үлүчеләр турында бер район газетасы мәкаләсендә: «коткаручыларның эше булмасын», – дип язганнар иде. Тыгылып йөрмәсеннәр, дигән сыман килеп чыга инде бу. Ә дөресе – коткаручыларга эш булмасын, дип язудыр. «Болгар радиосы»нда реклама бирәләр: «Тракторың ватылып, машинаң тик торса, җавабын бездән сора», – диләр. Нәрсә әйткәннәрен аңламыйлар да кебек. Киңәшен яки сәбәбен бездән сора, дисәләр, башкачарак булыр иде.

Җәен югары уку йортларына абитуриентларны кабул итү чорын «институтларда урак өсте» дип чагыштыру гадәте бар. Ничек урак өсте булсын, анда әле чәчү генә башланган вакыт бит. Урак өсте ул соңгы курста дәүләт имтиханнарын биреп, дипломнар алган вакыт.

Менә шундый төгәлсезлекләр, мәгънәсезлекләр күп шул әле. Ә үзебез татар теле бетә, дип сөйләнәбез. Кызганычка каршы, мондый мөнәсәбәт белән үзебез бетерәбез аны.

Хәйдәр ШӘЙХЕТДИНОВ,

Буа районы, Түбән Наратбаш авылы

 

МӨХТӘРӘМ ГАЛИМЕБЕЗ ӘЙТКӘН

Күренекле милләттәшебез, мәгърифәтче, дин галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең «Әхлак гыйлеме» әсәрендә: «Ата һәм анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне шулай сөегез. Милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга зур табыш дип санагыз!» – дигән сүзләре игътибарга бик лаек. Галимнең милләтебез өчен борчылганлыгы ачык чагыла.

Ә тел булмаса, милләт тә була алмый. Бу – бәхәссез аксиома. Тик хәзерге вакытта туган телебез үги хәлендә. Татар телен үстерүне гамәлгә ашыру өчен тагын да җитдирәк, нәтиҗәлерәк чаралар күрү кирәк шул әле.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТАГЫН КОМПОЗИТОРЛАР БАРМЫ?

Татарстанда музыка дөньясына кагылышлы конкурс-фестиваль кебек вакыйга үткәреләсе булса, «Яңа гасыр» телеканалында бара торган иртәнге тапшыруга эксперт-кунак итеп бик еш музыкант, композитор Эльмир Низамовны чакыралар. Һәр атна-ун көн саен, дияргә мөмкин инде. Дөрес, ул музыка дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән таныштырып бара, шуңа көн саен эфирдан күрсәтсәләр дә, бер сүзем юк. Ләкин икенче яктан караганда, димәк, безнең Эльмир Низамов кебек югары дәрәҗәдә музыка сәнгатенә хезмәт итүче башка композиторларыбыз юк булып чыгамы инде?

Әлбәттә, хәзер төрле такмаклар язып, үзләрен композитор дип йөрүчеләр байтак икәнен беләм. Аларны күздә тотмыйм бу очракта. Ә җитди музыка әсәрләре иҗат итүчеләр бармы хәзер? Булса, телевизор экраннары аша алар белән дә танышырга теләр идек.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

АШ СЕРКӘСЕ ДӘ ФАЙДАЛЫ

Азнакай шәһәрендә яшәүче Фәния Вәлиеваның кычынудан ничек котылырга, дип соравына («Безнең гәҗит», 31нче август, №34, 2022) мин дә бер ысул әйтмәкче идем. Кычыткан җирләрне 9 процентлы аш серкәсе белән ышку да файда бирә. Ул тәндәге гөмбәчекләрне дә бетерергә булыша.

Исемем редакция өчен генә,

Апас районы

Редакциядән: алдан табиб белән киңәшләшергә тәкъдим итәбез!

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии