АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ТАТАРСТАНДА ҖЫРЧЫЛАР ЮКМЫ?

18нче сентябрьдә сайлауда катнашканнар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Шул исәптән: динозаврлар паркына бушлай керү, спорт мәйданчыкларында бушлай шөгыльләнү, мастер-класслар карау. Ә иң әһәмиятлесе – төп мәйданда чыгыш ясау өчен Мәскәүдән чакыртылган Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев дигән җырчыларны тыңлау. Йөзләгән километр кадәр җирдән җырчылар чакыртканчы, үзебезнең башкалабызда җырчыларыбыз юкмыни? Болай да кытлык заманында Мәскәү җырчыларына үзебезнең акчаларыбызны сарыф итү бернинди мантыйкка сыймый торган хәл. Әле ярар, берсе татар, берсе урыс телендә җырлаучы булса иде. Шулай итеп, сайлау бар юнәлештә дә урыс телендә генә үтте. Салымны дәүләткә татарлар да түли ич. Нигә дәүләт аларның да мәнфәгатьләрен канәгатьләндерми? Бу соравымны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесенә җиткерсәгез иде.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

БАЛЫК БАШТАН ЧЕРИ…

18нче сентябрь көнне сайлауга бардым. Сайлап чыкканнан соң, һәр кешегә тар гына кәгазь тасма бирәләр. Анда «Я голосовал» дигән сүзләр урыс телендә генә язылган, ә янәшәсендә татарча язылганы кайда соң?! Ул – юк! ТР Конституциясе нигезендә республикада татар һәм урыс телләре, дәүләт телләре буларак, тигез хокуклы. Республикабызның Үзәк сайлау комиссиясе бу хакта беләме икән? Әгәр белсә, бу мөһим мәсьәләгә бармак аша гына карыйлармы?!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Укучыларыбызның сорауларын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә юлладык. Җавап көтәбез.

МИҢА БҮЛӘК ТИЕШМЕ?

14нче майда ирем белән бергә торуыбызга 50 ел булды, ә 9нчы июльдә ирем үлеп китте. Октябрь башында бергә 50 ел гомер кичергән парларны район үзәгенә җыеп, бүләкләү, тәбрикләү гадәте бар. Ул бүләк миңа да булырмы икән? Мин бит исән! Ирем дә 50 еллыкны билгеләп үткәннән соң гына вафат булды.

Гөлфинар АБДУЛЛИНА,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

«50 ел бергә яшәгән парларны 1нче октябрьдә район үзәгендәге кафега җыеп, тантана уздырачакбыз. Йөри алмаганнарга бүләкләрен өйләренә китереп бирәчәкбез. Кызганыч, тик Гөлфинар апа очрагында бүләк бирү дә, тантанага чакыру да каралмаган. Парлыларны гына бүләклибез шул. Бу бездә генә түгел, бөтен җирдә дә шулай», – дип аңлаттылар безгә районның ЗАГС бүлекчәсендә. Социаль яклау бүлегендә дә шушы ук сүзләрне кабатладылар.

ҺӘР АВЫЛГА – МӘКТӘП!

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең бер чыгышында: «Җөмһүриятебезнең һәр авылында мәктәп булырга тиеш», – дип әйткән иде. Бу сүзләре үтәләме соң? Массакүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, кайбер авылларда һаман да мәктәпләр юк. Президентның бу сүзләрен Мәгариф һәм фән министры, район башлыклары әллә белми, әллә белеп тә үтәми, ахрысы. Чечен Республикасында һәр авылда мәктәп, ә республикада чечен милли университеты барлыгы билгеле. Авылда балалар саны аз булса да, мәктәпләр булуы зарур. Бигрәк тә башлангыч класс балаларының төрле табигать шартларында чит авылга йөреп укуы җинаятькә тиң. Җитәкчеләр вәгъдә иткән мәктәп автобуслары, юлларның сыйфаты начар булу сәбәпле, даими йөрмиләр, йә ватык булалар. Президентыбыз әйткән сүзләрнең гамәлдә булырга тиешлеге көн кебек ачык бит югыйсә!

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Апас районы

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Үзегезнең сорауларыгызны тапмасагыз – аптырамагыз, аларга җавапларны киләсе саннарыбызда бирербез. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии