- 27.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №37 (22 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ялларда әбиләргә кунакка кайттым. Авылны бер әйләник, күрше-тирәнең хәлен белешик, чишмәне күрик дип, сеңлем белән урамга чыктык. Шул сукмаклар яныннан үткәндә дә балачакның күпме хатирәсе яңара бит. Карасак, “Салкын чишмә” янында тракторчы Иван дәдәй басып тора. Гомере буе авыл хуҗалыгында эшләде ул, хәзер пенсия яшен тутыра. Үзе шундый акыллы, булган, алтын куллы кеше, аны күргән саен: “Эх, әрәм булып ята бу”, – дип жәлләп китәм.
Җитмәсә, “акбаш” белән дуслыгы аркасында хатыны да ташлап китте. Бала-чагасы булмагач, озак уйлап тормады, тиз тәвәккәлләде. Иван дәдәй турында: “Тумыштан тракторчы ул”, – диючеләр дә бар. Никме? Дөпи исереп, аягында басып тора алмаса алмый, ләкин техникасын бер дигән итеп йөртә. Беркайчан бәрелгәне, начар ситуациягә эләккәне юк, күз тимәсен. Рульгә утыргач, әллә айнып китә, әллә фәрештәләр ярдәмгә килә үзенә… Иван дәдәйнең йорты да, эше дә авылның икенче очында булгач, көндез аны безнең тирәдә күрергә гадәтләнмәгән. “Нишләп йөрисең, Иван дәдәй?” – дип сүз каттым.
– Исәнмесез, – диде ул, куш учына чишмә суын тутырып алып. – Кичә тракторны юган идем, кайсы тирәдә калганы баштан чыккан. Шуны эзләп йөрүем… Тукта-тукта, түбән очтагы чишмә янында юдым бит, искә төште. Әй, бу хәтер! Эчүне “пачти” ташладым, кызлар. Кичә искәрмә ясадык, бүтән мине салмыш килеш күрмәссез, – дип, кулын йөрәге турысына куйды. Аннары, безгә ияреп, сүзен дәвам итте. – Ни… Шуннан соң трактор юарга су буена киттем, калганын хәтерләмим. Техниканы шул тирәдә “онытканмын” бугай, күрмәдегезме?
– Эш вакыты бит, начальниклар авыр сүз әйтмәсме соң, Иван дәдәй?
– Бер генә сүз әйтеп карасыннар! “На фиг!” – дип, чыгып китәчәкмен. Кумыйлар мине, чөнки ул эшкә башка кеше таба алмаячаклар. Эт тә бармый ул хезмәт хакына, ә яшьләр әйләнеп тә карамый. Менә май аенда иртәнге алтыдан кичке сигезгә кадәр утыз бер көн эшләдем. Ялсыз-нисез. Беләсеңме күпме түләделәр? 13 мең сум! Калган җәй айларында 7-8 мең чыкты, кышын 3-4 меңгә йөрибез. Хөкүмәтнең рәхмәте шул безгә! Менә син журналист кеше, әйт әле, нормаль хатын-кыз шулкадәр акча алган ирен хөрмәт итәчәкме? Юк, юк һәм тагын бер кат юк! Ни дисәң дә, эш акчага барып тоташа бу дөньяда. Гаиләдә санга сукмый башлыйлар, авторитет төшкәннән-төшә. Акча җитмәүдән зарланып, хатын көн саен колак итен ашый. Ир-ат та тимердән түгел, түзми, тамызып кайтырга өйрәнә. Үзеңне герой итеп хис итәсе килә бит. Бүтәннәрнең ничектер, минем хатын китүнең төп сәбәбен хезмәт хакыннан күрдем. Бөтен ызгыш, теңкәгә тиюләре, көн аралаш елаулары шул бәхетсез акчадан башланды.
Эшләгән кешене хөрмәтләмиләр хәзер. Беркая китеп тә булмый. Картаеп беткәч, безне кем эшкә алсын? Авылдагы пенсионер карчыклар да ике мәртәбә күбрәк пенсия ала, ачуым бер килмәгәе. Күпсенүем түгел. “Яшь чакта бушка эшләдек, шуңа Алла бабай тигезләп, бүген җитәрлек пенсия түлиләр миңа”, – дип сөенә 80 яшен тутырган әнием. Элек авыл халкына паспорт бирмичә, колхозны шулай тотып тордылар. Бүтән җиргә чыгып китә алмадык, чөнки паспортсыз эшкә алмадылар. 1972 елда абый Мәскәүгә укырга керергә киткәндә, әни белән авыл Советына паспорт сорап барганнар. “Ник җибәрәсең? Әллә укырга керә алыр дип уйлыйсыңмы? Колхозга эшкә менсен улың”, – дип, байтак вакыт миен череткәннәр әнинең. Хәзер дә гарьләнеп сөйли. Артыннан йөри торгач, 3 айлык паспорт биргәннәр. Әле аның өчен дә авыл Советы рәисенә эләккән, дигән сүзләр йөрде. Шулай итеп, абый югары белемле булды, мин колхозда калдым. Яшисен яшәдем инде, үкенүдән файда юк. Шуңа күрә, авылдашлар гайбәтенә дә, начальникның сүгүенә дә ис китми. Диңгез тубыктан миңа! Сез яшьләр, бәлки, авыл хуҗалыгының яхшырганын да күрерсез әле. Ә ул көннәр җитми калмас, чөнки икътисад тәгәрмәче аннан башка алга тәгәрәмәячәк…
Ярар, кызлар, күп сүз – чүп сүз. Кибеткә кереп, бер чити алып чыгыйм әле, ашказаным яна…
Диләрә АЛМАЗОВА
Комментарии