- 27.08.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №8 (август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мәетләрне яру проблемасы турында мин сезгә бер язма җибәргән идем. Утырышлар да узган, ТНВ да чыгыш ясаган, ләкин нәтиҗә генә юк. Чиновниклар башбаштаклыгын җиңеп булырмы? Русия законнарына ишарәлиләр, ләкин ни өчен үзләре хуп күргән өлешләрен генә кулланалар? Ул законнарда ярмыйча күмү гарантияләнә дигәнне санга сукмыйлар. Чечня һәм Дагестан да Русия субъектлары, ләкин аларда ярмыйлар бит. Ә ни өчен заманында РФ сәләмәтлек саклау министры Скворцова имзалаган карар үтәлми. Анда мәетне моргка озатуны хастаханә оештыра дигән өлеш тә бар. Хастаханәләр бюджетына сукса бәлки озатулар кимер? Өлкән яшьтәге кешеләрнең мәетләрен моргка җибәрүнең мәгънәсезлеген күрсәтүче, 28нче майда һәм 31нче майда авылыбыз зиратында җирләнгән 85 һәм 92 яшьлек өлкәннәрнең морг биргән үлем сәбәбен күрсәткән белешмәне дә җибәрәм. Шулардан нәтиҗә ясарга була.
РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге хәбәр редакциябезнең ватсап номерына килде. Кызганычка каршы автор имзасын куярга оныткан. Мөрәҗәгать итүне күрмәде. Теманың мөһимлеген искә алып, аны газетабызда имзасыз урнаштырырга булдык.
Комментарии