Чын эпидемия менә кайда ул!

Чын эпидемия менә кайда ул!

Безнең илдә бит шулай, нәрсә генә, нинди генә ЧП булса да, барысы да көтелмәгәндә була. Без бернәрсәгә дә әзер түгелбез. Кыш кинәт килсә дә, яңгыр яуса да, салкыннар китереп бәрсә дә...

Коронавирус белән дә шундый хәл килеп чыкты. «Безнең гәҗит»нең узган елгы 46нчы санында (11 ноябрь, 2020 ел) мин ничек итеп икенче шәһәр хастаханәсендә пневмониядән дәвалануымны язган идем. Палатада утырып ашарга бер урындык юк, ә караватлар биек. Чыгып йөрергә ярамый, ашау-эчү палатада. Матраслар дермантинга охшаган тыгыз материалдан эшләнгән, өстенә япкан җәймә белән бергә шуып йөрисең. Идәнгә шуып төшүчеләр дә булды хәтта.

9 Май, халык Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Ә менә мин яткан палатада краннарда җылы су юк. Бәдрәфкә барсаң да, дөм караңгы – лампочкалар янган. Алыштырып куярга лампочкалары юк. Иртәнге аш унынчы яртыда килде. Тиешле 20 г май юк. «Ялгыш кына» онытканнар. Битлекләр дә бирелмәде (бирелергә тиеш). Аның каравы, әләмнәр асып, һавада вертолетлар очып йөрде. 18 сумлык лампочка, 10 сумлык битлек алырга акчалары юк, ә миллионнар түләп вертолетлар очырырга акча табыла.

Бу хастаханәдә 12 көн ятып, терелеп тә җитмичә өйгә кайтарып җибәргәннәр иде мине. Ә бит элек ике яклы пневмония чирен 20-24 көн дәвалаганнар. Вәт бу прогресс «ускорение»! Ләкин аның нәтиҗәсе минем өчен бик начар булды. Өч ел элек «бронхиаль астма»дан дәвалап, дөресрәге, дәваламыйча, үпкәләрне утыртканнар булып чыкты.

13нче май көнне онкология диспансерына киттем. Бик күп анализлар бирергә, томография үтәргә, УЗИлар ясатырга туры килде. ФГДС, бронхоскопиядән кала барысы өчен дә акча түлисе. Табиблар: «Операциягә әзерләнегез, шунсыз булмый», – диләр. Ә монда карантин, хастаханәләргә беркемне дә кабул итмиләр. Бер ай көтәргә туры килде. 15нче июньнән кереп ятарсыз дигәч, тагын анализлар җыярга тотындым. Барысы да түләүле. Вакыт бик кысынкы иде, чөнки хәбәр бик соң, 11нче июнь көнне генә килде. 2 мең сум түләп, коронавирустан анализ бирдем. Өч көннән дигәннәре биш көннән билгеле булды. 17нче июньдә генә хастаханәгә эләгә алдым. Монда мин үземне башка дөньяга килеп эләккәндәй хис иттем. Чөнки бөтен җирдә чисталык, тынычлык, тәртип. Шушы бүлеккә эләгүемә бик шатландым. Мине караучы хирург та, сезнең яман шеш түгел, анализларыгыз килде, дип сөендерде. Ә бит үпкәсендә яман шеш булганнар монда бик күп икән.

22сендә операция булып, бер ай ятарга туры килде. Табиблар операциянең дә, аннан соң тернәкләнүнең дә бик авыр буласын кисәткәннәр иде. Ул шеш бик җайсыз урында булган. Мин яткан шушы вакыт эчендә монда булган пациентларның 60 процентына яман шеш диагнозы куйдылар. Кайсын – химиягә, кайсын – нурланышлы терапиягә, кайсын операциягә җибәрәләр. Менә кайда ул чын эпидемия!

Мондагы табибларга, медперсоналга мактаудан башка сүз әйтә алмыйм. Авыруларга барлык шартлар тудырылган. Торакаль хирургия бүлеге мөдире Сигал Роман Евгеньевич һәр көнен иртәнге җидедә палаталарга кереп, хәлне белеп чыга. Хәтта шимбә көнне дә. Палата табибы, операция ясаучы хирург, анестезиолог көнгә өчәр кереп чыгалар. Кешегә карата мондый мөнәсәбәтне гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Мондагы табиблар турында аерым бер мәкалә язсаң да була. Аларга мин үземнең зур рәхмәтемне җиткезеп калам.

Мин бу мәкаләне гыйбрәт өчен яздым. Чөнки безнең сәламәтлек фәкать үзебез өчен генә кадерле. Моны аңлап, киләчәктә ялгышлар җибәрмәскә тырышырга кирәк. Ләкин без телибезме, юкмы – табибларсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. «Табиблар янында яшәргә тырышыгыз», – дигән хәдис тә бар бит.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии