«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЯРДӘМ БАРМЫ?

Минем онык әле генә армиядән кайтты. Киләчәген авыл белән бәйләргә уйлый, инде эшли дә башлады, авылда төпләнеп каласы килә. Яшьләргә авылда калса йорт салырга ярдәм итә торган берәр программа бармы ул?

Юныс ЗАКИРОВ

Яшел Үзән районы, Зур Яке авылы

Редакциядән: Авыл җирлегендә яши торган белгечләрне яки яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы бар. Аның буенча хезмәт килешүе нигезендә авыл җирлегендәге агрокомплексларда яки социаль тармакта, кимендә, 5 ел эшләргә әзер яшьләрне торак белән тәэмин итү өчен субсидия бүлеп бирү каралган. Бу субсидиягә икенчел торак, яңа торак сатып алу, яңа йорт төзү мөмкин. Документлары белән оныгыгызга хакимият йортына барырга киңәш итәбез.

БЕЗГӘ АКЧАЛАРЫ ЖӘЛ

Газетагыздан бу хакта күп укыдым, шулай да, йөрәгем әрнегәч, барыбер шалтыратырга булдым. 17 ел юл акчасын алдым. Августта акча килмәде. Соцзащитага барган идем: «Сезнең исемегездә өй бар, аның квадрат метры нормадан артык, шуңа бирелмәде юл акчасы», – диделәр. 15 меңгә дә тулмаган пенсия алам. Җитәме ул акча? Депутатларны да сайлыйбыз, нигә без пенсионерларга азрак ярдәм юк икән соң?

Кәүсәрия апагыз

Теләче районы, Үзәк авылы

КҮРКӘМ БӘЙРӘМ ҮТТЕ

Казан шәһәренең «Рамазан» мәчетендә Корбан Гаете бик яхшы оештырылган иде. Иртәнге дүрттә башланса да, дин тотучылар алдан ук күпләп килгән. Имам-хатыйб Солтан хәзрәтнең вәгазен бик игътибар белән тыңладылар. Гает намазыннан соң килүчеләрне ишек алдында пешерелгән тәмле пылаулы казаннар көтеп тора иде. Корбан бәйрәме көннәрендә намазга килүчеләрне вәгазьләр сөйләп, корбан ашы белән дә сыйладылар. Мондый күркәм бәйрәмнәр мөселманнарны мәчеткә җәлеп итүнең бер чарасы булып тора. Алдагы көннәрдә дә ул дәвамлы булсын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

МИНИСТРНЫҢ ИСЕМЕН ҮЗГӘРТИК

Хәзер бит кызу урак өсте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төрле хәбәрләрен җиткереп тора. Шунысы кызык – Марат Әхмәтов үзе АЗЫК-ТӨЛЕК министры, ә азык-төлек сата торган кибетләргә АШАМЛЫКЛАР дип язалар. Алай булгач, безнең кадерле министрыбызны да Татарстан авыл хуҗалыгы һәм ашамлыклар министры дип язарга кирәктер? Яки кибетләрдәге ул тозсыз язуларны үзгәртсеннәр инде!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР

Казан шәһәре

САЙЛАГАНДА УЙЛАГЫЗ!

Тиздән сайлаулар. Шуңа эчем пошып йөрим. Халыкка сүзем шул – сайлаганчы әзрәк уйласыннар иде, бөтен нәрсәгә бәяләр сумлап арта, пенсияләр исә тиенләп кенә. Шуннан соң өлкән яшьтәгеләр аһ-зар килеп елый башлый. Минәйтәм, нигә соң алайса бүгенге депутатларны, җитәкчеләрне сайлыйсыз сез? «Безнең тавышлар сайлауларда барыбер исәпкә алынмый бит», – дип, барыбер бер үк кешеләрне сайлап куялар. Сайлаганчы уйласыннар иде, әзрәк каршы тору да кирәк.

Дәбирә РӘХИМОВА

Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии