Кроссовкалы-джинсылы мәдәният

Кроссовкалы-джинсылы мәдәният

районы соңгы вакытта иң яраткан районыма әверелде әле. Чаллы күләгәсендә яшәп яткангамы, Казаннан ерак урнашкангамы, аларның проблемалары моңарчы бер дә күзгә чалынмады. исемен йөртүче район барлыгы да онытылган хәтта. Ә анда… язарга тема эзләп йөрүче журналистлар өчен иксез-чиксез иҗат киңлекләре ачыла икән. Җәйге ялларымда да тик ятмадым, шул якларны урап кайттым. Гомумән, шундый юлсыз районнарны яратам мин. Сарман борылышына асфальт салынганчы Тукайны тагын берничә кат урарга исәп бар, Алла теләсә. Колхозда эшләгән елларымны искә алып, ул якларга ДТ-75 тракторында килеп чыгыйммы әллә дигән фикер дә бөреләнде, чөнки андагы юлларда башка төр техника белән йөрү куркынычсыз түгел…

Ярый, монысы икенче мәсьәлә. Китапханәче турында язгач, башка авыл китапханәчеләре, йортында эшләүчеләр шалтыратып зарланышканнан соң, бу өлкәгә дә газетада урын бирергә кирәклеген аңладым. Тик шалтыратучылар гына газетада балкырга курка, шуңа күрә ул яктагы танышларымны барларга туры килде. Әһә, Тукай белән Чаллы халкы гына түгел, бөтен Татарстан, хәтта ки чит төбәкләр дә танып белгән нәфис сүз остасы, Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакировларның сабакташы Илдар Гади шундагы йортларының берсендә җитәкче булып эшли түгелме?! Кыскасы, аны көч-хәл белән эзләп табып, Сәмәкәй авылына килеп чыктым.

СӘМӘКӘЙГӘ ТҮРӘ ЭЗЛИБЕЗ

Сәмәкәй авылы мәдәният йортын кырыеннан ук узып, ялгышып, мәктәпкә кереп киткәнмен. Тәрәзәләренә полиэтилен капланган, тышкы яктан бик иске ике катлы бинаны кем инде мәдәният йорты дип белсен?! Кире борылып баргач, машина тәрәзәсен төшергәч кенә аннан ишетелгән моң колакларны иркәләде. Фәнзирә Кәлимуллина үзе язган җырны башкара икән… Суверенитет көненә әзерләнүләре, репетиция бара.

Куу-куылулар, ябылган яки мәктәпләргә күчерелгән мәдәният йортлары, китапханәләр турында сөйли башлаганчы, искәртим: Сәмәкәй авылы җирлегенә 4 авыл – Сәмәкәй, Күгәш, Оргыды, Сәет авыллары керә. Күгәш белән Оргыдыда мәдәният йорты бик авыр хәлдә. Берсе бөтенләй ябык, икенчесенең терәүләрен алсаң – авачак. Авыл җирлеге үзәге булган Сәмәкәйдә дә клуб ябылу алдында. Дөресрәге, ул инде ачылырга да тиеш түгел, чөнки бина авария хәлендә, тик… Әле монда мәдәният дип җан атучы һәм эшләргә атлыгып торучы энтузиастлар бар. Мәдәният йорты гөрләсен, авылы җитеш тормышта яшәсен, дип җанын да ярып бирергә әзер авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов бар. (Аның уңышларын авыл халкы бармак бөгә-бөгә санады һәм мондый яхшы җитәкче турында сөйләүләренә үзем ихластан куанып утырдым.) Алар да булмаса, клубны бульдозер белән эттерергә генә кала, чөнки хакимияткә ул бөтенләй кирәк түгел. Президентыбыз авылларда яңа мәдәният йортлары ачып йөргәндә, Тукайда булганын да саклап кала алмыйлар!

Теге дүрт авылның өчесен генә телгә алдың дисездер. Сәет авылында хәлләр ничекме? Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиевның авылында клуб булмаса оятына көч килер тагын! Аңа бик яхшы ремонт ясаганнар икән. Клуб ябылмаячак! Күзкәй авылында да шул ук хәл. Анда галәмәт хурлыклы рәвештә клуб ишелгәч, ремонтына дистә миллион гына китмәгән. Әлбәттә, ул бит район башлыгының туган авылы. Ә менә Сәмәкәйгә уңыш елмаймаган – аннан чыккан түрәләр юк. Түрә-карасы булу-булмауга бәйләмичә, аек акыл белән уйлап карасаң, авыл җирлеге үзәге булган Сәмәкәйдә клубны ремонтсыз калдыру, ябарга маташу – мәгънәсезлек. Гадәттә, авыллар нәкъ менә җирле үзидарә, мәктәп, медпункт, балалар бакчасы, клуб булган җирдә үсә бит. Ә монда… Гомумән, Тукай районы хакимияте үз җирлеген Чаллы шәһәре тирәсендәге ниндидер коттеджлар тупланмасына гына әйләндереп калдырырга хыяллана ахры. Ябылып баручы мәктәпләргә китапханәләрне куып кертеп, тегесен дә, монысын да бетерү өстендә зур эш алып бара алар. Клубларны да мәктәпкә күчерү турында сүз булган икән. Мисалга, шул ук Сәмәкәй мәдәният йортын китереп була. Ә мәктәп – үзе бер зур үзәк. Анда авыл җирлеге дә, медпункт… Балалар бакчасы да шунда гына… Клуб авария хәлендә булгач, китапханә дә шул түбә астында. Бәлки, район хакимнәре (мин монда район башлыгын гына түгел, аннан да «бөегрәк» урынбасар Люция Хак кызы Әхмәтованы да күздә тотам) төнге дискотекадан чәчелеп калган тәмәке төпчекләрен, шешәләрне икенче көнне иртән башлангыч сыйныф укучылары яки яңа тәпи киткән балалар җыеп чыгар дип күзалдына китерә һәм, бәлки әле, шулар ярдәме белән җыештыручыларда да экономия ясарга уйлыйдыр. Бик мөмкин!

ВАСИЛ ГАРИПОВИЧ, ТЫҢЛАГЫЗ ӘЛЕ…

Мәдәният йортлары гына түгел, андагы хезмәткәрләр дә ташландык хәлдә. Ел ярым эчендә район мәдәнияте өлкәсеннән 9 кеше эшкә урнашып тиз арада декрет ялына киткән. Әлбәттә, вакытлыча гына урын биләүчегә һәм танышлык белән, декрет акчасы өчен генә эшкә урнашып, көн узсынга эшкә йөрүчеләргә ул мәдәният йортлары да, райондагы сәнгать, музыка, театрлар ни пычагыма кирәк?! Район мәдәният өлкәсе, бәлки, азмы-күпме мантып китәр иде дә бит, һаман шул белгечләр җитми. Булганнарын куарга гына торалар. Махсус белеме булган кешеләр мәдәният өчен тырышып йөреп, аппаратурасын, ремонтын, тагын әллә ниләрен сорап йөри башлый, ә декретка китүчеләр яки заводлардан, кибетләрдән кыскартылучылар берни сорамый. Аларга ул кирәк түгел һәм шуңа күрә алар белән эшләве дә – үзе бер рәхәт.

Район башлыгы Васил Хаҗиев та моны күреп тора югыйсә. «Сабантуйдагы шоудан ярты сәгатьтән туйдым, сез үз көчегез белән эшли алмыйсыз мәллә?» – дигән ул, үз районы мәдәният хезмәткәрләренә. Хөрмәтле, Васил Гарипович, монда төп гаеп сезнең үзегездә түгелме соң? Эшегез ничек оештырылган? Тирә-юнегезне кемнәр били? Урынбасарлар сезнең белән санашып торамы? Люция Хак кызы хәтта журналистлар белән дә сөйләшеп тормый икән (гәрчә без икебез дә бер үк көнне һәм бер үк сәгатьтә Иске Дөрештә туры килсәк тә), ул сезнең районны гына таплый түгелме? Районда мәдәният бүлеге өчен җаваплы Алсу Арслангалиевнаның сәхнәдә нотык тотканын тыңлап торганыгыз бармы?

Изображение удалено.

Районыгызда була торган җыр-бию конкурсларына кереп караганыгыз бар микән… Булмаса, район бюджеты хисабына алынган аппаратура урынына ул конкурсларда музыкаль үзәк торганын да күргәнегез юктыр. Ә аппаратура кайда? Туйларда, юбилейларда. Хәер, сезнең конкурсларда үзем булмагач, аның кадәрен үземнең дә күргән юк, ләкин мин хәзер сезгә мәдәният хезмәткәрләре сөйләгәнне генә җиткерәм. Аларны җыегыз, сөйләшегез, тыңлагыз әле бер. Сөйләр сүзләре бик күп җыелган. Әгәр районыгызны яхшы якка үзгәртергә телисез икән, сүкмичә генә тыңлагыз. Аларны бит тыңлаучы башка кеше юк. Алардан хәтта хисап эшләре таләп итүче җитәкче дә юк! Җирле үзидарә башлыкларын машинага төяп, җирлекләрдәге чүпне карап йөрү дә зур эштер анысы, шулай да мәдәният өлкәсен онытмагыз әле сез.

БЕЛГЕЧЛӘР КҮП БЕЛМӘСЕН!

Белгечләр дигәннән… Тукай районында яхшы белгечләр бик күп. Булмаса, Илдар Гадиевтан сорагыз әнә, ул чакырып китерер. Республикабыз буенча гына түгел, чит төбәкләрдә дә концерт куеп йөргән кеше бик күп танышларга ия булуы өстенә, андагы эш тәҗрибәсен дә районга алып кайта ала. Танышлар дигәннән… Бөгелмәгә гастрольләргә баргач, ул Фәнзирә Кәлимуллинаны күреп алып, Тукайга эшкә алырга тәкъдим керткән булган инде. Башкортстан республикасының Октябрь шәһәрендә, музыка белеме училищесында, фольклор бүлегендә укыган Фәнзирә (игътибар итегез, Татарстанда андый бүлек бөтенләй юк!) үз республикасында зур дәрәҗәләргә ирешкән, ансамбльләрдә чыгыш ясап беренчелекне бирмәгән… Эш тәҗрибәсе җитәрлек булган талант иясе Тукай районына кирәкми! Ә бит ул бу районга килгәнче, Шаран районы Чалмалы авылында мәдәният йортында 8 ел сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, аннары шул клубта директор булган. Районда, республика буенча конкурсларда фольклор коллективлары белән чыгыш ясап гран-прилар яулаган.

Узган елның август аенда Чаллыга ике баласы белән күчеп килгән Фәнзирәне ерак бер авылга сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җәббарова үзе үк: «Өч көн барып йөрсәң дә бик җиткән», – ди, авылның ерак булуын күздә тотып. Читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укып йөргән Фәнзирәне февраль аендагы сессиядән соң эшкә чыккач куалар да. Дөресрәге, китәргә гариза язарга мәҗбүр итәләр. Атнасына 3 көн генә эшкә йөргән өчен! 7 мең сум хезмәт хакының эшкә барган көннәрдә кимендә 100 сумы юлга тотылуы турында да уйламый җитәкчелек. Күзкәйдә, вакытлыча гына булса да, тору урыны белән дә тәэмин итә алмый.

«Эшләмәгән» Фәнзирәнең эштән куылу алдыннан гына «Дорогами войны» дигән патриотик җыр конкурсында катнашып алган дипломы да бар. Эшләмәгән кешегә шулай диплом да бирәләр икән Тукайда!

– Эштән куылу алдыннан гына балаларга бию өйрәтеп, «Балкыш» фестивалендә алар ярымфиналга чыкты. Март аенда да районда беренчелекне аласылары, республика этабына үтәселәре килгән иде дә мине генә ул чакта эштән куганнар иде инде. «Балаларны ярты юлда калдырмыйк, бию әзерлик инде», – дип укытучылары да шалтыратты хәтта, тик эштән куылган килеш анда барып бию өйрәтергә район җитәкчелегенә үпкәм бик зур иде, – дип сөйли Фәнзирә.

– Күзкәйнең фольклор коллективы да бик көчле, бердәм, алар миңа бик ошады. Бик күп еллар эшләгәннәр. Бәлки, шул бердәм коллективка чит кешенең килүен алар да өнәмәгәндер. Күзкәйнең китапханәчесен мактап туя алмыйм, чөнки эшләвен күреп тордым. Әле сезнең газетадан шул Тәнзилә апа турында укып исем китте. Аның яныннан кеше өзелми, кайчан карама чәе кайнаган, суын өеннән ташый… Бәйлиләр дә анда, ни генә кыланмыйлар! Ә мәдәният бүлеге аны күрми дә, чөнки үзләре эшли белми. Бу районда күргән кебек бардакны беркайда күргәнем юк. Коллективлар конкурска дип киләләр, ә анда бернинди оештыручанлык, бернинди төгәл сценарий юк. Көне җитәр алдыннан гына конкурс турында хәбәр итәләр дә, анда әзерләнеп тә өлгереп булмый ич. Эштән куганда гына «личное дело» тутырыла, имзалар куела башлый. Шәхсән үземә шулай булды, – ди Фәнзирә Кәлимуллина.

ТАМАК КАЙГЫСЫ ГЫНАМЫ?!

– Әле күптән түгел мал табиблары семинары булды Абдул авылында. Бөтен кеше костюм-чалбардан, галстуклардан. Шунда безнең Алсу Арслангалиевна каралып беткән ак кроссовкидан, сыланып торган джинсыдан сәхнәгә чыгып басты. «Я ведущая. Так… это для нас большой праздник», – дип. Менә шул безнең культура! Бу безнең главага, кунак булып килгән министрга, залда утыручы һәркемгә карата зур хөрмәтсезлек! Шундый культура булгач, Тукай районында нинди китапханә булсын?! Нинди клублар булсын?! – дип ярсый Илдар Гади. – Әле бу атнада гына район мәдәният бүлегенә барган идем, бер яңа кызны эшкә алганнар. «Кем итеп алдылар сине?» – дим тегеңә. «Кәгазьләр кабул итеп торучы инде», – ди бу. «Сәркатипмени?» – дим. Шуннан соң анда күптән эшләүче бер кыз: «Сине худрук итеп эшкә алдылар бит», – ди. Кеше анда кем булып эшкә урнашканын да белми, адәм көлкесе.

– Илдар абый, хәзер мин сезнең шушы сүзләрегезне газетага язсам, үзегезне эштән кумаслармы соң?

– Алар мине күптән куарга тели инде, мин бит уйлап чыгарып әйтмим, ничек бар шулай сөйлим. Курыкмыйм, яз шунда! Яхшы якка берәр үзгәреш булмасмы дип өметләнәм инде, – диде Илдар абый башын иеп.

Дөресен генә әйткәндә, бу кешеләргә мәдәният бүлегенең 7-8 мең сум хезмәт хакы бөтенләй кирәк түгел. Алар аны гастрольгә чыгып кереп, яки берәр туйда тамада булып бер төн эчендә эшләп алырга сәләтле. Ләкин шундый кешеләр булганда гына мәдәният әле ничектер югарыга үрли ала. Аларның башына басарга түгел, ә үстерергә тырышырга, сүзләренә колак салырга, бердәм рәвештә эшләргә кирәк. «Мин глава кешесе, я вас всех…!» дип акырып йөреп кенә районда мәдәният үстереп булмый, хөрмәтле Алсу Арслангалиевна һәм Люция Хаковналар! Нишләп соң районыгыз мәдәниятенә әллә кайдан Азнакайдан, Мамадыштан һәм Башкортстаннан килгән кешеләр битараф түгел дә, сез моңа бармак аша карыйсыз?!

Кеше үсешнең иң югары ноктасына җиткәндә генә рухи кыйммәтләр хакында уйлана башлый икән. Башта аңа ашарга ризык, аннары кияргә кием, яшәргә урын, укырга мәктәп, матди хыялларны тормышка ашырырга бик күп акча кирәк. Аннары инде мәдәният, сәнгать кебек төшенчәләр дә уй-фикерне били. Әгәр сез ипи-сөттән ерак китә алмагансыз икән, районыгызны да шул дәрәҗәгә төшерәчәксез, хөрмәтле җитәкчеләр. Васил Гарипович, ичмасам, сез соң рухи кыйммәтләр хакында уйланыр дәрәҗәгә җитмәдегезмени?!

Әлеге язма район җитәкчелегенә ачык хат итеп язылды. Районда тудырылган вәзгыятькә аңлатманы, озак көттерми, алар да җиткерер, дип өметләнәбез. Ә без бу район хакында ешрак язарга тиеш, дигән фикергә килдек.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Тукай-Сәмәкәй-Казан.

Комментарии